16+

Сентябрьгә кадәр "Салават күпере" комплексындагы барлык йортларда да өй туйлары гөрләячәк

Ниһаять, күпләр түземсезләнеп көткән "Салават күпере" торак комплексындагы 13-1 йортында төзелеш эшләре тәмам.

Сентябрьгә кадәр "Салават күпере" комплексындагы барлык йортларда да өй туйлары гөрләячәк

Ниһаять, күпләр түземсезләнеп көткән "Салават күпере" торак комплексындагы 13-1 йортында төзелеш эшләре тәмам.

Иртәгә, 12 апрель көнне социаль ипотека программасы буенча әлеге йорттан торак отучыларга фатир ачкычлары тапшырылачак. Сентябрьгә кадәр комплекстагы барлык йортларда да өй туйлары гөрләр, дип ышандыра җитәкчеләр. Йортларның әзерлек дәрәҗәләре турында Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев "Татар информ"да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
Осиново бистәсе тирәсендә салынып килүче "Салават күпере" торак комплексындагы кайбер йортлар инде узган ел ук тапшырылырга тиеш булсалар да, кайбер сәбәпләр аркасында гел кичектерелделәр. Ел башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә комплекста булып, берничә кварталдагы төзелеш эшләренең барышы белән танышкан иде. Ул төзелеш оешмаларына эшне тизләтергә кушып, комплекстагы барлык йортларны да 15 сентябрьгә кадәр куллануга тапшыру бурычын куйды.
Йортлар вакытында тапшырылыр дип уйлыйм. Бәлки кайбер торакларның төзелеп беткәнен озаграк көтәргә туры килгәндер, әмма, монда сыйфатка зур игътибар бирелә, фатир хуҗалары күрсәткән барлык кимчелекләрне бетермичә, бер генә йорт та куллануга тапшырылмаячак, - ди Илшат Гыймаев. Күпләр обойлар купкан, стеналар чатнаган, ишекләр ябылмый, дип зарлана. 10-5 йортында хәзер нәкъ менә кимчелекләрне төзәтү белән шөгыльләнәләр. Апрельдә бу йорттагы фатирлардан да ачкычлар тапшырырга җыеналар. Аннан соңгы чираттагы йортлар - 10-7, 10-2. Аларга җылылык җибәрелгән, фасад өлешен төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Бу йортлар май азагына кадәр ишекләрен ачар дип ниятләнә.
- 11нче кварталда төзелеш темплары акрынрак барса да, йортларның куллануга вакытында тапшырылуында шик юк. 11-4 йортын июнь аенда юк әзер булыр дигән өмет бар,- ди Илшат Гыймаев.
Бүген төзелеш мәйданчыгында дүрт подрятчы эшли. Эшчеләрнең саны ике меңнән артып китә. Тиздән якын арада куллануга тапшырылачак йортларның ишегалларын рәткә китерү белән шөгыльләнәчәкләр: эскәмияләр куелачак, газон җәеләчәк, тротуарлар төзекләндереләчәк. Матбугат конференциясендә парковка мәсьәләсе белән дә кызыксындылар.
- Йорт ишегалларында парковкалар бар. Әлегә андагы зур кырда да машина кую урыннары җитәрлек. Киләчәктә күп катлы парковка булдыру фикере дә бар. Моның белән бәлки инвесторлар шөгыльләнер. Әмма монысы инде башка мәсьәлә. Безнең беренче бурыч - кешеләрне фатирлы итү. Мәктәпләр, балалар бакчалары булдыру, - ди Илшат Гыймаев.
Мәктәпләр дигәннән, апрель аеннан "Салават күпере" комплексында 1224 балага исәпләнгән белем бирү йорты төзи башларга җыеналар. Мәктәп 2018 елда ачылыр дип көтелә. Ә менә балалар бакчаларына кытлык юк. Бүген комплекста эшләп килүче ике бакчага балалар саны җитми дә әле. Дөрес, яшәүчеләр саны арткан саен, балалар да күбәер. Тик борчылыр урын юк, йортларның беренче катларындагы буш биналар балалар бакчасы өчен каралган.
Кыскасы, "Салават күпере" киләчәктә меңләгән халкы, үз мәктәбе, фельдшерлык пункты, административ үзәге булган шәһәргә әйләнер кебек. Август аеннан биредәйортлар күпләп тапшырылыр дип көтелә.Тиздән Казанга килү өчен яңа автобус маршрутлары булдыру мәсьәләсе дә хәл ителәчәк.
- Әлегә "Салават күпере"ндә яшәү өчен бар уңайлыклар бәлки тудырылып та бетмәгәндер: төзелеш, тавыш. Әмма, тиздән барысы да җайга салыныр.Үз фатирыңнан канәгать булып яшәү бик мөһим, - ди Илшат Гыймаев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading