16+

Серләр бәйләмендә – мәхәббәт

Әллә сез генә бүләк эзләп җәфаланасыз дип уйлыйсызмы? Әллә сез генә хатын-кызның йөзенә елмаю, бәхет нуры сирперлек сюрприз эзләп төн йокысы калдырам дисезме? Юк шул, хәзер һәр ир-атның уй-фикере шуның белән бәйле. Хәтта иң-иңнәре - вакытлары аеруча кысан булган мөхтәрәм көчле затларыбыз да бүләк эзләү белән мәшгуль. Әлбәттә, иң мөһим...

Серләр бәйләмендә – мәхәббәт

Әллә сез генә бүләк эзләп җәфаланасыз дип уйлыйсызмы? Әллә сез генә хатын-кызның йөзенә елмаю, бәхет нуры сирперлек сюрприз эзләп төн йокысы калдырам дисезме? Юк шул, хәзер һәр ир-атның уй-фикере шуның белән бәйле. Хәтта иң-иңнәре - вакытлары аеруча кысан булган мөхтәрәм көчле затларыбыз да бүләк эзләү белән мәшгуль. Әлбәттә, иң мөһим...

Энгель ФӘТТАХОВ, ТР мәгариф һәм фән министры:
- Бу көнне һәр хатын-кыз өчен алына торган иң беренче бүләк - чәчәк бәйләмедер. Мин дә бер ир-аттан да искәрмә түгел - хатыным Сәриягә чәчәк букеты бирәчәкмен. Ул бик тә чәчәкләр ярата, шуңа да кайсы төрен, кайсы төстәгесен бирсәм дә, яратып кабул итәчәк. Быел бүләк мәсьәләсе вакыт кысанлыгы белән чикләнде, шуңа да аңа ял итеп, тагын да матурланып кайтыр өчен SPA - матурлык салонына сертификат бирәчәкмен. Ә бәйрәм уңаеннан һәр хатын-кызны котлап, язның беренче бәйрәме аларга саулык, гаилә иминлеге, хатын-кыз бәхете алып килсен дип теләр идем. Һәрвакытта көчле затлар ышыгында, авырлыклар күрми яшәгез!

Филүс КАҺИРОВ, җырчы:
- Хатыным Эльмира өчен моннан бер атна элек үк бүләк турында кайгыртып куйдым. Мәскәүгә бер әйбәт косметика фирмасына бүләккә дип заказ җибәргән идем. Бүләк бүген кайтып җитәргә тиеш. Ул биткә, кулга сөртә торган кремнар җыелмасы. Шуларга өстәп, кызыл розалардан торган букет та аңа бүләк булачак. Без иртәгә Башкортстанга - әти-әни янына кунакка кайтып китәбез. 8 Мартта әниләрне дә котлаячакбыз. Шуңа да бәйрәмебез түгәрәк табын артында шау-гөр килеп узар дип уйлыйм.

Кадим НУРУЛЛИН, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залы җитәкчесе:
- Хәләл җефетем Гөлназ өчен 8 Март елга бер тапкыр гына килми. Аның өчен елның һәр көне - бәйрәм, 365 көн - аныкы. Игътибарга кытлык кичергәне юк дип беләм. Ә бу бәйрәмдә исә мин аңа роза һәм лилияләрдән торган чәчәк бәйләме бирәчәкмен. Аларга өстәп мәхәббәт сүзләре дә булачак. Болар янына тәм-том, хатын-кызның яраткан хушбуен да өстәргә була, әмма иң яхшысы - акча бирү. Мин дә шул традицион бүләккә тукталырмындыр, үзенә ни кирәкне ул яхшырак белә. Зәркән эшләнмәләр алып кайту яклы да түгелмен, бердән, син ашык-пошык сайлаган алка-йөзекне ул яратмаска мөмкин, икенчедән, хатын-кыз өчен ашыкмый гына кибетләрдә нидер эзләп йөрү үзе бер яраткан шөгыль. 8 Мартта исә мин һәр хатын-кызга яратып яшәүче, тугры, ныклы терәк булырлык ир, тәрбияле балалар телим. Һәр хатын-кыз яратылып яшәсен, күзендә янып торучы очкын сүнмәсен иде. Бәйрәм белән!

Илшат ӘМИНОВ, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры:
- Мин бер юлы хатыным Оляга 8 Мартка җәйге резина өчен, бантлар белән урап, ялтырап торган машина көпчәкләре дискын бүләк иткән идем. Ул миңа шуның кадәр үпкәләде!!! Мин хәзер бик яхшы беләм - 8 Мартка машина көпчәкләре дисклары бүләк итәргә катгый рәвештә ярамый! Хатыным шул вакытта миңа әлеге бәйрәмдә бары тик чәчәк бәйләме бирергә кирәклеген әйтте. Ул бик тә җәйге чәчәкләр ярата. Шуңа да мин быел аңа ромашкалар бәйләме бирергә җыенам. Хатын-кыз өчен иң кадерле бүләк ул - мәхәббәт. Мин аларны бәйрәм белән котлап, һәрвакытта яратылып яшәүләрен теләп калам.

Рафаэль ЛАТЫЙПОВ, Татарстанның атказанган артисты:
- Без 8 Мартта гастрольләрдә булабыз. Шуңа да быел Динә апагызга качырып кына бүләк хәстәрләп булмастыр. Бүләккә чәчәк бәйләме булачак, шуңа өстәп кибеткә чыгып керерлек кыштырдавык бүләк бирермендер дип торам. Хатын-кызларга исә бәйрәмнәре белән котлап, үзләре теләгән, үзләре хыялланган бәхетләре чынга ашсын дип телим.

Камил КӘРИМОВ, язучы, юмор остасы:
- Хатыным Клара исемле минем, җимеш. Әле бәйрәм уңаеннан бернинди бүләк тә алынмаган. Миңа иң кулае - таш кисәргә бирсеннәр, бүләк кенә сайлатмасыннар. Шуңа да Клара апагызга акча салынган конверт тоттырырга исәпләп торам. Аны инде, үзегез дә беләсез, чәчәк букеты белән тапшырасы була. Бу бәйрәмдә мин һәр хатын-кызга матурлык теләр идем. Бу дөньяны матурлык коткара дигән гыйбарә бар. Сугыш белән җиңеп булмый, матурлык белән җиңеп була. Шуңа да хатын-кызларыбыз матур булсыннар иде - аларның йөзендә дә, күңел күгендә дә һәрвакытта кояш көлеп торсын!

Рәсим ИЛЬЯСОВ, дирижер, «Казан нуры» уен кораллары оркестры җитәкчесе:
- Хатыным Диларага чәчәк бәйләме белән берлектә берәр кызыклы сувенир - бүләк аласым килә. Ул эксклюзив булырга тиеш. Моңа өстәп, 2013 елның икенче ярты еллыгына «Шәһри Казан» газетасына язылу абунәсе дә булачак. Без сезне яратып укыйбыз. «Шәһри Казан» кызларын да бәйрәм белән! Һәрвакытта шундый позитив, дустанә булып калыгыз!

САЛАВАТ, Татарстанның халык артисты:
- Мин Ләйсәнгә бер көнлек чәчәк букеты бүләк итмим, мин аңа чәчәкле матур тормыш бүләк итәм. Инәй Тәкълимә дә бу көнне котлаулар кабул итәчәк. Аның янына еш кайтам, ул яктан минем инәй өчен һәр көнне 8 Март, һәр көнне Әниләр бәйрәме. Хатын-кызларга исә хатын-кыз булып калуларын телим, матур, нәфис булсыннар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading