16+

«Сездән – язылу, бездән – җәйге ял» бәйгесендә бүләккә юллама откан Резидә Вәлиева: «Мин бу хакта хыялланмаган да идем!»

«Шәһри Казан»ны мин электән алдырам. Шушы еллар дәверендә ул минем сердәшчемә әверелде дип әйтсәм дә ялгыш сүз булмас. Почтальоннар да сорап тормый, язылганны белеп, автомат рәвештә яздырып куялар.

«Сездән – язылу, бездән – җәйге ял» бәйгесендә бүләккә юллама откан Резидә Вәлиева: «Мин бу хакта хыялланмаган да идем!»

«Шәһри Казан»ны мин электән алдырам. Шушы еллар дәверендә ул минем сердәшчемә әверелде дип әйтсәм дә ялгыш сүз булмас. Почтальоннар да сорап тормый, язылганны белеп, автомат рәвештә яздырып куялар.

Алтын йомырка

Быел җәй отпускка чыккач, аның беренче көнендә үк икенче яртыеллыкка язылып куйдым һәм ялга авылга кайтып киттем. Үзем белән укылмый калган «Шәһри Казан»нарны да алдым. Карасам, конкурс бара икән! Шартлары да бик гади: газетага язылган квитанцияне редакциягә җибәреп, чит илгә юллама ота аласың. Аны-моны уйламый, электрон почта аша квитанцияне җибәрдем. Моңа кадәр андый конкурсларда бер дә катнашканым да, гомеремдә бер генә приз отканым да булмады. Минем нәрсә белән шөгыльләнгәнемне күреп, туганнарым рәхәтләнеп көлделәр. Янәсе, мин бик самими, ә бушлай сыр ул капкында гына.

Хатны җибәрдем дә оныттым. Отпуск дәвам итә... Аның икенче яртысында бертуганнарым белән Төркиягә барып, бик күңелле ял итеп кайттык. Кайту белән, эшкә чыктым. Һәм миңа чит номер шалтырата: «Резидә ханым, исәнмесез! «Шәһри Казан»нан шалтыратабыз. Сез Дубайга юллама оттыгыз!» – дигәч, мин шок хәлендә калдым. Әле Төркиядә күргән матурлыклардан хисләнеп, тойгыларымны һәр кешегә сөйләп йөргән чагым, һәм шул вакытта миңа Дубай турында сөйлиләр. Хәтерлисезме, әкияттә бабай белән әбигә чуар тавыклары алтын йомырка салып бирә дә һәм алар аның белән нәрсә эшләргә, кая куярга белмиләр. Минем очракта да шулайрак булды. Нәрсә эшләргә дә белми, югалып калдым.

Ялга – берүзем

Үзем белән таныштырмадым. Мин – Резидә Вәлиева, Питрәч районының Шәле авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтында белем алдым. 34 ел инде тәрбияче булып эшлим. Бүгенге көндә лаеклы ялдамын, әмма эшләвемне дәвам итәм. Бер улым бар, ул гаилә корды, хәзер үзенең баласы бар. Өч ел элек ялгыз калдым: озак авырганнан соң, тормыш иптәшем үлеп китте.


Туганнарым янымда булгач, ялгызлыкны да үткәрүе җиңелрәк. Без гел бергә. Авылга да бергә кайтабыз, чит илгә дә бергә йөрибез. Тик бу юлы алар квитанция җибәрмәде, ә мин. Һәм юлламаны мин оттым. Шуңа күрә берүземә барырга туры килде.

Күпкә яхшырак булды

22 ноябрь көнне сәяхәткә кузгалдым. Әле самолетта утырганда да нәрсә эшләвемне, кая баруымны аңлап бетерми идем. Казанда карлы буран озатып калды. Ә биш сәгатьтән соң мин эссе Дубайда идем. Конкурсның иганәчесе – танылган эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәевнең «Шанстур» компаниясе иде. Әлеге компаниянең вәкилләре мине каршы алды. Дубай аэропортыннан Аджман дигән әмирлеккә алып киттеләр. Диңгез буенда гына урнашкан кунакханәнең 49нчы катына урнаштырдылар. Әле кайчандыр танышларым, чит илдә булып: «30ынчы катта яшәдек», – дип сөйләгәннәр иде. Шуны шаккатып тыңлап тордым. Ә мин монда 49да! Тәрәзәдән бик матур күренеш чагыла иде.

Ялымда көн дә юл аша гына урнашкан пляжга йөрермен дип уйладым. Тик бар да мин уйлаганча барып чыкмады, ә күпкә яхшырак булды. Икенче көнне иртән Дубайга экскурсиягә алып киттеләр.
Иң элек «Пальма» дигән утрауны күрсәттеләр. Гаҗәеп урын: кайчандыр диңгез булган урынга ком сибеп, аны пальма формасында ясыйлар. Анда Дубайның иң кыйммәтле кунакханәсе, билгеле шәхесләрнең виллалары урнашкан. Гид әйтүенчә, әлеге утрау космостан күренеп тора, ди.
Чүллектә дә сулы каналлар белән, Венециягә охшаш урын булдырганнар. «Мадинат Джумейра»да көймәләрдә йөрергә була. Искиткеч матур анда, шәрык стилендәге базары да бар.

Дубайның берничә шаккатмалы урынында булганнан соң, дөньядагы иң зур сәүдә үзәге – Дубай Моллга алып бардылар. Аның зурлыгын күрсәгез! Аны йөреп чыгар өчен өч-дүрт көн кирәктер. Дубай Молл каршында дөньяның иң биек бинасы – Бурдж Халифа урнашкан. Аны да күрдек. Ә иң гаҗәпләндергәне – җырлый торган фонтаннар булды. Кичләрен һәр ярты сәгать саен аны кабызалар.

Татар ризыкларын гарәпләр дә ярата

Бездәге һәм Дубайдагы бәяләрне чагыштырырлык түгел. Анда яшәеш күпкә кыйммәтрәк. Берәр җиргә кереп тамак туйдырыйм дисәң дә, берүзеңә 2-3 сум мең акча кирәк. Шунысы сөенечле: җиңгән путевкама ашау да кергән иде. Көн саен Шардж әмирлегендә урнашкан «Казан» ресторанына ашарга йөрттеләр. Бу ресторан шулай ук Исмәгыйль Шәңгәрәевнеке. Анда үзеңне туган ягыңда итеп хис итәсең. Биредә безнең телдә аралашалар, безнең милли ризыклар белән сыйлыйлар. Өчпочмак та бар, чәк-чәк тә... Милли ресторанга Казаннан килгән туристлар гына йөридер дип уйлый идем. Ялгышканмын. Гарәпләр үзләре дә безнең ашларны бик ярата икән. Көндезге якта алар бирегә гаиләләре белән төшке ашны ашарга килә.

Беркөнне Әбу-Даби шәһәренә бардык. Ул шәһәр Әмирлекләрнең калган шәһәрләренә караганда тагы да матуррак булып чыкты: чиста, пөхтә... Биредә, әлбәттә, дөньяның иң матур мәчетләренең берсе – Шейх Заид мәчетен күрдек, эченә кердек. Мәчеткә керәм дисәң, таләпләрен үтәргә кирәк. Ир-атлар озын җиңле күлмәк һәм чалбардан булырга тиешләр. (Ертык джинс чалбарлы малайны кертмәгәннәрен үз күзләрем белән күрдем.) Хатын-кызларның шулай ук тәне капланган, башында яулыгы булырга тиеш. Мәчеткә экскурсия бушлай. Гомумән, Әмирлекләрдә нинди генә матур урынны күрим дисәң дә, аны бушка карарга була. Күп илләрдә бит кергән өчен дә, чыккан өчен дә акча түләтәләр. Аннан тагы бер уңай ягы – экскурсия урыннарында әйбер сатучылар, сине кыстаучылар юк. Бу бик күңелле күренеш.

Исмәгыйль Шәңгәрәевтә кунакта

Ялда көн дә ниндидер эшләр, экскурсияләр планлаштырылган иде. Беркөнне Исмәгыйль Шәңгәрәев үзенең вилласына, гаиләсе белән таныштырырга кунакка чакырды. Аның яшәү урыны күрше эмиратта. Мин яшәгән Аджман белән Рас-эль-Хайманың арасы – бер сәгатьлек юл. Ул әмирлектә бөтенләй башка төрле һава. Исмәгыйль әфәнде дә: «Монда эшләп булмый, ял итә торган урын гына. Гел йокыны китерә торган һава», – ди. Шуңа да, күрәсең, аның офисы башка әмирлектә урнашкан. Исмәгыйльнең гаиләсе бик ишле – 11 бала, оныклары да алар белән. Өч катлы виллада яшиләр, өй алдында бассейннары да бар. Искитмәле матур урын. Тормыш иптәше мул табын әзерләп көтеп тора иде. Анда да безнең милли ризыклар: шулпа, пылау...

Балалары бик тә тәрбияле. Үзара татар телендә аралашалар, мультфильмнары да татар телендә. Намаз вакыты җитсә, берсе дә аларны кыстамый, ә үз теләкләре белән укыйлар, азан әйтәләр. Аңлавымча, гаиләдә бар кеше дә намаз укый: кечкенәләр дә, олылар да. Ул балаларның шаярышкан, акырышкан тавышы да чыкмый. Артык тәрбиялеләр. Әниләре янында: «Ничек ярдәм итим?» – дип, табынга ашлар ташышып торалар. Балалары дүрт тел белә. Мәктәптә уку инглиз телендә бара икән, әлбәттә, гарәпчәне дә укыйлар. Русчаны яхшы беләләр, татар телләре дә камил. Исем-акылым китеп кайттым: чит җирдә туган телне саклап калу белән шөгыльләнсеннәр әле! Ә без монда балаларны татарчага өйрәтә алмыйбыз.

Хис-тойгылар

Бер барганда, берьюлы биш әмирлектә булу бәхете тиде. Миндә – әйтеп бетергесез хис-тойгылар. Әйтәм бит, бу хәтта минем хыялымда булган әйбер дә түгел иде. Кайтып бер атна вакыт үтте, әле генә аңыма килә башладым.

Матур ял өчен мин «Шәһри Казан» редакциясенә, Исмәгыйль Шәңгәрәев гаиләсенә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Эшегездә зур уңышлар телим!

Чираттагы отпуск тәмам, эшкә чыктым. Киләсе тапкырда Таиландка барырга планлаштырам. Күпләр әлеге илне күреп кайтырга киңәш итә. Үземә кызык: пенсия яшемдә чит илләргә йөрүче сәяхәтчегә әйләндем. Ниндидер эшне башларга беркайчан да соң түгел икән...

Зоя Солошина язып алды.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading