16+

Шамаилләр бәйгесенә 300дән артык эш кабул ителгән

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан, былтыр ук шамаилләр конкурсы игълан иткән иде.

Шамаилләр бәйгесенә 300дән артык эш кабул ителгән

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан, былтыр ук шамаилләр конкурсы игълан иткән иде.

Конкурсның максаты - пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле укучыларны барлау, яңа талантларны ачу, тарихыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи мәдәниятне үстерү. Апрельдә шамаилләр кабул ителеп бетте. Кемнәр генә катнашмаган бу бәйгедә? Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Пермь, Екатеринбург шәһәрләреннән, хәтта Австралиядән, Казахстаннан да эшләрен тәкъдим итүчеләр булган. Барлыгы 300дән артык шамаил кабул ителгән.

Иң уңышлы шамаилләр Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк күргәзмәгә куела. Күргәзмә 21 май - 21 июль көннәрендә ачылыр дип көтелә.

21 майдан соң интернет аша шамаилләргә тавыш бирү башланачак. Җиңүчене Болгар җыены алдыннан, 14 июньдә бүләкләячәкләр. Сүз уңаеннан, Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда 12 майда һәм 1 июньдә татар шамаилен ясау буенча мастер-класс узачак. Үз эшенең осталары мастер-класста катнашучыларны пыялага фольга һәм татар бизәкләре белән классик татар шамаилләре ясау серләренә төшендерәчәк. Мастер-класс өчен барлык кирәк-яракларны оештыручылар үзләре бирә, дип хәбәр итә Татарстан Диния назәрәтенең матбугат үзәге хезмәте.

Фото: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading