16+

Шартны бозма, ришвәт сузма

9 декабрь Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне иде. «Юлдагы чокыр - шул ук коррупция, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәнең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов 2013 елда ТРда коррупцияне профилактикалау буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә. - Димәк, кемдер үз эшенә салкын...

Шартны бозма, ришвәт сузма

9 декабрь Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне иде. «Юлдагы чокыр - шул ук коррупция, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәнең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов 2013 елда ТРда коррупцияне профилактикалау буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә. - Димәк, кемдер үз эшенә салкын...

Ә юл төзелешенә каралган акчалар каядыр киткән булып чыга. Адым саен очрап тора торган коррупция очракларына тормыштан алынган мисаллар күп китерелде брифингта. Баксаң, дәүләт хезмәтендәгеләрнең һәрберсе теге яки бу күләмдә коррупциягә этәрелә икән бит. Хәтта гап-гади сәркатип тә. Тиз генә имза салдырып аласы документыңны, бераз акча төртеп җибәрсәң, имзалар салыначак документлар папкасының өстенәрәк алып сала ала бит ул. Быел 5 меңнән артык тикшерү үткәрелеп, урыннардагы затлардан 143 кешегә дисциплинар җәзалар бирелгән икән. Конференциядә 9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көнен «Ришвәтсез бер көн» дип тә игълан итәргә кирәк, дигән фикер дә яңгырады. Ә нигә? «Без бит автомобильсез бер көн, Донор көне, Җир көне дигән чараларда катнашабыз. Башка көннәрдә ришвәт алырга мөмкин дигән сүз түгел бу, әмма бу көнне принципиаль рәвештә алмаска иде аны. Акча санаганны ярата, шул исәптән, коррупциягә каршы эшчәнлеккә киткәннәре дә», - диде Алексей Юрьевич. Башкарылган эшләргә йомгак ясап, шуны гына әйтергә була - коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсендә эшлисе эшләр бик күп әле.
6 декабрьдә узган матбугат конференциясеннән соң «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан үткәрелгән, массакүләм мәгълүмат чараларында коррупция темасын яктырткан иң яхшы журналистлык эшләренә игълан ителгән бәйгенең җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.
Казанда бу көннәрдә коррупциягә каршы юнәлештә үткәрелгән башка бәйгеләрнең номинантларын да бүләкләделәр. Кремльдә ТР мәктәпләре укучылары арасында үткән конкурсның җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылса, КДМУда «Мин медицинада коррупциягә каршы» темасына ТР югары һәм урта медицина уку йортлары студентлары арасында узган иң яхшы иҗади эшкә III республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. 9 декабрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы студиясендә узган матбугат конференциясе исә агымдагы елда Татарстанда коррупциягә каршы алып барылган эшчәнлеккә багышланган матбугат очрашуларын бер йодрыкка туплаган йомгаклау чарасы булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading