Шәһри Казан

Шәхес белән гражданин әңгәмәсе

Минтимер Шәймиев үзе Лев Овруцкий белән ике арада ярты ел дәвамында атна саен оештырылган әңгәмәләргә шундый бәяләмә бирде. Һәр вакыйгага үзенең карашы булган, җәнҗаллы темаларны яраткан журналист белән беренче Президент арасындагы күпернең нигезен «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының элеккеге җитәкчесе Марат Моратов сала, ул аларны очраштыра. Ә...

Реклама

Минтимер Шәймиев: «Миндә кәнәфием какшар дигән курку булмады»

- Без узган юлы главалар бунтында тукталдык. Сез бу темага сөйләшергә әлегә әзер булмавыгызны әйттегез.
- Юк, мин алай димәдем. Мин, бу мәсьәләдә аерым моментлар бар, дидем... Бунт - бик күпертелгән төшенчә.
- Бу атама инде тарихта калды.
- Әйе, тарихка керде... Әмма мин башкача уйлыйм һәм кабул итәм. Минем хәтердә бу алай тирән эз калдырмады.
- Юкмы? Бу сезнең күңелгә тимәдеме? Миңа, ни өчендер, әлеге вакыйга хәтта сезнең характерга да йогынты ясагандай тоелды.
- Юк, юк.
- Сез сакчылракка әйләндегезме?
- Юк. Мин проблеманы эчтән беләм, шуңа күрә - юк. Үзем өчен нәтиҗә ясадым. Дөрес нәтиҗә. Аңлыйсызмы? Алтынбаев начар эшләмәде. Мин аны еш кына үрнәк итеп куя идем. Бервакыт Яңа ел алдыннан Чаллыга бардым. Миңа шәһәрнең әзерлеге ошады - яктыртылу, реклама, бизәү, - боларның һәммәсе анда беренче мәртәбә эшләнде. Казанныкыннан яхшырак итеп. Мин алар фонында Казанны сүктем. Ул инде халык өчен чыршы тирәли лазер тамашалары һәм башкаларны әзерли башлаган иде.
- Тамаша ягыннан барысы да тәртиптә иде.
- Күп нәрсәдә тәртип иде. Ул Рәис Кыям улы Беляев белән эшләде. Тәҗрибә инде бар, яшь, алдынгы карашлы кеше. Минем хата нәрсәдә булды? Күз алдына китерегез. Шул планда, мин, мөгаен, тормышта шундый берничә моментны таный алучы кешедер... Озак тоттым мин аны һәм аны гына түгел. Бәлки, бу минем кимчелекләрнең берседер.
- Ул үз вазифасыннан үсеп китте.
- Үсте. Яшь җитәкче, хатыны рус милләтеннән... Чаллы әле формалашып килә, болар җиңел бармады, барысы да күз алдында, ул - бу эшләрнең тере катнашучысы. Анда җиңел эш юк иде. Чыныгу әйбәт, комсомолныкы. Мөгаен, аны башкалага тәкъдим итү кирәккәндер. Үзгәрешләр бездә, акрын булса да, барды. Аңа кулланылыш табарга кирәк иде. Ә минем кадрлар мәсьәләсендә принцип шундый - яхшылыктан яхшылык эзләмәскә. Кешенең эше пешә икән - минем хәсрәт юк. Мин шатланам, теләктәшлек күрсәтәм, эшләсен генә, бигрәк тә Чаллы! Анда бит әле КамАЗда янгын, әле башка берәр төрле кыенлык. Анда гади моментлар булмады, мин булганда гына түгел, ә Табиев, Усманов вакытларында да.
- Милләтчелек көчәеп китте.
- Баштарак юк иде әле. Анда элеккеге җитәкчеләр вакытында карап бетермәгән бер момент булды. Зур төзелеш белән мавыгып, демография үсеше перспективасына ахыргача игътибар ителмәгән. Бала табу кинәт артып китте. Бу проблемага әверелде. Әлеге мәсьәлә өлкә комитеты бюросында берничә мәртәбә күтәрелде. Балалар бакчасына урнаштырылмаган 12-13 мең бала булганын хәтерлим. Ашыгыч рәвештә чаралар күрә башладык. Менә шундый көтелмәгән хәл. Мөгаен, аналитика җитеп бетмәгәндер... Анда әле Фәрит Газизуллин бар иде. Аны мин бирегә вакытында китердем. Ул да энергиясе ташып торган егет. Гомумән, энергияле яшьләр күп иде анда. Һәм шундый момент булды: Фәрит Газизуллин - Чаллының бер районында башкарма комитет җитәкчесе, ә рус милләтле Марина Майна анда беренче секретарь иде. Фәриткә карата нибары инициативалы булганы өчен генә дәгъвалар барлыкка килде! Ә мин ул чакта Министрлар Советы Рәисе идем. Дөресен әйткәндә, мин Фәритне туры мәгънәсендә коткардым. Бернигә дә карамастан, аны үземә - Министрлар Советына алдым.
- Бәлки, ул вице-премьер булган булыр иде?
- Ул булды да: Хөкүмәт рәисенең урынбасары - ТРның дәүләт милке белән идарә итү дәүләт комитетының рәисе. Фәрит хосусыйлаштыру эшендә саллы эш башкарды. Аннан аны Мәскәүгә Госкомимущество рәисенең беренче урынбасары итеп алдылар. Соңрак ул РФ дәүләт милке министры булды. Аның белән мәсьәлә уңышлы хәл ителде. Тагын Юрий Петрушин бар иде. Ул хәзер актив җәмәгать эшлеклесе. Сез аны, мөгаен, беләсездер. Ул - шәхес. Петрушин - Чаллы шәһәренең башкарма комитет рәисе, мин Министрлар Советы Рәисе идек. Бик актив, эшлеклелек ягыннан аңа тиңнәрне эзләп табасы бар. Партиянең шәһәр комитеты сәркатибенә ул чакта да уңайсыз була башлагач, миңа, барып, мәсьәләне хәл итүне йөкләделәр.
- Шул ук вакытта кешеләр бит барысы да әйбәт була ала, әмма аларда бәндәчелек тә күп.
- Әйе. Минем «Камгэсэнергострой» җитәкчесе Евгений Никанорович Батенчук белән мөнәсәбәтләр әйбәт булды. Батенчук - бөтен төзүчеләрнең атасы. Әгәр сез ул чорда Чаллыда яшәсәгез, күпме иҗади һәм шәхси мөмкинлекләр булуын белә торгансыздыр? Батенчук, әлбәттә, легендар шәхес. Ул әсирлеккә эләгә, аннан Якутскны төзи, мактаулы гражданин була, безгә килгәч, Социалистик Хезмәт Герое исемен ала. Мин мелиорация министры булып эшләгәндә аның белән хезмәттәшлек иттем. Чаллыда вакытта күп төзергә кирәк булды - механика-ремонт заводы, тимер-бетон эшләнмәләре заводы. Ул мине аңлый иде. Мин исә шундый кешенең кабул итүенә эчтән генә горурланып йөрдем. Батенчукның хөрмәтенә лаек булу җиңелләрдән түгел.
- Аңлашыла, мондый компетенция - авторитет. Министр була торып, үзеңнән ранг буенча түбәнрәк кешенең хөрмәте белән горурлану - чынлыкта бу сезнең турыда да күпне сөйли.
- Мин Министрлар Советы Рәисе булган чакта кинәт, Петрушинны азат итәргә кирәк, диделәр. Шикаятьләр уйлап табылган. Ә мин шунда ук сессия алдыннан Батенчукка киңәшләшергә киттем. Ну, Минтимер, ди ул, син Петрушинны беләсең, ничек мин аның хакында яман сүз әйтә алыйм ди? Әйе, ул кызу канлы, башка моментлар да бар. Әмма Батенчук ул моментларның барысыннан да өстен тора иде, ул - югарылык, тау.
- Зур хәрефтән булган кеше.
- Мине тыңлап, ул ачыктан-ачык әйтте: мин аларга, партиянең шәһәр комитеты белән дус эшләгез, дип мөрәҗәгать итәрмен. Шунысын әйтәм, әмма шуннан артыгын түгел. Кыскасы, мин Министрлар Советы җитәкчесе, сессия бара... Ә Петрушинны халык ярата. Миңа аны вазифасыннан ничек азат итүнең формасын табу йөкләтелде. Ә җаным-калебем моңа каршы, Петрушинны бик хөрмәт итә идем. Мин бит министр булганда гел бу шәһәрдә кайнадым, аның кемлеген яхшы белдем. Бик авторитетлы. Һәм без эшне аны вазифадан алуга илтеп җиткермәдек. Бераз пешекләп алдык та, шуның белән шул. Ул чакта беренче сәркатип инде Гомәр Исмәгыйлович (Усманов) иде. Һәм менә мин шимбә көнне килдем. Ул мунчада иде, мин дә киттем. Әңгәмә мунча эссесеннән кайнаррак булып чыкты.
- Ягъни ул сезнең бу төенне чабып өзүегезне, һәркемне төрле якка аерып куюыгызны теләде.
- Әйе. Мин, дөресен генә әйткәндә, ул чакта боларның барысын да үз өстемә алдым. Батенчукны һәм калганнарны сата алмыйм бит инде. Юк, мин үземә нык эләксә дә, бюро әгъзасы, шәһәр башкарма комитеты рәисен үз вазифасында калдыруга ирештем. Ул чордагы партия тәртипләрен татып караучылар мондый тискәрелекнең бернинди кысаларга да сыймый торган очрак икәнен яхшы аңлый.
- Ну, мунчада эләктерү генә берни түгел инде ул.
- Кайнау ноктасы анда үтте, әйе. Мин моны ни өчен сөйлимме?!
- Сез, ничектер, бик ерактан әйләндереп киләсез.
- Анда кадрлар плеядасы шундый иде, шуңа күрә, сүзне ерактан алып киләм. Энергияләре ташып торган кешеләр. КамАЗ төзү өчен! Аларны беркатлы кешеләр дип әйтеп булмый. Ә Алтынбаев Беляевта шәһәр комитеты сәркатипләренең берсе иде. Ул да күпне күргән. Рәис Кыямович - масштаблы кеше. Бәлки ул детальләргә һәрчак игътибар итмәгәндер, әмма ул аның эше дә түгел. Ә оештыручы, идеолог буларак, барлык шул төзелешләрне җитәкләү, кешеләр турында кайгырту һәм башка мәсьәләләрдә берәү дә Беляевка тел-теш тидерә алмый. Аны хөрмәт итмичә мөмкин түгел иде. Алтынбаев шул тирәлектә тәрбияләнде һәм җитәкче буларак формалашты.
- Аны өскә алсалар, Чаллыга кемнедер куярга кирәклеге аңлашыла бит.
- Әйе, мин башка берәрсен эзләп тә тормадым. Ә егет, мөгаен, гарык булгандыр. Барысы да катлаулы монда.
- Мин-минлек, әлбәттә. Ул миңа үзе, бу вазифадан югарырак үстем, дип әйтә иде.
- Ул шулай әйттеме?
- Әлбәттә.
- Димәк, без Сезнең белән бер телдә сөйләшәбез.
- Мин үземнең үсүемне сизәм, ди. Үзем Мәскәүдә дә, вазифадан төшертелгәч, монда да күрештем аның белән.
- Сезгә шуны әйтәм: аңа ачу саклаганым булмады. Хәзер дә юк. Аның үз мәсьәләсен нинди формада хәл итәргә теләве башка нәрсә. Мөгаен, бу урында ул безгә дөрес бәя биреп бетермәгәндер. Командада була торып, үзең теләгәнчә эшләү - йомшак итеп әйткәндә, тәрбиясезлек.
- Аның амбицияләре зур.
- Сезгә шуны әйтәм -аңлау ул тәҗрибә белән килә. Хакимияткә килгәндә, мөгаен, артык яшь булганмындыр. Мин мелиорация министры булып 13 ел эшләдем. Уңышлы эшләдем. Әмма яшь идем һәм вазифамнан югарырак үстем дип йөрмәдем, чөнки андый уй башыма да килмәде. Хәзер уйлана башлыйм: бит 13 ел буе министр булып эшләгәнмен икән, иртәрәк күреп алырга, югарырак күтәрергә хәлләреннән килә иде.
- 7 елдан соң Министрлар советына күтәрә алалар иде.
- Үзем дә шулай дим. Уйларга беркемгә дә тыелмаган бит.
- Бу - тормыш. Бу бит Невский проспект тротуары түгел. Һәрчак ниндидер кимчелекләр бар.
- Әлбәттә. Мөгаен, аны иртәрәк күтәрергә кирәк буландыр. Аңлыйсызмы, безне һәрвакыт кичектерелмәс проблемалар китереп тери, ә еллар уза...
- Ә ул үзе Сезгә килеп, вазифасыннан үсүе хакында әйткәне бар идеме?
- Юк.
- Әйе, Сездә алай килешми. Мин булсам, үземнең бу характерым белән килеп әйтмичә түзеп тормас идем.
- Ул - юк. Мине бу хәлләрдән соң кайбер башлыклар, үзегез гаепле, аны гел мактап кына тордыгыз, үрнәк итеп китердегез, дип тәнкыйтьләделәр дә хәтта. Аннан көнләшкәннәр дә, күрәсең.
- Алдан күреп бетермәгәнсез.
- Күрмәгәнмен шул - моны хәтта бу сүз белән генә аңлатып та булмый... Регламент буенча, премьер-министр билгеләнү белән, мәсьәлә җиңелрәк хәл ителә башлый. Ә парламент - канун чыгару органы, ул - хакимиятнең бәйсез тармагы. Алтынбаев тәҗрибәле, парламент рәисен сайлау бара икән, үзен тәкъдим итәргә иң уңайлы вакыт дип хәл итте ул. Юк бит, демократик процесслар башланган вакыт, кем белә? Яклаучылары аз түгел дип исәпләде.
- Сезнең коточкыч көрәш барды.
- Без ул чакта, дөресен генә әйткәндә, моны белми дә идек. Ә ул инде аерым главалар, депутатлар белән эш алып барган.
- Ягъни ул киңәшмәләр үткәргән...
- Шундый әйбәт киңәшмәләр.
- Ә сездә бу хакта мәгълүмат юк идемени?
- Беләсезме, барысы да минем аңа яхшы мөнәсәбәттә икәнне беләләр иде, шуңа күрә, бәлки, барысы да минем ризалык белән уза дип уйлаганнардыр.
- Һәм бу эшләдеме? Главалар аның белән шуңа күрә контактка керделәрме? Алар Сез дәшмичә генә яклыйсыз дип уйладылармы?
- Кайсыдыр моментта ул Галимовны эшкә җикте.
- Хәтерлим.
- Һәм Искәндәр хата ясады. Ул бит республиканың эчке эшләр министры иде - кайбер главалар белән үзе элемтәгә кергән чаклары булды. Алтынбаевның үзе чыгуы - башка очрак. Мөгаен, главаларга Алтынбаевның үзенең генә теше үтәрлек булмагандыр. Шуңа күрә, Галимовны керткән. Һәм һәр глава, ә бәлки, Галимовта ниндидер материал бардыр дип уйлагандыр... Мин бөтенесе хакында әйтмим, әмма шулай булса?
- Бу гадәти.
- Психология. Әлбәттә, алар үзләре яклыларны җыйды.
Дәвамы киләсе пәнҗешәмбе санында

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: