16+

Шәхси балалар бакчасына тәүләү очсызланырга мөмкин

Казан шәһәре Ратушасында Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча координацион совет утырышында эшмәкәрлеккә ташламалы кредит бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә узды. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча оештырылган программа беренче генә ел эшләми. Икътисади тотрыксызлык заманында бу программа башкалар өчен тагын да уңайлырак...

Шәхси балалар бакчасына тәүләү очсызланырга мөмкин

Казан шәһәре Ратушасында Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча координацион совет утырышында эшмәкәрлеккә ташламалы кредит бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә узды. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча оештырылган программа беренче генә ел эшләми. Икътисади тотрыксызлык заманында бу программа башкалар өчен тагын да уңайлырак...

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов әйтүенчә, 2016 елда бер катнашучы өчен кредит күләмен 5 миллион сумнан 10 миллион сумга кадәр арттыру карары кабул ителгән. Яңа программада аеруча физкультура, спорт, мәдәният өлкәләре өстенлек итә. Моннан кала, туризм (яңа кунакханәләр, хостеллар булдыру), сувенир продукциясе җитештерүгә дә махсус шартларда кредит биреләчәк.

Өстәмә белем бирү белән шөгыльләнә торган дәүләтнеке булмаган учреждениеләр дә үзгәреш кичерер мөгаен. Бу уңайдан, "Егоза" Казандагы балалар бакчассы челтәре җитәкчесе,Татарстанның Иҗтимагый палата эсперты Наталья Реснянская үз тәкъдимен җиткерде. Муниципаль балалар бакчалары төземи дә, шәхси учреждениеләрдә сабыйларны тәрбияләргә урын җитәрлек, ди ул. Сабыйларны шәхси балалар бакчаларына муниципаль йөкләмә нигезендә урнаштырсаң, күп проблемалар хәл ителер иде кебек.

Муниципаль йөкләмә республика бюджетыннан баланы караган өчен түләү һәм белем бирүне субсидияләүне үз эченә ала. Бер урынга 4 мең сум исәпләнгән. Ягъни конкурс нигезендә җиңеп чыккан шәхси балалар бакчасындагы өстәмә урыннар өчен, дәүләт бер бала исәбеннән 4әр мең сум акча күчерәчәк. Бу үз чиратында, ата-ананың балалар бакчасы өчен түләү суммасын киметәчәк. Балалар бакчасына чираты җитмәгәннәр өчен дә кулай, алар шәхси учреждениедә муниципаль йөкләмә кысаларында тәрбияләнә алачак. Дәүләтнеке булмаган балалар бакчалары яңа уку елыннан 600 баланы кабул итәргә әзер.

Казан мэриясе матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, Илсур Метшин 1 мартка кадәр программага кертелгән үзгәрешләр буенча фикер алышуны төгәлләргә йөкләде. Бизнесны үстерүгә беренче кредитларны инде апрель башында ук бирергә ниятлиләр.

Казанда бүген 252 муниципаль балалар бакчасы санала, шула ук 150дән артык шәхси балалар бакчалары бар. Өч меңнән артык бала дәүләтнеке булмаган учреждениеләргә йөри, шуларның 2 меңе 3 яшькә кадәрге сабыйлар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading