16+

Шимбәне күңелле вакыйгалар белән баетабыз

Чираттагы ялларны күңелле вакыйгалар белән баетабыз! Шимбәне ничек күңелле үткәрергә һәм кая барырга? Бу сорауларга җавапны сез әлеге язмада табарсыз.

Шимбәне күңелле вакыйгалар белән баетабыз

Чираттагы ялларны күңелле вакыйгалар белән баетабыз! Шимбәне ничек күңелле үткәрергә һәм кая барырга? Бу сорауларга җавапны сез әлеге язмада табарсыз.

"Ага-базар" республика фестивале
Ачык һавадагы татар этнографик музее "Татар авылы" һәркемне "Ага-Базар" республика этнофестиваленә чакыра. Программада фольклор коллективларының чыгышлары, төрле мастер-класслар, күңелле уеннар һәм ярминкә көтә.
Вакыты: сәгать 11.00 дә.
Russian Hot Hatch Club Championship чемпионатының җиденче туры
KazanRing автодромында үзешчәннәр арасындагы иң популяр ярыш чемпионаты узачак. Чарада теләге булган һәркем үз яки арендага алган автомобилендә катнаша ала.
Вакыты: сәгать 10.00 дә
Аквабайк классындагы су-мотор спорты буенча ачык Россия чемпионаты
Бүген Казанга аквабайк буенча иң көчле спортчылар җыела. Спорт вакыйгасы "Казан Ривьерасы" территориясендә узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән спортчылар өч төп дисциплинада көч сынашачак: узыш, фристайл һәм слалом. Моннан тыш, биредә үк бүген "Динамо" спорт җәмгыятенең ачык беренчелеге дә узачак. Спорт бәйрәмендә 8-18 яшьлек егет һәм кызларның чыгышларын карап булачак.
Вакыты: сәгать 11.00 дә.
Street Workout буенча кызлар өчен мастер-класс
Street Workout буенча бушлай мастер-класс Казанның Казансу яр буенда үтәчәк. Street Workout - яшь, әмма спортның популяр юнәлеше ачык һавада күнекмәләр ясауны күзаллый.
Вакыты: сәгать 12.00 дә
Василий Аксеновны искә алу чарасы
Бүген танылган язучыга 84 яшь тулган булыр иде. Шушы уңайдан В. Аксенов исемендәге скверда иҗади чара узачак. Бирегә Франкфурт-на-Майнедан Евгений Гинзбургның кызлыкка алган баласы Антонина Аксенова да кайчатачак. Ул В.Аксенов турындагы истәлекләре белән уртаклашачак. Моннан тыш, Татарстанның халык артисты Эдуард Трескин һәм Владимир Нежданов чыгыш ясар дип көтелә.
Вакыты: сәгать 14.00дә.
"Город мастеров" студиясеннән мастер-класслар
Татарстанның Табигый тарих музее "Город мастеров" студиясеннән мастер-классларга чакыра.
Вакыты: сәгать 15.00дә
Kazan фольклор шоуы
«Туган авылым»да сез Kazan фольклор шоуының чыгышын карый аласыз. 1,5 сәгатькә сузылган программа татар халкының тарихы, традицион кичке ашлары турында сөйләп бирүче милли шоуны үз эченә ала. Бәйрәмнән соң артистлар белән фотога да төшәргә мөмкин булачак.
Вакыты: 18.00 һәм 20.30 сәгатьләрдә
Күбек бәйрәме
FUN24 күңел ачу комплексында сезне бик күп күбек, Казанның иң "текә" ди-джейлары чыгышлары һәм шәп кәеф көтә.
Вакыты: сәгать 21.00дә

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading