16+

«ШК» журналисты кондуктор булып эшләде: «Берничә тукталышны чак уздым, тотынмыйча атлап та булмый, диңгездә чайкалган кебек»

Сәгать иртәнге алты. Аягүрә генә капкалап алдым да, уңайлы кедаларымны, җайлы өс киемемне элеп, тукталышка йөгердем. Тиздән минем автобусым килеп җитәргә тиеш, бүген үземне кондуктор ролендә сыныйм.

«ШК» журналисты кондуктор булып эшләде: «Берничә тукталышны чак уздым, тотынмыйча атлап та булмый, диңгездә чайкалган кебек»

Сәгать иртәнге алты. Аягүрә генә капкалап алдым да, уңайлы кедаларымны, җайлы өс киемемне элеп, тукталышка йөгердем. Тиздән минем автобусым килеп җитәргә тиеш, бүген үземне кондуктор ролендә сыныйм.

45нче маршрут

45нче маршрут Казанның 2нче пассажир автотранспорт предприятиесенә карый. Әлеге маршрут буенча 30 автобус йөри. Шуларның берсендә ирле-хатынлы Ризидә белән Андрей Фикляевлар эшли. Алар ПАТПга инде сәгать иртәнге биштә үк килгәннәр, чөнки юлга кузгалганчы, юлламаларны аласы, медицина тикшерүе узасы, машинаның төзеклеген тикшерәсе бар. Монда барысын да җентекләп карыйлар: автобусның мае җитәрлекме, тәгәрмәчләре бушамаганмы, башка җитешсезлекләр юкмы, автобус йөртүче, кондуктор спиртлы эчемлекләр кулланмаганмы, кан басымнары нормадамы, авырмыйлармы... Нинди расписание белән йөрисен шоферлар инде кичтән үк белә. 45нче маршрут – иң озыннарының берсе. Беренче тукталыштан иң ахыргысына кадәр әйләнеп чыкканчы, дүрт сәгать вакыт уза. Автобус «Ферма» тукталышыннан Аракчино бистәсе тирәсендәге «Су анасы» тукталышына кадәр хәрәкәт итә. Бүген бу маршрутны дүрт тапкыр узарга кирәк. Иң ахыргы тукталышта да озаклап туктап торырга ярамый, төшке аш өчен генә бер сәгать вакыт каралган. Автобусның ничек хәрәкәт итүе ГЛОНАСС системасы буенча күзәтелә.

– Бүген сәгать икедә йокыдан тордым. Эшкә термоска ашарга тутырасым бар бит. Өйдәге эшнең дә бетәсе юк. Ирем соңрак – дүртләрдә тора. ПАТПга вахта да йөртә, тик без үз машинабыз белән барабыз, алай тизрәк тә, җайлырак та, – ди кондуктор Ризидә.

Ул бизәнгән, чәчләрен ясаган, пөхтә, чиста. Көн саен эшкә шулай килә. «Бар кешенең күзе миндә, матур булырга кирәк», – дип елмая. Тәҗрибәле шоферларга кытлык булса, кондуктор булып эшләргә теләүчеләр көн саен ПАТП тирәсендә җыела икән. Араларында рәсми төстә эшләмәүчеләр дә очрый.

– Яхшы кондуктор – ярты бәхет. Безнең эштә ирле-хатынлы эшләп кенә уңышка ирешергә була. Бары икәү генә акча эшләргә мөмкин. Хатынга вакытлыча гына кондуктор булып килергә кушкан идем, шуннан җибәрмәдем инде. Бер-беребезгә ышанабыз, гаиләбез өчен эшлибез, – дип сүзгә кушыла Андрей.

Бәдрәфкә генә барып киләм дип, көне буе җыелган билет акчасын урлап качкан кондукторлар да булган. Бу өлкәдә хәзер таләпләрне катгыйландыралар. Эшкә алганда, паспорт таләп итәләр, автобус салоннарында видео күзәтү системасы эшли. Әлеге камералар кондуктор, шоферларның хокукларын яклаганда ярдәм итә икән.

– Төрле кешеләр була. Кайсысы кондуктор белән бәхәскә керә, кайбер пассажирлар онытылып китә, тукталышта кинәт «очып» чыга. Кысылса, бәрелсә, автобус йөртүче гаепле. Үзеңнең хаклыгыңны раслау өчен, камералар бар дип сөенәбез, – ди Ризидә.
Андрейның машина йөртү тәҗрибәсе – 18 ел. Маршрутын яхшы белә. Уртача тизлектә җай белән генә йөри.

– Ашыга башласа, хәзер шелтә белдерәм. Иң мөһиме – пассажирларга зыян килмәсен, дим. Юлда төрле чаклар була бит. Берсендә көтмәгәндә каршыга җиңел машина килеп чыкты. Ирем, юл һәлакәтен булдырмас өчен, кинәт туктады. Салондагы бер хатын егылды. Гомумән, пассажирлар тотынмый хәзер, кулларында телефон. Машина йөртүче бездән гафу үтенде, уйланып китеп, юл кагыйдәсен бозган икән. Хатынны өенә үк озатып куярга ризалашты. Көн саен, исән-сау йөрсәк иде, дип теләп торам, – ди Ризидә.

Хезмәт хакы – 55 мең

Автобуста шоферларның уртача хезмәт хакы – 55 973 сум, кондукторларныкы 27 980 сумны тәшкил итә. Моннан тыш күп кенә башка мөмкинлекләр дә каралган. Ташламалы бәядән лагерьда ял итү, шифаханәгә юллама алу, циркка бару, бушлай концертлар, медицина тикшерүе узу...

– Безнең автотранспорт предприятиесе директоры Альберт Мөхәммәтшин бик кешелекле, ярдәмчел, шоферлар көнендә автобус йөртүчеләргә генә түгел, кондукторларга да премияләр бирә, бәйрәмнәрдә дә бүләксез калдырмый, – ди Фикляевлар.
Коллективта төрле ярышлар да уздыралар: «Иң яхшы кондуктор», «Иң яхшы автобус йөртүче», яңа елга автобус салонын бизәү буенча конкурс... Рәсми төстә отпуск каралган, «больничный»лар түләнә.

Ризидә белән Андрей ике ул үстерәләр. Олысына инде – 20 яшь. Әниләренең кондуктор булып эшләүләрен уллары өнәп бетермәсә дә, Ризидә үзе зарланмый. Эшен яратып башкара, һәр пассажир белән елмаеп сөйләшә, сорауларына тыныч кына җавап бирә, кирәк кешегә юл өйрәтә. Гадәттә, автобуста көнаралаш эшлиләр. Кайчакта берничә көн рәттән дә чыгарга туры килә. Ял көне дә тик торганнары юк Фикляевларның. Әле экскурсиягә баралар, әле дуслары белән ял итәләр, һәр көнне файдалы уздырырга кирәк, диләр. Фитнеска йөрергә дә вакыт табалар. Андрейның, озак утырып йөреп, аркалары авырта икән, файда булсын дип, спорт белән шөгыльләнергә булганнар.
Автобуста кеше әллә ни күп түгел.

– Җәйгә кими, чемпионат вакытында гына эш кызу иде. Хәзер студентлар, мәктәп укучылары өстәлде, – ди Ризидә.

Автобус салоны барлыгы 100дән артык кешегә исәпләнгән.
Шоферга таләпләр катгый. Автобус кабинасына чит кешене, хәтта кондукторны да утыртып йөрү тыела, телефоннан сөйләшергә, тәмәке тартырга ярамый. Моның өчен штраф каралган. Андрей, үзенә җайлы булсын өчен, аяк астына ап-ак йонлы палас җәйгән. Машинаны оекчан гына йөртә. Көне буе ботинкада аяклар ара ди.
Кондуктор эш урынында махсус формадан булырга тиеш. Артык кыска, ачык киенергә рөхсәт ителми. Куе кызыл алъяпкыч шактый авырайган. Кесә тулы тимер акча. Кулыма валидаторны тотып, пассажирларга таба атлыйм. Бу – транспорт картасыннан акча салдыра торган җайланма. Кондуктор аның төзеклеген һәрчак күзәтеп торырга тиеш. Ризидә аның өчен үзе белән һәрчак запас батареялар йөртә. Валидатор аша билет сатудан кондукторга – 50 тиен, шоферга 1 сум акча кала. Күп түгел, ләкин тамчыдан күл җыела дигәндәй, көн ахырына икесенә 1000 сумга якын «тама».

Бүгенгә план – 9 мең сумлык билет сату. Кондуктор автобус салонын көненә ничә тапкыр урый икән? Мин берничә тукталышны да чак уздым, тотынмыйча атлап та булмый, диңгездә чайкалган кебек. Ахырдан пассажирларга акча кайтарганда, билет биргәндә, егылмас өчен, тигезлекне сакларга тырыша башладым. Автобус туктагач та, гадәт буенча, чайкалып тордым әле.

«Беренче урында – кеше»

Пассажирларны йөртү турындагы кагыйдәләр буенча, кондукторның билетсыз кешене автобустан төшереп калдырырга хакы бар икән. Дөрес, бу кондукторның үзеннән тора. Караңгыда, салкында да кешене урамда калдыру кызганыч. Соңгы арада куян булып йөрүчеләр сизелерлек кимегән. Ризидә әйтүенчә, пассажирлар белән сүзгә килмәвең хәерле. Итагатьле, ягымлы булу сорала.

– Кычкырышып, кәефең генә бозыла. Кондукторның халәте шоферга күчә, аннары ул борчыла, шуңа да сабыр булырга тырышам. Бәхәсләшергә яратучылар очраса, сүзне мәзәккә борам. Икенче таләп – кешене истә калдыру. Иртә белән хәтер яхшы була әле, тик кичкә таба, бер кешедән берничә тапкыр билет сорыйм кайчак, – дип көлә әңгәмәдәшем. Яшьләр арасында өлкәннәргә урын бирмәүчеләр дә борчый кондукторны. – Күп нәрсә тәрбиядән килә, үсмерләрнең олы кешегә каршы әйтүләре бер дә матур күренеш түгел, – ди ул.

Автобус салонында әйберләрен онытучылар да бар. Еш кына сумка, телефон, транспорт карталарын калдыралар. Табылдыкларны ПАТПның диспетчер хезмәтенә тапшыралар.
Кондуктор беренчел медицина ярдәме дә күрсәтә белергә тиеш.

– Берсендә җәйге эссе көндә ябык кына бер кыз аңын югалтып егылган иде. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте килгәнче, ул кызга су эчердек, хәле җайлангач, ул бер пассажир белән тукталышта калды. Без маршруттан читләшергә тиеш түгел, соңга калырга ярамый, тик әгәр пассажирның хәле авыр икән, кеше – беренче урында, әлбәттә. Аны авыр хәлдә калдырмыйбыз, – ди Ризидә.

...Аяк калмады, өстәвенә ишек ачылган саен, җил керә. Тәрәзәләрдән дә өрә. Япсаң, һава юк кебек. Кыскасы, түземлегем биш-алты сәгатькә генә җитте. Ә Фикляевлар әле кичке сәгать унга кадәр йөриячәкләр. Аннары ПАТПга кайтып, кабат медицина тикшерүе узасы, машинаны, акчаларны тапшырасы бар. Автобусны пөхтә итеп юып калдырырга кирәк. Салон эчен, идәннәрен кул белән юалар икән. Хәер, моны авыр эшкә санамыйлар да. «Чисталык үзебез өчен кирәк, пөхтә салонда эшләве дә рәхәт», – диләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading