Шәһри Казан

"Шәхси җаваплылык булсын": Владимир Путин чыгышында яңгыраган төп тезислар

Россия Президенты Владимир Путин бүген ил халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Халыкка мөрәҗәгатьнең асылы коронавирусның таралу куркынычын булдырмый калуга юнәлдерелгән иде.

28 марттан 5 апрельгә кадәр, хезмәт хакын саклап калып, халыкка ял бирергә.

Конституциягә төзәтмәләр кертү уңаеннан тавыш бирү вакытын күчерү мөмкинлеген карау.

Ана капиталы алырга хокукы булган барлык гаиләләргә алдагы өч айда 3 яшькә кадәрге һәр балага 5әр мең пособие бирергә. 

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә түләүне май бәйрәмнәренә кадәр биреп бетерергә.

Эшсезлек буенча пособиене 8 меңнән 12 меңгә күтәрергә.

Реклама

Больничный буенча түләү нормасын айлык минималь хезмәт хакы күләмендә билгеләргә. 

Керемнәре 30 проценттан артыкка кимегән кешеләргә кулланучылар һәм ипотека кредитларына каникуллар билгеләргә.

Кече һәм урта бизнеска, НДСтан кала, алты айга салымнарны кичектерергә.

Оффшор хисапларына китүче керемнәргә 15% салым салырга.

Фото: http://kremlin.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: