16+

«Шәһәр агып китмәс»

«Универсиадага әзерлек бөтен шәһәрне һәм аның инфраструктурасын тулаем үзгәртте. Спорт корылмаларының куәте Казанны спортның җәйге төрләре башкаласына әйләндерде...»

«Шәһәр агып китмәс»

«Универсиадага әзерлек бөтен шәһәрне һәм аның инфраструктурасын тулаем үзгәртте. Спорт корылмаларының куәте Казанны спортның җәйге төрләре башкаласына әйләндерде...»

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин икенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясендәге еллык хисап чыгышында шулай дип белдерде. Аны шәһәр хакимиятенең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау сессиясе дип тә бәяләргә мөмкин. Сессия эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Мэр билгеләп үткәнчә, шәһәрдә әле кадрлар проблемасы кискен тора. Икътисад үсеше дә әкренәйгән. Шулай да эшсезлекнең кискен үсешенә юл куелмаган. Ул 0,5 процент кына тәшкил итә. Узган ел Казанда 1,5 миллион турист булып киткән. Безнең туристларга күрсәтер нәрсәләр бар, шәһәр кунакларны магнит кебек үзенә тартып торырга тиеш. «Салават күпере» проектын гамәлгә ашыру ипотека программасына алгарыш бирәчәк. Казан инде биш ел буе халык саны буенча үсеш кичерә. Моңа шәһәргә күчеп килүчеләр түгел, ә туучылар саны арту этәргеч биргән.
Илсур Метшин сүзләренчә, Казан халкын иң борчыган нәрсә ул - торак-коммуналь хуҗалык (ткх). Төп проблемалар нәкъ менә әлеге өлкәдә туа. Шуңа, бу проблемаларны чишүгә яңача якын килергә кирәк. Әлегә чишелеш күп очракта гаеплеләрне эзләүгә генә кайтып кала. ТКХдагы күрсәтелмәгән хезмәтләргә яңадан исәп-хисап ясау автомат рәвештә башкарылырга тиеш. Декабрь аена һәр казанлы бу тармакта һәр тиенгә кадәр кая киткәнен, нинди максатларга тотылганын белеп торырлык булсын.
Мэр фикеренчә, юллардагы бөкеләрне чишүнең иң яхшы юлы - автомобильне хәрәкәт итү чарасына түгел, ә артык купшылыкка әйләндерү. Һәркем теләгән җиренә тиз арада барып җитәрлек шәһәр транспорты челтәрен булдыру мөһим. Мәдәният өлкәсенә дә игътибарны арттыру зарур. Һәр казанлыга үзешчән сәнгать белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырырга кирәк.
Бүгенге көндә 200 мең казанлы шәһәр яны бистәләрендә яши. Аларның кайсында хәтта чиста су проблемасы да хәл ителмәгән. Залдан бу турыда бирелгән сорауга мэр бистәләрдәге проблемаларны чишүгә игътибарның артачагын вәгъдә итте.
Депутатлар мэрга балалар бакчасы, хуҗасыз этләр, кар һәм яңгыр суларын агызу коелары җитмәгәнлектән, шәһәр урамнарын су басу кебек проблемаларга кагылышлы сораулар да бирделәр. Соңгысына җавап рәвешендә, шәһәр агып китмәс, дип белдерде Илсур Метшин.
Шәһәр җитәкчелегенә тәнкыйть фикере дә ишетергә туры килде. Миңа шәһәр башкарма комитеты статистик мәгълүматлар җыю белән генә шөгыльләнә кебек тоела, дип төрттерде депутат Вәлиев, проблемаларның чишелмәвенә басым ясап. Әлеге проблемаларны бергәләп хәл итү өчен, мэр аңа шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары вазифасын тәкъдим итте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр җитәкчелегенең еллык эшчәнлеген тулаем алганда уңай бәяләде. Без зур игътибарны икътисадка юнәлтергә, ул үсеш кичерергә тиеш, диде Президент. Балалар бакчасы проблемасын хәл итү өчен, республика бюджетыннан 3 млрд, ә федераль үзәктән 2 млрд сумнан артык акча бүленәчәк. Балалар уен мәйданчыкларын да кертеп, ишегалларын төзекләндерүгә 500 млн сум тотылачак.
Казан мәгариф, белем бирүнең сыйфаты буенча унынчы урында торырга тиеш түгел, дип белдерде Президент. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә дә беренчел звенода проблемалар бар.
Халык белән очрашырга кирәк, бу һәрвакытта да күңелле булмаска мөмкин, әмма ул мөһим, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Президент, аннары, уңышларга ирешкән шәхесләргә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading