Республикада 956 муниципаль берәмлек бар, кичә узган унынчы съездга 955еннән җирлек башлыклары һәм вәкилләр килде. Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров кадрлар мәсьәләсенең кискен булуын белдерде.
Биш елда шәһәр һәм авыл башлыкларының 50 проценты алышынган икән. Әйтик, Менделеевск районында 15 муниципаль берәмлек башлыгының 13е эшен ташлап киткән. Минсәгыйть Шакиров әйтүенчә, шәһәр һәм район җитәкчеләре еш кына, авыл җирлекләре башлыклары сүлпән эшли, дип зарлана. Юкса, аларга матди яктан гына түгел, рухи яктан да ярдәм итеп торалар. "Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медале белән инде 265 кеше бүләкләнгән. Җирлек башлыкларына машиналар да бирәләр. Сүз уңаеннан, кичә 100 яңа машина һәм автобустан ачкычлар тапшырылды.
Кадрлар мәсьәләсеннән соң азык-төлек темасы телгә алынды.
- Владимир Путин 2020 елга эчке базарны тулысынча үзебезнең азык-төлек белән тәэмин итү бурычы куйды. Республикабыз ил күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча әйдәп баручы төбәк. 2016 елда авыл хезмәтчәннәре өчен кулай закон эшләп китеп, Татарстанда шәхси-ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Җирлек башлыклары, актив кешеләр табып, аларга эшләрен алып бару өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш, - диде Минсәгыйть Шакиров.
Чыгыш ясаучыларның күбесе үзсалым программасының авылдагы күп кенә мәсьәләләрне чишүдә бик үтемле чара икәнлеген таныды. 2013 елда үзара салым референдумында - 93 җирлек, 2014 елда - 655 җирлек, ә быел 745 җирлек катнашкан. Бер кеше уртача 250 сум биреп, быел барлыгы 111 миллион сум җыелган. Нәтиҗәдә, бюджеттагы акчалар белән бергә җирлекләргә 550 миллион сум җибәрелгән. Күпчелеге төзекләндерүгә тотылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, үзара салым республика бюджеты өчен чыгымлы. Шәһәр җирендәге күп кенә өлкәләрдә система җайга салынган булса, авыл җирендә эшлисе эшләр байтак. Шуңа да әлеге чара, беренче чиратта, халыкны үз тирә-ягындагы проблемаларны хәл итәргә җәлеп итү максаты белән эшләнгән.
- Без үзара салым программасын туктатмыйбыз, әмма киңәйтү өчен, бөтен нәрсәне исәпләп чыгарырга кирәк. Кеше үз акчасын бирә һәм шул ук вакытта нәтиҗә дә таләп итә. Шуңа да акча кирәкле эшкә генә тотыла, - диде Президент.
Актаныш районы Яңа Әлем җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова урындагы җитәкчеләрнең роле зур булуы турында әйтте.
- Татарда мал хуҗасына охшый, дигән мәкаль бар. Җирле үзидарә органнарын бүген хуҗа дип атасак, халыкның матди, сәяси, психологик халәте җирле үзидарәнең эшчәнлек дәрәҗәсенә тәңгәл килә. Яхшы яшәр өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган, - диде ул.
Яңа Әлем җирлегендә 1504 кеше яши, шуларның - 320се балалар. Гаилә фермалары, кирпеч заводы, автосервис, пластик тәрәзәләр җитештерү, такта ярдыру, икмәк пешерү цехлары эшли, умартачылар да күп.
- Халыкны авылда тоту, киләчәге булсын өчен, су, газ, юл проблемаларын чишү зарур. Безнең өчен иң зур ярдәм - үзара салым, авылыбызда 2014 елда халыктан 196 мең сум җыелып, республика казнасыннан 781 мең кайтты. Шул акчага Җиңүнең 70 еллыгына Иске Әлемдә яңа һәйкәл салынды, Яңа Әлемдә һәйкәлгә капиталь ремонт үткәрелде, - дип сөйләде җирлек башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында күпләрнең эчен пошырган килмешәкләр темасын да читләтеп үтмәде.
- Мигрантлар арасында радикаль күзаллаулар тарату очраклары ачыклана. Авыл һәм шәһәрләрдә кемнәр яшәвен, ни белән шөгыльләнүен белеп торырга кирәк, безгә милләт һәм динара дуслыкны саклау мөһим, - дип җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итте Президент.
Комментарийлар