16+

«Шәһәр халкының 1/4 өлеше үз идарәче компанияләре эшчәнлеге турында хәбәрдар түгел»

8 ел эчендә Казанда 2026 йорт яңартылган.

«Шәһәр халкының 1/4 өлеше үз идарәче компанияләре эшчәнлеге турында хәбәрдар түгел»

8 ел эчендә Казанда 2026 йорт яңартылган.

Соңгы биш елда Казанның 3500 ишегалды икенче сулыш "өрелгән", 356сында спорт тренажерлары куелган, йорт тирәләренә 31,5 мең агач, 12 мең куак һәм 1 миллион чәчәк утыртылган. Казан ратушасында узган Казан шәһәр Думасының IX сессиясендә шәһәр башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шундый саннар китерде. Казанда коммуналь инфраструктура системасы һәм торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын яхшырту турындагы докладында ул Казанның йортларны капиталь төзекләндерү күләме буенча Россия төбәкләре арасында лидер булуын билгеләп үтте. Сигез ел эчендә программа нигезендә 2026 йорт яңартылган, бу - шәһәрнең өчтән бер өлеше дигән сүз. Инвестицияләр күләме - 12,62 миллиард сум.



Белгәнегезчә, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатыннан идарәче компанияләр лицензия алырга тиеш булдылар.

- 2015 елда 107 идарәче компания лицензия алу процедурасын үтте. 854е лицензия алды, 3есенә бирелмәде, тагын 3есе үзләре баш тартты. Бүген идарәче компанияләр эшчәнлеген "Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы", "Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык мониторингы", "Ачык Казан" электрон ресурслары ярдәмендә күзәтеп була. Әмма әлеге системага үз эченә 1300 йортны алган 530 идарәче компания, торак милекчеләре ширкәте теркәлмәгән. Димәк, шәһәр халкының 1/4 өлеше үз идарәче компанияләре эшчәнлеге турында хәбәрдар түгел. Моңа юл куярга ярамый, закон буенча чаралар күрергә кирәк, - ди ул.

Искәндәр Гыйниятуллин торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшләүчеләр өчен укулар оештырылуын, 7423 кешенең квалификациясен күтәрүен, йорт буенча җаваплыларның да махсус курслар үтүен ассызыклады.

Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе ләм кырларын яндыру заводы төзү өчен 2 милилард сум акча кирәк булуын да хәбәр итте. Әлеге завод экологияне саклап калырга ярдәм итәчәк. Докладчы инженерлык челтәре белән бәйле проблемаларны, шәһәр бистәләренең су белән начар тәэмин ителүен дә атап үтте.

Казан мэры Илсур Метшин инженерлык челтәрләре проблемасын хәл итү өчен, капиталь ремонт программасы кебек үк, федераль программа кирәклеген билгеләп үтте.



Фото: metshin.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading