30 август - Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган мәдәни программа башкала районнарының ишегалды бәйрәмнәре белән башланып китәчәк.
Скопировать ссылку
30 август - Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган мәдәни программа башкала районнарының ишегалды бәйрәмнәре белән башланып китәчәк.
«Казан» халыкара ипподромында Татарстан Республикасы Президенты призына ат чабышлары 15.00 сәгатьтә башлана.
«Казан-Арена» стадионы каршындагы мәйданда 12.00 сәгатьтә Казан гарнизоны патриотик концерт бирә. Программаны 15.00-18.00 сәгатьләрдә татар эстрадасы йолдызлары дәвам итә. Кичен 18.00 сәгатьтә яшьләр өчен концерт программасы башлана. Анда «Созвездие» һәм «Студентлар язы» иҗат фестивальләрендә җиңүчеләр чыгыш ясаячак. Аннан соң «Сильфред Эвальдович» ансамбле, «Прогульщики» һәм «А-Студио» төркемнәре, танылган җырчы һәм композитор Юрий Антонов та сәхнә тотачак.
Игенчеләр сарае каршында 20.00 сәгатьтә «Казан көзе» бишенче халыкара опера фестивале узачак. Татарстан дәүләт симфоник оркестры катнашында опера осталары Полина Пастирчак, Сергей Скороходов, Андрей Жилиховский җырлаячак.
Комментарийлар