Шәһри Казан

Шәһәр үзәген Автопаркинг коткарыр

Меңьеллык тарихка ия шәһәрләрнең берсенең дә үзәк урамнары бүгенге автотранспорт ташкынын күтәрә алмый. Европа илләрендә инде дистә еллап элек үк шәһәр эчендә һәм шәһәргә керү чикләрендә автопаркинглар төзеп, бу мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышалар.

Казанда 2013 елда узачак Студентларның халыкара җәйге Универсиадасы автопаркинглар төзелешен дә тизләтеп җибәрде. Шәһәр үзәгендә, аерым алганда Тукай мәйданы тирәсендә, автомобиль куеп тору мөмкинлеге тулысынча беткән иде инде. Ниһаять, Островский урамында «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыятенең административ бинасы белән Меңьеллык паркы арасындагы җир кишәрлегендә автопаркинг төзүгә керешелде. Төзелешнең заказчысы - энергия җитештерү белән шөгыльләнә торган «Генерирующая компания» ачык акционерлык җәмгыяте. Корылма сызымын «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе әзерләгән. Төзелешкә Казанның «Грань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коллективы алынган. Автопаркингның бер каты җир астында һәм тагын берничә каты җир өстендә булачак. «Туфрак ишелүләрне чикләү өчен, субайлар кагу белән мәшгульбез. Шуннан соң чокыр казуга керешәбез. Төзелешне 2012 елның декабрендә тәмамлау бурычы йөкләнде», - дип аңлатма бирде «Грань» вәкиле. Шәһәрнең экологик чисталыгын кайгырту да игътибарга лаек. Төзелеш мәйданына килгән-киткән йөк машиналарының тәгәрмәчләрен юдырту өчен автоюдырткыч көйләү бара.
Островский урамындагы юл читләренә, «Татэнерго» бинасы янына тыгылышкан транспорт чаралары киләсе елда яңа автопаркингка күчкәч, җәяүлеләр генә түгел, Габдулла Тукай һәйкәле дә «иркен сулап» куяр, шәт.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    544
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    454
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    340
    0
    0
Ночной режим