16+

«Шәһри Казан» десанты «Безнең авыл-2» бәйгесендә җиңгән Тукай районының Биклән авылында кунакта булды (ФОТОЛАР)

«Шәһри Казан» газетасы оештырган «Безнең авыл-2» бәйгесендә җиңү яулаган ике авылның берсе - Тукай районының Биклән авылында кунакта булдык.

Бәйгенең тавыш бирү этабында элемтәгә чыккан Рәзинә ханым Сәетгәрәева: "Сеңелем, авыл халкы бәрәңге утыртырга чыкмый, көне-төне тавыш бирү белән мәшгуль", - дигән иде. Әлеге бердәм авылны күрәсе килү һәм вәгъдәбезне үтәү максатыннан без юлга кузгалдык.

Бикләнлеләр бик киеренке бәйгедә 9080 тавыш җыеп, беренчелекне алганнар иде. Очрашуга Алмаз Хәмзин, Дәниф Шәрәфетдинов, Равил Галиев, Айсылу Габдинова, Марат Фәйрушин һәм "Шәһри Казан" журналистлары барды. Безне зурлап каршы алдылар, бик җылы, ихлас очрашудан ләззәт алып, кайтыр юлга чыктык.

Әлеге сәяхәтебез турында алдагы көннәрдә тулырак язарбыз, ә бүгенгә фотолар белән хозурлана торыгыз.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading