16+

«Шәһри Казан» «Ел хәйриячесе-2016» бәйгесе җиңүчесе булды

«Шәһри Казан» «Ел хәйриячесе-2016» бәйгесе җиңүчесе булды

Бүген «Пирамида» концертлар залында «Ел Хәйриячесе 2016» республика бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Алар арасында "Массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә җиңү яулаган "Шәһри Казан" газетасы да булу үзе бер сөенеч һәм горурлык.

- Соңгы вакытта без коллегаларым-журналистлар белән массакүләм мәгълүмат чараларына ышаныч турында күп сөйләшәбез. Бу бик мөһим, чөнки әгәр журналист сүзенә ышаныч булмаса, безнең барлык акыл, физик, матди, рухи көч сарыф итүебез бушка булыр иде. Хәйриячелек белән шөгыльләнү дә, бу эшләрне яктырту да безнең профессиягә намуслылык өсти. Шушы матур бәйгедә журналистларга багышланган номинация булуына бик шатмын, - диде массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен котлап, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading