Мәскәүдән кайткан туганыма Казан мунчасын күрсәтергә теләп, 3нче шәһәр мунчасына алып барган идем. Оятка калдым. Булдыклы кешенең хайван абзары да бу мунчадан уңайрак.
Ишекләр ябылмый, чүпрәк бәйләп тә ябып караганнар, ишектә зур ярыклар. Бәдрәфенә түгел, юыну бүлмәсенә керергә дә чиркандыра. Мунча эзләп, Җиңү проспектындагы «Дельфин» җәмәгать мунчасына да барып карадык. Анда да салкын, чишенү залының ике башы да ачык, җил уйнап тора, кайткач, икебез дә авырдык.
Бассейн, сауна, спорт заллары булган мунчалар күп бездә. Тик анда, меңәр сум түләп, гади пенсионер йөри алмый бит. Мәктәп, сырхауханәләр, клубларны төзекләндерү буенча дәүләт программалары эшли. Мунчаларны ремонтлау буенча да берәр программа кертергә кирәк дип уйлыйм. Шәһәр кешесе өчен мунча бик мөһим. Пенсионерлар, гади халык өчен арзанлы, чиста, җылы мунчалар төзесеннәр иде. Әлфия Хисамова, Казан.
Салих Сәйдәшев биредә юынган
Әлеге хат эзеннән без 3нче җәмәгать мунчасына киттек. Ул Казанның үзәгендә үк, Зур Кызыл урамында урнашкан. Гадәти көннәрдә пенсионерларга ташламалар булса, ял көннәрендә бөтен кешегә бер бәя – 210 сум. Бер билет белән көне буе мунчада юынырга була, вакыты чикләнмәгән. Коридор тулы гөлләр – тәрәзә төпләрендә, идәндә, өстәлдә дә. Стенада, зур хәрефләр белән: «Зинһар, чәчәкләргә тимәгез, урланган чәчәкләр сезгә дә, якыннарыгызга да бәхет китермәс. Үзегез үстермәгән гөлләрне урлау өчен үлем җәзасы каралган», – дигән шомлы язулар эленгән.
Кассада билет сатучы хатын гаҗәпләнүемне күреп кул гына селтәп: «Барыбер урлыйлар инде, нәрсә язсаң да», – дип куйды. Мунчаның беренче катында бассейнлы, үзенә күрә веб-юыну бүлмәсе бар. Анысында юыну 700 сум тора. Ул бүлмәдә үзең генә юынырга була. Яшьләрнең күбесе шунысына килә икән. Ә җәмәгать мунчасында, гадәттә, пенсионерлар юына. Совет заманында монда су буе чират җыела торган булган. Ул Казанда иң әйбәт мунчалардан саналган. Бөек композитор Салих Сәйдәшев үзе монда юынган, ди. Опера театры янында урнашкан булгангадырмы, артистлар да еш килгән. Татар җырчысы Габдулла Рәхимкуловның мунчага бирегә йөргәнен дә хәтерли өлкәннәр.
Мунчада бөтен җирдән искелек бөркелә. Кассир хатын да моны яшерми.
– Борынгы Даниловский мунчасы бит бу. Ялгышмасам, 1876 елларда төзелгән. Монда солдатлар юынган. Аскы катта ат абзары булган, диләр. Сез ремонт юклыкка игътибар итмәгез, рәхәтлек алырга тырышыгыз. Чабыну бүлмәсе бик әйбәт монда, душы да шәп, суның басымы көчле, массаж да кирәк түгел, – дип кертеп җибәрде.
Җәмәгать, мондый мунча күргәнем юк иде! Кеше ничек юына икән монда?! Чишенергә дә куркып басып торам. Кайсы шкаф буш, киемнәреңне шунда эләргә була. Дөрес, тәҗрибә туплап өлгергән әбиләр: «Шкафка киемнәреңне куйма. Анда тараканнар йөри, ияреп кайтмасын, урындыкта гына калдыр, берәү дә тими», – дип кисәтте. Гадәттә, мунчаларда шкафлар махсус браслет ярдәмендә ачыла. Ә монда браслет түгел, ачкычы да юк, бикләнмиләр. Кассир хатын: «Кыйммәтле әйберләрегез булса, телефонмы, акчамы, кассада калдырсагыз яхшырак», – дип кисәткән иде. Селфи ясыйм дигән булып, телефонны бирмәдем. Минем юыну бүлмәсенә эчке кием өстеннән сөлге урап, җитмәсә телефон тотып керүмне күргәч, күбесе сәерсенеп карады. Мунчада фотога төшүче булмаган, күрәсең.
Юыну бүлмәсе зур, түшәме дә биек, бина борынгы архитектура стилендә эшләнгән. Пычрак дип әйтә алмыйм. Кассир хатын идәнне гел сөртеп тора. Тик менә түшәмдәге купкан штукатур, яшелләнеп беткән стеналар, күгәргән краннар, гөмбәчек белән капланган тәрәзә төпләре укшыта. Моны сүз белән генә аңлатып та булмый, күрергә кирәк...
«Кеше көлдермә! Килгәнсең икән – юын!»
Телефонның экраны парлана башлагач, чишенү бүлмәсенә киредән чыгам. Монда ике татар хатыны, кызып-кызып, җитен маеның файдасы турында сөйләшә. Мунчага атна саен киләләр икән. Максим Горький урамында яшиләр.
– Юл аркылы гына булгач, гел шушында киләбез. Искегә иске инде, аның каравы якын, бер билет белән теләгән кадәр юынырга була. Ирем йөрми мунчага, мине дә ачулана. Авыру ияртеп кайтырсың, ди. Ә минем үз табагым, үз мунчалам, берни булмый. Монда кайбер әбиләр иртә белән киләләр, үзләре белән ашарга алалар, кичкә кадәр утыралар, – ди Зөлфия ханым.
Аңа иптәше Гуля апа да кушыла:
– Ремонт ясасалар, уңайлы шартлар тудырылса, бәясе кыйммәтләнергә мөмкин. Гади халык йөри дә алмас. Без пенсионерлар бит инде, җитешсезлекләрне күз күрми – ияләштек. Су торбасы шартлап өч ай тирәсе мунча эшләми торды, нишләргә белмәдек. Шәһәр үзәгендә башка мунчалар юк бит. Киров районындагы яңа мунчага да барып карадык, анда матур. Гаиләбездән биш кеше барабыз, юлга шактый акча китә, ә монда җәяү йөрибез.
Тәнемә бер тамчы да су тидермичә бер сәгать арлы-бирле йөрүемне күреп, яңа танышым Зөлфия апа көчләп диярлек чабыну бүлмәсенә алып керде.
– Син минем әни кебек. Аны авылдан Казанга яшәргә алып килгәч тә мунчага барырга үгетли башладым. Тәки бармады, бөтен кеше бер җирдә чыпырдап яту эшмени, дип аптырый иде. Син дә авыл мунчасында иркәләнеп беткәнсең, кеше көлдермә инде, килгәнсең бит – юын! – дип ачуланып та алды әле.
Чишенү бүлмәсендә чәч киптерә торган фен да бар. Тикшереп карадым – эшли. Тик тота торган урынын берничә тапкыр изолента белән чорнап куйганнар. Розеткалар, ут сүндергечләре дә куркыта.
Мунча бар да, юк та
Ниһаять, барысына да җиңел парлар теләп, мунчадан чыктым. Касса янындагы элмә тактага күзем төште. «Хөрмәтле мунча керүчеләр, милеккә (өстәлләр, краннарга) зыян китергән өчен, сез җаваплы, 500 сум штраф каралган», дип язылган. Ирексездән елмаям, зыян китерерлек милке булса икән әле аның. Кассир хатын, битемнең дә кызармаганын күреп, үзен гаепле хис иткәндәй, миңа башка мунчага барырга киңәш итте. Шәһәрдәге танылган мунча исемнәрен санап китте.
– Казанда мунчалар аз түгел анысы. Берсе дә муниципалитетка карамый. Җиде җәмәгать мунчасы – «Комбытсервис» җәмгыяте карамагында, калганнары – бизнесменнар кулында. Хәер, алары юынудан бигрәк, күңел ачу урынына әйләнеп бара. Авыл тибындагылары, сауналы, джаккузилы, бассейнлылары, хәтта кирәк урынга килеп хезмәт күрсәтә торган тәгәрмәчле вагон-мунчалар да бар. Туган көннәрне, табыннар әзерләп, мунчада үткәрәләр. Кайбер мунчалар төне буе эшли. Махсус «Төнге кунаклар» дигән тарифлар тәкъдим итәләр. Әлбәттә инде, төне буе юынмый монда кеше. Махсус шоу программа буенча күңел ача: массаж, сыра, стриптиз... Мондый мунчалар – отышлы бизнес. Тик җәмәгать мунчалары белән хәл башкачарак. Гади халык юрганына карап аяк суза. Ул атна саен кыйммәтле мунчага бара алмый, бәяләре 200 сумлык, еллар буе ремонт көткән иске мунчаларга йөрергә мәҗбүр.
Екатерина Носкова, «Комбытсервис» ачык акционерлык җәмгыяте юристы:
– Безнең карамакта җиде җәмәгать мунчасы исәпләнә. Без дәүләттән акча алмыйбыз, мунчалар үз бюджетыбыздан чыгып төзекләндерелә. Кызганыч, җәмәгать мунчалары – керем китерми торган тармак. Коммуналь хезмәтләр өчен күп түләргә туры килә, ә билет бәяләре арзан. Хакын арттырып та булмый, чөнки төп кулланучыбыз – гади пенсионерлар. Шуңа да, мөмкинлек булган саен, мунчаларны аз-азлап ремонтларга тырышабыз. Хәзер 5енче мунчада ремонт эшләре бара. 3нче мунчаны быел төзекләндереп булмый, әмма ремонт ясау планда. Быел җәй анда су торбаларын төзекләндерделәр.
Автор фотолары
Комментарийлар
0
0
Бик аяныч хэл! Яна Савин районында бер мунча юк. Лаврентьева урамында тозегэн иделэр берничэ ел элек. Тик нигэдер ачмадылар ул мунчаны. Адоратский урамында да тозеп куйдылар. Соенеп анда йори башлаган идек. Аны да ябып куйдылар узган ел. Гади халык очен беркем кайгырмый. Турэлэрнен уз мунчалары бар бит. Нэрсэгэ аларга халык очен кайгырырга!
0
0