16+

«Шулай булыр дип кем уйлаган?» – «ШК» хәбәрчесе кош гриппы ачыкланган Буа районында булып кайтты

Инфекция учаклары табылган районнар исемлегенә узган атна ахырында Буа районы да өстәлде. Барысын да үз күзләребез белән күреп кайтыр өчен без Буа районына юл тоттык.

«Шулай булыр дип кем уйлаган?» – «ШК» хәбәрчесе кош гриппы ачыкланган Буа районында булып кайтты

Инфекция учаклары табылган районнар исемлегенә узган атна ахырында Буа районы да өстәлде. Барысын да үз күзләребез белән күреп кайтыр өчен без Буа районына юл тоттык.

Мәгълүм булганча, бу атнада кош гриппы буенча Татарстанның биш районында (Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч) рәсми рәвештә карантин игълан ителде.

Инфекция учаклары табылган районнар исемлегенә узган атна ахырында Буа районы да өстәлде. Биредәге Ташкичү, Түбән Наратбаш һәм Вольный Стан авылларында әлеге авыру йоктырган кош-кортлар үлүе билгеле булды. Барысын да үз күзләребез белән күреп кайтыр өчен без Буа районына юл тоттык.

“Барлык йөртүче дә хәлнең кискенлеген аңлый”

Беренче тукталышыбыз Чувашия Республикасы чигендәге Буа - Яльчик юлында урнашкан ветеринар-полиция посты булды. Буа районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Булат Шәкүров әйтүенчә, ул 16 июльдә эшли башлаган.

- Чувашиядә кош гриппы ачыклану белән үк, Буа районы башлыгы Марат Җәббаров җитәкчелегендә гадәттән тыш хәл комиссиясен төзедек. Анда барлык авыл җирлеге башлыклары, кошчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре, күпләп кош асраучы шәхси хуҗалыклар чакырылды. Нәтиҗәдә, 16 июльдә ветеринар-полиция постын булдыру турында карар кабул иттек, – диде ул безгә.

Биредә күрше республикадан кергән барлык машиналарны да туктатып, ярамаган продукция (тере кош-корт, тавык ите, йомырка) алып кермәүләрен тикшерәләр. Аннан соң барлык транспорт чаралары йогышсызландыра торган эретмә сиптерелгән агач чүбе (опилка) түшәлгән юлдан уза. Йөк машиналарының тәгәрмәчләрен өстәмә рәвештә орбицид белән эшкәртәләр. Моннан тыш, кайчандыр кош-корт саткан, ит ташыган җиңел машиналарның да тәгәрмәчләре махсус эретмә белән эшкәртелә. Шуннан соң гына аларга рөхсәт кәгазе бирелә.   

Дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас районы территориаль бүлеге  инспекторы Зөфәр Мәҗитов сөйләвенчә, әлеге пост тәүлек буена эшли. Шушы вакыт эчендә 500гә якын авыр йөк машинасы эшкәртелгән. Без постта булган арада гына да белгечләр биш-алты зур транспорт чарасын, уннан артык җиңел машинаны тикшерделәр. Инспектор әйтүенчә, әлеге кадәр тикшерү узудан баш тарткан кешеләр булмаган. Без барында да канәгатьсезлек белдергән йөртүчеләр очрамады.  
 
– Барысы да хәлнең кискенлеген аңлый, чөнки авыру бик җитди, – ди Зөфәр Мәҗитов. – Кош-корт, продукция сату белән шөгыльләнгән кешеләр бу пост барлыгыннан хәбәрдар инде. Шуңа күрә Чувашиядан чыгып та тормый.


 
Булат Шәкүров әйтүенчә, әлеге вакытта Буа базарларында тере кош-корт, продукция сату туктатылган. Ә авыру ачыкланган хуҗалыклардагы барлык кош-корт юк ителгән, алар торган урыннарга дезинфекция ясалган.  

– Халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Кош-кортларны гел күзәтеп торырга кирәк. Нормадан тайпылыш күзәтелсә, ветеринар станцияга хәбәр итәргә кирәк, – ди Зөфәр Мәҗитов.    

“Кеше башына хәсрәт төшмәсен дип телибез”

Бүгенге көндә Буа районында кош гриппының дүрт очрагы ачыкланган. Беренчесе 20 июльдә Ташкичү авылында расланган. “ШК” хәбәрчесе дә әлеге авылга барып, зыян күргән гаилә белән очрашты.


Хуҗабикә Резидә Хәйбуллова безне: “Бу кош гриппы безне бик кызык итте бит әле. Шулай булыр дип кем уйлаган. Гомер күрелмәгән хәл бит”, – дип каршы алды.  
– Ике атна элек 25 тавык өстенә егерме үрдәк сатып алган идем. Сатучылар машина белән капка төбенә килеп туктагач, бер үрдәкне 180 сумнан чыгып алдым. Улым “кирәкми” дип тә әйткән иде, югыйсә. Үрдәкләре бик матур, дип кызыгып алдым, – диде.   
Хуҗабикәдән кошларның каян китерелгән булуы турында сорашабыз. Ул күпчелек авыл халкына хас самимилек, ышанучанлык белән:

– Каян китереп сатуларын белмим, чөнки сорап та тормадым. Документларын да карап торыш юк бит инде. Йөгереп чыктым да, төяп алып кердем. Моңа кадәр андый-мондый хәбәр ишеткәнем булмады бит. Ишетелсә, кызыксынган, сорашкан, шикләнгән булыр идем, югыйсә, – диде.
Ә беркөнне тавыкларын сарайдан чыгарыйм дип ишекләрен ачып җибәргәч, ике кошның үлгәнен күргән.

– Тавык тик торганнан гына тәгәрәп үлми бит инде. Төсләре дә шикле, матур түгел иде. Бу вакытта инде күрше республикада авыру чыкканлыгы турында да ишеттек. Шуңа күрә тиз арада ветеринария бүлегенә барып, хәлне сөйләп бирдем. Аннан кайтуга тагын берсе үлде, кичкә дүртенчесе авырый башлаган иде. Шуннан соң үзебезнең авыл ветеринарлары Буага шалтыраттылар, тавык гәүдәләрен анализ аларга алып киттеләр. Кич белән районнан “сездә кош гриппы” дип килеп тә җиттеләр. Хуҗалыкта булган барлык кош-кортларны төяп алып киттеләр дә, яндырдылар. Сарайларга дезинфекция ясадылар, йорт саен йөреп, халык белән сөйләштеләр, брошюралар тараттылар, – диде Резидә ханым.  


        
Авылда башка кешеләрнең кошларына авыру йокмаган үзе. Ул көнне үрдәкне  Резидә апа гына алган, күрәсең.
Тавыкларыбыз урамга чыгып йөрми иде. Үрдәкләр дә ишегалдында гына торды. Бер як күршеләребез шулай ук кош-кортларын чыгарып йөртми, икенчеләрендә бөтенләй берни дә юк, – диде ул.

Әлеге күңелсез хәл Резидә апаның кәефен бик нык төшергән.
– Бу хәбәрне ишеткәч, хисләрне әйтеп-аңлата торган булмады. Уңайсыз да, куркыныч та булды, әлбәттә. Үзебезгә йогышлы авыру булмаса ярар иде, дип тә шикләндек. Ярый әле, кешегә зыяны юк, дип тынычландырдылар. Соңрак Ходай Тәгалә моннан авыррак сынаулар бирмәсен, кеше башына хәсрәт төшмәсен, дип теләдем. Тавыкларым өйдә чыккан иде, шулар бик кызганыч, – диде ул моңсу гына елмаеп.   


Әлегә хуҗалыкка күпме зыян килгәнен дә төгәл генә исәп-санап караганнары юк икән.
– Шуннан бирле тәмам башым әйләнде. Олы малларыбыз да юк. Кош-кортлар гына тота идек. Менә хәзер бер нәрсәбез дә калмады, тик барыбер быел башка кош-корт алмыйм инде. Башка елларны бройлер да асрый идем, быел гына алмаган идем. Беркайчан да мондый хәл белән очрашкан юк иде. Кайдадыр кош гриппы чыккан икән, дип телевизордан карап кына белә идек. Шуңа күрә урамга китереп сатучылардан алган вакытта, бик сак, игътибарлы булырга, документларын карарга кирәк икән шул, - дип киңәш бирде ул. Бер тапкыр авыз пешкәч, икенчесендә менә шулай өреп кабарга өйрәнәбез шул барыбыз да.

“Ел саен бер үк кешедән алабыз

Вольный Стан авылында кош гриппының ике очрагы ачыкланган. Авыру әлеге дә баягы урамда сатып алынган үрәкләрдән йоккан. Шушында Рәмзия Сафиуллина әйтүенчә, егерме үрдәкне ул 5 июльдә сатып алган булган. Шулай ук 180 сумнан.
– Кинәт кенә тавыкларым күпләп үлә башлады. Башта – өч-дүрт, яңадан биш-алтылап үлде. Тавыклар кырылса да, үрдәкләр үлмәде. Шуңа күрә аны-моны уйламадым, нәрсәдән үлә икән соң болар, дип уйлап йөрдем. Авыл Советына да ике көннән соң гына хәбәр иттем. Анализлар алгач, кош гриппы икәнлеге ачыкланды. Шуннан соң барлык кош-кортларны алып китеп, юк иттеләр, – диде Рәмзия Сафиуллина.
Аларның хуҗалыгында әтәч белән бергә 23 тавык булган. Аларын өченче елны  250 сумнан алган булганнар.

– Алып чыгып киткәндә кызганыч булды инде. Ашатып, тәрбияләп тордым бит мин аларны. Сатып алганда документларны сорамаган идем шул. Кем килә, шуңардан сатып алабыз бит. Бу кешедән беренче тапкыр гына сатып алуыбыз түгел, ел саен аннан ала идек. Аларның Чувашиядан килгәннәрен беләбез. Маллар асрамыйбыз, шул тавык, үрдәкләр үстерә идек. Менә хәзер бернисез калдык инде. Әлегә кабат сатып алырга да ярамый бит әле, – диде зыян күргән хуҗабикә.       

Белгечләр тагын бер кат авыру билгеләре турында кисәтә:

– Йокымсырау, кикрикләре зәңгәрләнү, йомырка салудан туктау, сулыш алу юллары һәм ашказаны-эчәк трактына зыян килү, авыру эләктергән кош башын әйләндерә, муеннары кәкрәя.

Һәм киңәшләрен җиткерә:

Йорт кошлары белән кыргый кошлар арасында элемтә булырга тиеш түгел.
 Кош ризыгын ачык урында калдырмаска кирәк.

Ветеринар табибларның рөхсәтеннән башка кош-корт сатып алмаска.

Авыл җирлеге башлыклары авылларга кош-корт сатучыларны кертергә тиеш түгел.    

 

Буа

Алсу Нуруллина фотолары

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading