16+

Шушы матурлыкка да кул сузучылар бар

Татарстанда санитар чистарту икеайлыгы тәмамланды. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Икеайлык узса да, Казанда санитар чистарту буенча җәйге марафон дәвам итәчәк», - дип белдерде.

Шушы матурлыкка да кул сузучылар бар

Татарстанда санитар чистарту икеайлыгы тәмамланды. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Икеайлык узса да, Казанда санитар чистарту буенча җәйге марафон дәвам итәчәк», - дип белдерде.

Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, полигоннарга 289 мең куб.метр төрле чүп-чар чыгарылган, 19,7 миллион квадрат метр юл өслеге, 16 миллион квадрат метр яшел зона җыештырылган. «Казанның 127 паркы, бакчасы һәм скверы тәртипкә китерелде. 8 мең зур агач, 19,3 мең куак утыртылды», - диде Игорь Куляжев. Санитар чистарту чараларында 169 мең кеше катнашкан. Мэр Илсур Метшин шәһәр биләмәләрен җыештыруда эшләгән мәктәпләр, техникумнар, ВУЗлар, предприятиеләр адресына рәхмәт әйтте.
Казанда быел 5 миллион чәчәк утыртылачак. Болактагы, Г.Камал театры каршындагы, Меңьеллык паркындагы һәм Яшьләр үзәге тукталышындагы фонтаннар 1 июньнән эшли башлады. Болактагы фонтаннарның кайбер детальләрен урларга да өлгергәннәр инде. Корылмаларны саклау чаралары көчәйтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading