16+

Синнән нәрсә көтәргә?

Елан елы белән дә хушлаштык. Быелгы елыбызда безне зәңгәр агач ат озатып барачак. Яңа елдан һәрберебез ниндидер могҗиза, күңелле вакыйгалар, хәбәрләр көтә. Бу ел нәрсәләре белән истә калыр, ул ничек узар - астрологлар тәкъдим иткән 2014 елның йолдызнамәсе белән без дә танышыйк әле.

Синнән нәрсә көтәргә?

Елан елы белән дә хушлаштык. Быелгы елыбызда безне зәңгәр агач ат озатып барачак. Яңа елдан һәрберебез ниндидер могҗиза, күңелле вакыйгалар, хәбәрләр көтә. Бу ел нәрсәләре белән истә калыр, ул ничек узар - астрологлар тәкъдим иткән 2014 елның йолдызнамәсе белән без дә танышыйк әле.

Кучкар. Зәңгәр агач ат елында алар үзләрен яратырга тиеш. Урын алыштыру яхшы булыр иде. Йомшак ком, дулкыннар шавы, диңгез җиле - быел Сезгә шуны тоярга кирәк. Профессиональ өлкәдә ел тыныч узар. Авырлыклар да булмый калмас, билгеле, әмма тормышта ансыз гына булмый. Аларны бик җитди дип әйтеп булмый, нигездә «кеше факторы» белән бәйләнгән булырга тиешләр. Ә моңардан качу өчен, бөтен кешегә дә ышанырга һәм беркемне дә идеаллаштырырга кирәкмәс. Сәясәт, фән һәм иҗат белән бәйле кучкарлар өчен ел аеруча уңышлы булачак. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, күп эшләргә һәм акчага да бай булырга тиешсез. Мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә тукталганда, игътибар булмаудан зарлана алмаячаксыз. Үз тиңен тапмаганнар, ниһаять, мәхәббәтләрен очратыр. Өйләнгән кучкарларның күзе читтәге кызларга да төшкәләр.
Үгезбозау. Яңа 2014 ел Сезнең өчен бигеле бер мәгънәгә ия булачак. Сәламәтлеге турында кайгыртучылар сизелерлек нәтиҗәләрен күрер. Зарарлы гадәтләрдән котылырга кирәк дигән искиткеч фикер дә киләчәк әле Сезгә. Баллы ризыклар яратканнар аеруча үҗәт булачак бу мәсьәләдә. Профессиональ эшчәнлектә төп девизыгыз - алга барырга, позицияләрне сакларга, ирешелмәслек эшләргә омтылырга. Ә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә булыр кебек. Беренче айлар авырлыклар белән истә калыр, ә алар исә нәрсәдән дә булса шикләнүегез яки куркуыгыз аркасында килеп чыгар. Үҗәтрәк булсагыз, үз көчегезгә ышансагыз, нәтиҗәләр дә яхшы булыр. Акча белән «син» дип кенә сөйләшерсез. Күпләргә төп эшчәнлек төре әйбәт кенә акчалар китерәчәк. Ат елы үгезбозауларга көчле тәэсирләр һәм эмоцияләр алып килә. Мәхәббәт Сезнең баш очыгызда гына әйләнеп йөри.
Игезәкләр. Ел башын бик шәп кәеф белән башлыйсыз. Ел хуҗасы Сезне, көчле һәм ышанычлы сыртына утыртып, бөтен чир-хасталар яныннан җилдереп кенә алып китәчәк. Хроник төр авырулардан башы чыкмаганнар да сәламәтлекләренең яхшы якка үзгәргәнен сизәр. Профессиональ эшчәнлеккә килгәндә, ел, соры гына башланып китеп, акрынлап үз җаен табачак. Җәйгә таба кышкы авырлыкларны инде онытып та куярсыз. Көзгә инде карьера баскычы буйлап үрмәләргә әзерләнегез. Астрологик фаразларга караганда, керемнәрегез бөтенләй көтелмәгән яктан киләчәк. Бу ситуациядә Сездән бары бер нәрсә генә сорала: бөтен нәрсә белән кызыксынырга һәм бөтенесенә борын тыгарга. Елыгыз романтик очрашулар һәм чәчәк бәйләмнәреннән башланыр. Тормыш алга таба үз төзәтмәләрен кертер, ә җәйгә кайбер парлар таралышыр. Тик бер нәрсәне истә тотыгыз - бу хәерлегә генә. Вакытны һәм эмоцияләрне моңа әрәм итәргә дә кирәкми. Якын-тирәгездә сезне бәхетле итә алырдай кешеләр дә юк түгел.
Кысла. Сәламәтлек ягыннан быелгы елны бик әйбәт дип булмый. Әмма авыруның «аяктан екканын» көтеп утырмасаң, профилактикасын алдан ук күрсәң, сәламәтлек белән бәйле проблемалардан качып булачак. Шулай ук ачык һавада йөрү, вакытында йокларга ятуны гадәткә кертегез. Ат елында вакыйгаларның төрлесен күрергә туры килер. Кайберләре гаҗәпләндерер, кайбере ачуыгызны китерер дигәндәй, ара-тирә Сезне ат сынап та алыр. Һәр «сынаудан» соң, премия алу яки карьера баскычыннан күтәрелү кебек сөенечле вакыйгалар да булыр. Финанс планында елның беренче яртысы тотрыклы һәм тыныч күзәтелер. Өй бюджетына керемнәр вакытында һәм тулы көенчә кереп торыр. Шәхси тормышыгыз исә бары үзегездән генә торачак. Мәхәббәтегезне табу һәм бәхеткә ирешү өчен, язмыш сезгә бөтен мөмкинлекләрне дә бирә. Бер чиктән икенче чиккә ыргылырга кирәкми - партнерыгыздан ул бирә алганнан да күбрәген таләп итмәгез.
Арыслан. Элек уйлаган уй-ниятләрегезне гамәлгә ашыру чоры. Тик әйләнә-тирәдәгеләрнең дә мәнфәгатьләре турында уйларга кирәк булыр, югыйсә, дус дигәнегез дошманнар исемлегенә күчеп куймагае. Быелның иң мөһим бурычы - яңа белем туплау, квалификацияне күтәрү булырга тиеш. Югары белем алырга, кандидатлык яки докторлык диссертациясен яклау турында уйлап йөрүчеләр өчен вакыт килеп җитте. Үз бизнесын булдырырга теләүчеләргә дә кагыла бу. Галимнәр, түрәләр, иҗади профессия кешеләренә йолдызлар бары уңышлар гына вәгъдә итә. Бу йолдызлык астында туучыларның һәрберсе үз эшеннән күпмедер дәрәҗәдә канәгатьлек алачак. Акча мәсьәләсенә килгәндә, әлеге өлкәдә кыенлыклар булыр анысы. Тискәре мизгелләр белән очрашырга туры килсә, кемне дә булса (шул ук вакытта үзегезне дә) гаепләргә кирәкми - проблема үзеннән-үзе хәл ителер, бары сабыр гына булырга тырышыгыз. Ялгызлар үз эшләре белән мәшгуль булсын, чөнки язмыш аларга күңелле сюрпризын әзерләде инде - йөрәкләрен бүлеп бирердәй кешеләре белән очрашу кирәкле көндә һәм сәгатьтә булачак.
Кыз. Туклану һәм йокы режимын сакласагыз, зарарлы гадәтләрдән баш тартсагыз, профилактикага игътибар бирсәгез, сәламәтлегегез канәгатьләнерлек булыр. Профессиональ планда барысы да уңышлы булыр һәм хәтта перспектива да көтә. Эш алыштыру да Сезнең өчен «авыртусыз» гына узар. Карьера мәсьәләсендә апрель-майның беренче яртысы аеруча уңышлы. Ә менә май ахыры-июньдә күпләрнең тормышында карьераларына кагылышлы төп вакыйга булыр дип көтелә. Җәен кәефләр яхшы торачак, чөнки матди өлкәдә уңышлар көтелгәннән дә күбрәк булачак. Кышкы чорда бер күрүдән гашыйк булуга ышанмаучылар моның нәрсә икәнен беләчәк.
Үлчәү. Сезнең өчен Ат елын уңышсыз дип әйтеп булмый. Гыйнвар һәм февраль айлары киеренке булырга охшаган. Бу чорда юридик мәсьәләләргә игътибарлы булыгыз. Елның беренче яртысы карьера киләчәгенә трамплин булып тормагае. Финанс планда тотрыклылык күзәтелә. Ялгызлар үз парларын табар. Ул, яңа танышыгыз түгел, ә элекке мәхәббәтегез дә булырга мөмкин. Парларын тапканнар исә өйләнү турында уйлана башлар. Күп кенә үлчәүләр өченче балага тәвәккәлләр.
Чаян. Йолдызлар актив тормыш рәвеше алып барырга, үзең турында күбрәк кайгыртырга киңәш итә. Ат елында туган чаяннарга сәяхәткә чыгу яхшы булыр иде, Сезнең өчен иң яхшы дару шул. Эшегездә үз өстегезгә күп алырга тырышмагыз. Аларның кайсы артык икәнен ничек аңларга соң? Бик гади - үз тоемлавың белән. Ниндидер шик булса яки эшләргә теләмисең икән, кирәкми дә. Күпләр эшен алыштырырга теләр - бу теләккә дә каршы килмәгез. Елның беренче дүрт аенда гадәттән тыш күп эшләргә туры килер. Май - сентябрь аралыгында тормышыгызны бер баскычка күтәрерлек вакыйгалар көтелә.
Укчы. Аралашу даирәгез сизелерлек үзгәрер, ул гына да түгел, башка кешеләр белән бәйләп торучы мөнәсәбәтләргә дә кагыла бу. Күптәнге, бик күптәнге дус, көтмәгәндә генә, ышанычыгызны югалтыр, ә дуслар исәбендә йөрмәүче, киресенчә, сердәшегезгә әверелеп куймагае. Холкыгыз да үзгәрер: тәҗрибә арту аркасында гына түгел, яңа идеаллар барлыкка килү белән дә аңлатыла ул. Язга карьера баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге туар. Тик уңышны пассив рәвештә түгел, ә инициатива күрсәтү, җаваплылык хисен арттыру аша гына көтәргә кирәк. Гаиләле укчыларга гайбәтләргә ышанырга кирәкми, үз парларын эзләүчеләргә «үз» кешеләрен көтәргә кирәк - ул юлыгызга һичшиксез чыгарга тиеш.
Кәҗәмөгез. 2014 ел вакыйгалары узган 2013 белән бәйле. Ул нинди дә булса яңалыгы белән түгел, ә элек планлаштырганнарны гамәлгә ашыру белән истә калачак. Карьера баскычыннан күтәрелү социаль статустагы үзгәрешләр белән бәйле булыр. Елны сак, тәкәбберлек күрсәтмичә генә башлау хәерле. Әмма бу вакытлыча - гыйнвар-март тирәләрендә генә. Алга таба теләгегезгә ирешү юлында активлык күрсәтә аласыз. Тормышның финанс ягы да күңелегезне кайтармас. Февраль, җәй башы һәм көз уртасы иң уңышлы чорлар санала. Бу вакытта, төп керемнән кала, өстәмә акча юнәтү чаралары да табылыр. Гыйнвар-февральдә буйдак егетләрнең юлына берәр чибәр туташ чыкмагае.
Сукояр. Эшегез никадәрле генә җаваплы булмасын, өй эшләре никадәрле генә өелеп тормасын, үзегезне ничек тә сакларга тырышыгыз. Профессиональ өлкәдә абруй казануга бары тик инициатива күрсәтүче, җаваплылыктан курыкмый торганнар гына өметләнә ала. Ә менә эшне тормышларында мөһим дип санамаучыларның ул элеккечә калачак. Сукоярлар өчен аналитика, технологияләр, техник уйлап табуларга караган эшчәнлек төре аеруча кызыклы булыр. Акчагыз канә-гатьләндермәсә, эшчәнлек төрен үзгәртү турында уйлап карагыз, әмма бөтенегезгә дә түгел. Ат елында мәхәббәт дулкыннарында иң шәп тибрәлүчеләр дә - сукоярлар. Игътибар җитмәүдән берегез дә зарланмас. Тормыш билгеләренә һәм ишарәләренә игътибарлы булыгыз, интуициягезне тыңлагыз - алар һәрчак хаклы булыр. Елның тагын бер үзенчәлеге - быел Сез үзегездән бик тә канәгать булырсыз.
Балык. Быел Сез, әйләнә-тирәгездә нинди генә давыллар дуласа да, тынычлыкны саклый белергә өйрәнерсез. Елны авырлыклар һәм сынауларсыз чыгарсыз дип әйтеп булмый, әмма Сездәге көч белән аларны җиңеп булачак. Җаваплы карарларны мөстәкыйль рәвештә кабул итү вакыты җитте. Яңа елда Сез аларны башка кеше җилкәсенә аудара алмассыз, хәтта бу мөмкин дә түгел. Чуалып беткән ситуацияләрне бөтен сабырлыкны җыеп, озаклап чишү дә дөньяга карашыгызны үзгәртер. Эш мәсьәләсендә иң уңышлы ай булып гыйнвар санала. Февраль һәм март финанс авырлыклары китерер кебек, сайлап алган профессиональ юлыгызның да дөреслегендә шик туар. Июньдә бернинди дә яңа әйбергә тотынмагыз. Ә менә декабрьдә Сезне зур акчалар көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading