16+

Солдат һәм сержант булу өчен, вузда уку да җитә

Элек студентлар махсус кафедралары булган югары уку йортларыннан гына хәрби билет һәм белгечлек алып чыга иде. Киләчәктә мондый мөмкинлектән барлык вуз студентлары да файдалана алачак.

Солдат һәм сержант булу өчен, вузда уку да җитә

Элек студентлар махсус кафедралары булган югары уку йортларыннан гына хәрби билет һәм белгечлек алып чыга иде. Киләчәктә мондый мөмкинлектән барлык вуз студентлары да файдалана алачак.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортындагы брифингта да сүз булды. Әлеге яңалык әзерлекле мобилизация резервы булдыруда дәүләт сәясәтенең мөһим өлеше санала. Ил Президенты Владимир Путин узган ел ахырында Федераль җыенга еллык юлламасында бу турыда бик ачык белдергән иде. «Вузларда хәрби әзерлек системасын үзгәртергә - көндезге бүлектә укучы барлык студентларга да хәрби белгечлек алу мөмкинлеге бирергә кирәк», - дигән иде ул.
Бүген Федерация Советы тарафыннан махсус кафедралары булмаган вуз студентларына да хәрби әзерлек узу мөмкинлеге бирүче закон проекты эшләнүе, документның Илбашында хуплау табуы мәгълүм.
Илнең югары уку йортларында әлеге яңа система 2014 елның 1 сентябреннән сынала башлый. Аның барышында, егетләр солдат һәм запастагы сержантлар әзерләү программасы буенча белем алачак. Солдатлар әзерләү программасы - ел ярым вакытка, сержантларныкы ике елга исәпләнгән. Теория үзләштергәннән соң, өч айлык хәрби җыеннар уздырыла. Шушы сынауларны узучыларга рядовой яки запастагы сержант дәрәҗәсе бирелә. Белгечлек алуга ук, алар резерв исемлегенә кертелә. Мондый егетләр, уку йортын тәмамлагач, армия сафларына чакырылмый, алар хәрби хезмәтне вузда уку чорында узган санала.
ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр иткәнчә, яңа уку елыннан бу системага Татарстанның да хәрби кафедралары булган ике вузы - Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник (КАИ) һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университетлары кушылачак. «Киләчәктә бу система барлык вузларның көндезге бүлектә белем алучы студентларына кагылачак, ректорлар белән сөйләштек, мәсьәләне аңлау бар. Моның өчен тиешле матди база, укытучылар составы булдырырга кирәк», - дип белдерә республиканың хәрби комиссары. Инде хәбәр ителгәнчә, вуз студентлары хәрби әзерлекне, махсус кафедралардан тыш, хәрби частька яки Оборона министрлыгының хәрби-өйрәнүләр үзәгенә килеп тә уза ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading