16+

Социаль ипотека программасы буенча быел 1843 фатирлы 60 йорт төзелгән

Республикада май аена 911мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 103 процентны тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы буенча быел 1843 фатирлы  60 йорт төзелгән

Республикада май аена 911мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 103 процентны тәшкил итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика хөкүмәте йортында узган видеоконференциядә әлеге саннарны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин китерде. Социаль ипотека программасы буенча 27 майга гомум исәптә 1843 фатирлы 60 йорт җиткезелгән. Аренда алымындагы 22 торак йорт төзелеше бара. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар өчен 44 йорт төзелә.

- Татарстан Республикасы дәүләт сатып алулары комитеты ятим балалар өчен 311 торак бина сатып алу буенча аукцион игълан итте. Әлеге торак ятим балалар, шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын тәэмин итү максатында сатып алына. Биш һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә торак сатып алуга 41 сертификат рәсмиләштерелде, - диде Ирек Фәйзуллин.

Инвестицион торак төзү программасы да дәвам итә. Бу программа кысаларында 70 йорт сафка бастыру каралган. Шәхси торак төзелешендә дә җанлылык хөкем сөрә: быел төзелергә тиешле тугыз мең йортның 3898е төгәлләнгән инде. Авыл районнарында полициянең участок вәкаләтле вәкилләренә хезмәти торак төзелеше гамәлгә ашырыла. Быелга планлаштырылган 18 административ-торак комплексының 17 сендә монтаж эшләре үткәрелә. 44 авылда клуб төзелә, 55 фельдшер-аккушерлык пунктына нигез салынган. Универсаль спорт мәйданчыклары 188 берәмлеккә артачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading