16+

Сөт бәясе ник төшә? (БЕЛГЕЧЛӘР АҢЛАТМАСЫ)

Җәйге чорда шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөт бәяләренең кимүенә халык, тешен кысып булса да, сабыр итә торган иде. Тик кыш көне сөт бәясенең шул дәрәҗәдә кинәт төшүе хәтта күпне күргән авыл агайларын да гаҗәпкә калдыра.

Сөт бәясе ник төшә? (БЕЛГЕЧЛӘР АҢЛАТМАСЫ)

Җәйге чорда шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөт бәяләренең кимүенә халык, тешен кысып булса да, сабыр итә торган иде. Тик кыш көне сөт бәясенең шул дәрәҗәдә кинәт төшүе хәтта күпне күргән авыл агайларын да гаҗәпкә калдыра.

Авырткан җир

– Гомер буе өчтән дә кимрәк сыер асраганыбыз булмады. Малкайларның башын дүрт-бишкә җиткергән чакларыбыз да бар иде, чөнки сөте, каймагы, катыгы, эремчеге үзебезнеке, дибез. Үзебездән, балалардан артканын сатабыз, әлбәттә. Сыер тоту җиңел эш түгел, шулай да моңа кадәр тырыша-тырмаша идек әле. Тик сөткә бәяләрнең һаман-һаман кимүе күңелне тәмам төшерде. Хәлләр алга таба да болай барса, сыерларны суеп сатасы булыр инде, чөнки шулкадәрле чыгым чыгарып асрауның бер мәгънәсе дә калмый, – диде безгә Әтнә районыннан Гөлшат апа Кәбирова.

Ә бит узган елларны кышкы чорда халык сөтне 25-26 сумга тапшыра торган иде. Шәхси хуҗалыкларда тир түгеп ризык табучыларның кәефләре тагын да ныграк төшәргә охшап тора, чөнки шушы тармакта эшләүчеләрнең сүзләре буенча, якын көннәрдә сөт сатып алу бәяләре тагын да арзанаерга мөмкин.

Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов әйтүенчә, хәзерге вакытта районда шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөткә түләнә торган уртача бәя 17,47 сумны тәшкил итә. (Иң кыйммәте – 19 сум, иң арзаны – 16, 50 сум).

– Сөт бәяләре кискен рәвештә төшәчәк икән, дигән сүзләр декабрь башында йөри башлаган иде инде. Айның егермеләре тирәләрендә әлеге хәбәр тәгаен әйтелде һәм 25 декабрьгә бәя төште. Гыйнвар башында да бәяләр аска тәгәрәвен дәвам итә. Мәсәлән, 18 декабрьдә сөтнең литры – 19 сум 65 тиен иде. Бүген ул – 17 сум 47 тиен. Әле бәяләр тагын да төшәчәк, дигән фаразлар бар, – диде.
 
2017 елга йомгак ясаганда, әлеге ситуациягә карата республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов та үз фикерен белдергән иде.

– Сөт җитештерү бәясе – иң авырткан җиребез. Кызганычка, бу бездә генә түгел, бөтен Россия буенча шулай. Кайчан декабрьдә сөт бәясе төшкәне бар иде? Мин үзем бу тармакта эшләгән чорда мондый хәлнең булуын хәтерләмим. Белоруссия безгә коры сөт, сыр ашата. Узган елларда без кыш көне дә республикадан 400 тонна сөт чималы чыгардык. Җәй көне мең тоннадан артыграк сөт сата идек, бәясеннән дә канәгать идек. Ә бүген без республикадан 600 тонна сөт чыгарабыз. Кибеттә ипигә, сөткә бәя төшмәде, ә базар, гафу үтенәм, «кыргый базар», безне хафага сала, – дигән иде ул чагында җитәкче журналистлар белән очрашу вакытында.

«Сөткә ихтыяҗ кинәт кимеде»

Таякның юан башы гади халыкка гына түгел, гомумән, авыл хуҗалыгы оешмаларына төшә. Шуңа күрә фермерларның, сөт җыючыларның, трейдерларның да кәефләре дә, хәлләре дә шәптән түгеллегенә инандык. Шәхси эшмәкәрләр үзләре моны илебезгә читтән, аерым алганда Белоруссиядән коры сөтнең күп килүе, сөт ризыкларын сатуның кыенлашуы белән аңлаталар. Сөт җыю тармагында үз эшен булдырган эшмәкәр Марсель Нигимаев әйтүенчә, Азнакай һәм башка якын-тирә районнардан кабул итеп алынган сөткә уртача база бәясе 18-19 сумны тәшкил итә.

– Узган ел бу вакытта сөтнең бер литрына 25 сум тирәләре бирә идек. Заводлар белән дә хәлләребез яхшы түгел, – ди ул.

Әлеге проблемалар турында без Әлки районының булдыклы эшмәкәре, халыктан җыелган сөтне кабул итеп ала торган пункт җитәкчесе Дамир Шәйхетдинов белән дә сөйләштек. Аның пункты республиканың җиде районыннан алып килгән сөтне кабул итеп алып, заводларга илтеп тапшыра. Әлеге мәсьәләгә карата ул да үз фикерен әйтте.

– Сөткә ихтыяҗ кинәт кимеде, – ди ул, хуҗалыклардан җыела торган сөткә бәянең шулай кинәт төшүен аңлатып. – Продукцияне сатып алу 40 процентка төште. Илгә читтән, аеруча Белоруссиядән көненә 1,5 тонна коры сөт керә. Узган елларда сөт эшкәртү заводларына коры сөттән продукция җитештерү буенча чикләүләр бар иде. Хәзер алар бетерелде. Аннан соң, быел җәй яңгырлы булды, чирәм яхшы үсте. Шуңа күрә сөт тә күп булды. Мәсәлән, аннан алдагы елда бер сыер тәүлегенә 14-17 литр сөт бирсә, быелгы җәйдә әлеге күрсәткеч 25 литрга кадәр җитте. Шуңа күрә бөтен заводларда да коры сөт бар. Булмаганнар исә үзебезнекен түгел, ә Белоруссиянекен ала, чөнки читтән кертелгән коры сөт арзанрак йөри. Порошоктан ясалган сөтнең дә литры 17 сумга гына чыга.

– Хәзерге көндә халыктан сөтне нинди бәягә аласыз?
– Әлегә безнең пунктка сөт җыючылар продукцияне 17 сумнан тапшыра. Алар инде халык белән исәп-хисап ясаганда үз чыгымнары, хезмәт хакы өчен бу бәядән уртача 2 сумны алып калалар. Без исә Арча сөт заводына продукцияне 19 сумнан тапшырабыз. Ә үзебез сыйфатлы әйбәт продукцияне хуҗалыклардан 19 сум 20 тиеннән җыябыз. Ни өчен шундый аерма? Чөнки халыктан һәрвакыт та яхшы, югары сыйфатлы сөт килми. Кемдер су, коры сөт куша. Өстеннән каймагын җыеп алып тапшыручылар да бар. Без аларны колхоз сөтләре белән кушып кына каядыр озата алабыз. Сөт кабул итү пунктының да үз чыгымнары бар. Шуңа без халыктан сөтне әлеге бәядән дә югарырак хакка кабул итә алмыйбыз.
 
– Сөткә бәя кайчан арта башлар икән соң?
– Әйтә алмыйм. Узган ел бу вакытта сөтнең килограммын 23-24 сумга кабул итә идек. Минем фаразлавымча, әгәр алга таба да чит илдән шулай күпләп коры сөт керү дәвам итсә, авыл халкыннан җыеп ала торган сөт бәясе 10 сумга калачак. Бу бары тик минем фаразлау гына, әлбәттә. Әлеге вакытта ике завод белән судлашып йөрибез, чөнки алар безгә акча түләми. Моның сәбәбен продукциягә ихтыяҗ юк, дип аңлаталар. Җыелган сөтне кая куярга белмичә, республиканың кайбер районнарында халыктан сөт кабул итүне бөтенләй туктаттылар, чөнки табигый сөткә базарда ихтыяҗ бөтенләй юк диярлек. Без бернинди чара күрә алмыйбыз. Бу бик кызганыч хәл.

Антибиотиклы сөт: чынмы, ялганмы?

Дамир Шәйхетдинов белән аралашканчы ук, антибиотик бар дип, халыктан җыелган сөтне кире кайтара башлаганнар икән, дигән сүзләр килеп ирешкән иде инде. Республиканың берничә районыннан алынган мәгълүматлар буенча, авылда бу проблема чыннан да бар. Сөтнең сыйфатын антибиотикларга тикшерү шушы көннәрдә генә кертелгән яңалык түгел. Ләкин моңа кадәр хуҗалыклардан кабул ителгән сөтне бу кадәрле күпләп борып кайтару юк иде. Моның сәбәбе нидә икән соң?

Марсель Нигимаев фикеренчә, элек заводларга сөт кирәк иде, хәзер кирәк түгел. Антибиотикларга тикшерү электән үк булса да, ул чакларда күп нәрсәгә күз йомылган. Сөт хәзер аеруча зур басым ясалып тикшерелә.

Шушы ук фикерне без Дамир Шәйхетдиновтан да ишеттек.
– Антибиотиклы сөтне кешегә дә эчәргә ярамый, ул эшкәртүгә дә бармый. Дөрес, сөткә кытлык булганда аны алалар иде, чөнки сырның кайбер төрләрен ясаганда файдаланырга мөмкин иде, – ди ул.

Ә менә бернинди укол кадалмаган, дару эчмәгән саусәламәт сыерларның сөтләрендә дә антибиотик табылуны ничек аңларга һәм аңлатырга? Кызганыч, шәхси хуҗалыклары булган берничә кеше менә шундый проблема барлыгын да әйтте. Биологиядән мәгълүм булганча, кайбер төр антибиотикларның составында пеницилин бар. Ә ул күгәрек гөмбәсеннән ясала. Барыбыз да хәтерлидер, быелгы җәй яңгырлы булды.

Печән начар киптерелү, силос тиешенчә төелмәү нәтиҗәсендә, күгәрек барлыкка килде. Аны ашаган сыерның сөтендә антибиотик чыгуны сөт җыючылар әнә шуңа бәйләп аңлата. Аннан соң анализларда сыер җилененә сөртелгән мазьлар да күренергә мөмкин, ди алар. Ягъни моннан соң халык терлегенә ни ашата, ни эчертә, ничек дәвалый – барысына да тагын да игътибарлырак булырга туры киләчәк дигән сүз.

Шулай да, шәхсән үземдә, халык сыерына көне-төне күрәләтә күгәргән ризык ашатмыйдыр бит инде, дигән шик калды. Ягъни анализларның начар булуын шуңа гына сылтап калдыру дөрес- ме икән? Әлеге сорауны без Татарстан буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатинга юлладык.

– Антибиотик белән микотоксиннарны бутарга ярамый. Салам, печән, ашлыктагы күгәрек микотоксиннар дип йөртелә. Анализларга чыксын өчен, аның организмда җыелып баруы шарт. Хуҗалык сөте белән халыктан җыелган сөтне бергә җыеп тапшырганда, тикшерү нәтиҗәләренең начар булуы аңлашыла. Ә сау-сәламәт сыерның сөтен аерым тапшырганда анализларның тиешле таләпләргә җавап бирмәвен бик аңлап бетермим. Чөнки анализда антибиотик чыгар өчен сыерга кеше көне-төне күгәргән ризык ашаткан булырга тиеш бит. Шуңа күрә, шикле очракларда, кешеләр безгә мөрәҗәгать итә алалар. Сөтләрен тикшерербез, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сот бэясен киметучелэрне 1-2атна авылда,сыер саудырыр идем.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Апрель ае өчен сөтнең литрына 11 сум 15 тиен түләделәр бездә

      Мөһим

      loading