Авылларда көтүләр чыкты, сөтлебикәләр сусыл яшь үләннәрдән авыз итеп, җиленнәрен тутырып, хуҗалары янына ашыга. Димәк, акрынлап мул сөтле чорга аяк атлыйбыз. Ләкин узган еллар белән чагыштырганда, барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында, быелгысы җиңелләрдән булмаячак.
Җәйге чор болай да каршылыклар белән уза торган иде, чөнки сөт арта, ә бәя, сезонга бәйле рәвештә, һәрвакыт төшә иде. Быел исә билләрне тагын да кысыбрак бәйләргә туры киләчәк.
Питрәч районында сөт җыймыйлар
Бер проблема сөт бәясе булса, икенчесе – аны җыю. Беренчесе барлык республика өчен иң төп һәм күңелне кырган мәсьәлә булса, соңгысы Питрәч районы халкы өчен аеруча актуаль. Чөнки районның күпчелек авылларында сөт җыймыйлар икән. Сәбәбе: биредә бер генә дә сөт кабул итү пункты юк.
Питрәч районының Татар Тау иле авылында яшәүче Раушания Бухараева әйтүенчә, берничә ел элек халыктан сөтне «Ватан» сөт комбинатыннан килеп җыйган булганнар, ләкин ике ел элек аның хуҗасы алышынгач, сыерлар аз, файдасы юк дип, җыюны туктатканнар.
– Юл чыгымнарын да капламый, диләр. Аларны аңларга була инде, ләкин икешәр-өчәр сыерлы авылдашларга нишләргә икән соң? Кышын бу проблема ничектер онытыла төшә әле, җәй көне тагын баш калкыта. Кышын сөт авылдашлардан да артмый, ә эсседә сөтне озак саклап булмый, тиз ачый. Халык, сөт җыйсыннар иде, дип тели. Авылыбызда мал тотучылар кимеми, әмма сыер асраучылар азая. Сыерны савым кәҗәләргә алыштыралар. Ун-унбиш ел эчендә 150ләп баш сыер кимеде. Мин 1993 елдан бирле авыл советы сәркатибе булып эшлим. Хәтерлим әле: ул елларда, баш саннарын яза-яза, хәлдән тая идек. Хәзер алай түгел шул. Ике авылга нибары 31 сыер калды. Ләкин шулай да җәйге көндә сөт тапшырырга бик кирәк. Аз гына булса да, ике-өч сыерлы кешеләр дә бар. Авылыбызда хәтта дүрт сыер савучылар да яши. Узган ел сөт җыймау, аны урнаштыра алмау аркасында, сигез сыер кимегән иде, быел тагын да күбрәк.
Бу проблеманың Татар Тау иле өчен генә түгел, Питрәчтә сөт кабул итү пункты булмагач, шактый авыллар өчен актуаль икәнлеген аңладык.
Ә менә Питрәч районының Дубровка, Татар Казысы авылларында әлегә бишәр-алтышар сыер тотучылар да бар. Аларның сөтләрен Балык Бистәсе, Лаеш районнарыннан килеп җыялар икән дигән хәбәр килеп ирешкәч, без Татар Казысы авылы халкы белән дә элемтәгә чыктык.
– Дөрес, бездә сөт җыймау проблемасы юк анысы. Көн саен Балык Бистәсе районыннан ике шәхси эшмәкәр килеп җыеп алып китә. Акчасын да вакытында, хәтта аена ике тапкыр түлиләр. Сөтнең бер литрын 12 сум 50 тиеннән җыялар. Бик аз инде бу! Шәһәрдә бер литр суны да ун сумга алып булмый бит. Халык аптырашта, алай гына да түгел, хәтта паникада дип әйтсәм дә буладыр, – диде газета өчен исем-фамилиясен күрсәтергә теләмәгән шушы авыл кешесе. – Безнең авыл өчен бу, чыннан да, иң авыр мәсьәләләрнең берсе, чөнки моңа кадәр халык фәкать мал асрап көн итә иде. Бер кеше дә шәһәргә чыгып китмичә, барысы да терлекчелек белән шөгыльләнә. Пай җирләрендә ашлык үстерә, печәнен чәчә. Бишәр-алтышар, хәтта унышар сыер савучылар да бар. Авылыбызда 500 кеше яши. 140 хуҗалык. Шуның 80е сөтлебикә асрый. Авылда барысы 246 сыер бар. Тик хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрмәү, бер мәгънәсезгә эшләү күңелне кыра. Юкка тырышу, бер файдасызга эшләү бит инде бу. Татарстан хөкүмәтен дә сүгеп булмый. Алардан гына да тормаганлыгын аңлыйбыз. Күптән түгел Марат Готович та (республиканың авыл хуҗалыгы министры. – Авт.) районыбызга килгән иде. Ул да бу турыдагы борчулары белән уртаклашты. Тагын өстәмә субсидия бирү турында сөйләшүләр алып барылуын да әйтте, тик бу да вакытлыча гына ярдәм шул. Вазгыять алга таба да үзгәрмәсә, халык, ирексездән, елый-елый, малкайларның баш саннарын кыскартырга мәҗбүр булачак. Шушы көнгә килеп җитәсе түгел иде бит...
Ашаган белми, тураган белә
Питрәч районындагы сөт җыю-җыймау тирәсендәге вазгыять буенча без районның авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Ирек Сабиров белән сөйләштек.
– Сөт җыю пункты бөтенләй юк, дигән сүз белән ризалашмас идем, чөнки быел язын без ике сөт цехы ачтык. Муллагалиев крестьян-фермерлык хуҗалыгы үзебезнең җирлектәге җитештерүчеләрдән һәм шәхси хуҗалыклардан тәүлегенә ун тонна сөт җыячак. Бүген ул сөт ташый торган машина алу мәшәкатьләре белән йөри. Тагын башка оештыру эшләрен төгәлләгәч, сөт җыя башлачак. Моннан тыш, элеккеге «Ватан» кооперативын «Вамин» сатып алды. Алар да әлегә иске җиһазлар белән эшләп торалар һәм капиталь төзекләндерәләр. Быелдан яңа цех төзи башлыйлар. Дөрес, әлегә аларның сөт җыю буенча проблемалары бар, ләкин әгәр теге яки бу хуҗалык китереп бирә икән, аларны кабул итәргә әзерләр. Татар Тау иленнән дә ераграк Надеждино авылы бар. Анда сигез-тугыз сыерлы хуҗалыклар бар. Аларның китереп биргән сөтләрен Питрәч сөт комбинаты кабул итә. Болардан тыш, районда сыр ясый торган цех ачар өчен тагын бер кеше теләк белдерде. Аңа җир сайлыйбыз, – диде ул.
Ә Татар Тау иле буенча Ирек Сабиров менә нәрсә диде:
– Сыерлар аз булгач, анда сөтнең күләме юк. Аңлашыла инде, сөт җыючылар да моңа кадәр, 40-50 литр өчен йөрүнең мәгънәсе юк, диләр иде. Андый авыллар тагын бар әле. Ике-өч атнадан соң, оештыру эшләрен хәл итеп бетергәч, алардан да сөт җыя башларлар дип уйлыйбыз. Кыскасы, проблемалар бар, ләкин аларны хәл итү буенча да төрле чаралар күрәбез.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгының азык-төлек базары үсеше бүлеге белгечләре «ШК» хәбәрчесенә хәбәр итүләренчә, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында сөт гомумән җыелмый. Алар сөтләрен үзләре эшкәртеп, авылдашларына яки Казанга һәм Түбән Кама шәһәренә илтеп саталар икән. Хәтта Лаеш районындагы 15-20 баш сыеры булган крестьян-фермерлык хуҗалыклары да сөт продукцияләрен башкала халкына сата.
Министрлыкта әйтүләренчә, аларга да сөт бәяләрнең түбән булуы турындагы зарларны көн саен кабул итәргә туры килә.
– Халык сөтнең узган елгы бәяләре белән чагыштыра. Былтыр – гомумән уникаль күрсәткеч иде ул. 2010 елдан башланган динамиканы күзәтсәк, бер елда да андый югары бәяләр булганы булмады. Хәзерге вакыттагы уртача сөт бәяләре 2015-2016 елгы белән тигез, – диделәр.
Питрәч
Фото Рөстәм Миннехановның инстагарм аккаунтыннан алынды
Комментарийлар