Шәһри Казан

Үстерә белмәсәң, үсми ул

Узган атнаның ял көннәрендә авыл халкы мәш килеп бәрәңге алды. Күп кеше аны алып бетерергә дә өлгерде инде. Җәй иртә килгәч, башка еллар белән чагыштырганда, быел иртәрәк утыртылды бит ул.

Көзге уңышны җыю - иң матур мизгелләрнең берседер, мөгаен. Өч ай буе хәстәрләгән яшелчәләрең мул уңыш бирсә, хезмәтнең бушка китмәгәненә җан сөенә, бөтен арыганнар онытыла. Ничә ай буе маңгай тирләрен агызып үстергән: берничә тапкыр утаган, төбенә өйгән, ничәмә-ничә мәртәбә агулаган, фитофторадан саклап калу өчен төрле чаралар күргән бәрәңгенең дә яхшы уңыш бирмәскә хакы юк, бер карасаң. Әмма тәрбия күп җирдә бер үк булса да, бәрәңге уңышы гына төрлечә быел. Авыл халкының бер өлеше, бәрәңге начар, дип, зар еласа, икенчеләр, елына күрә уңыш яхшы, дип сөенә. Шәһәр халкы исә авылларга караганда да ныграк борчыла. Бәрәңге начар булган елның галәмәтләре тәмам үзәккә үтеп калган: читтән кайтартылган нигъмәтне капчык-капчык чыгарып атарга туры килгән иде бит. Аннан ул үзебездә үстерелгән бәрәңгегә торамы соң инде?! Быелгы уңышка килгәндә, явым-төшемсез районнарда бәрәңгенең начар булуын акларга була әле, ә менә яңгыр яугалаган якларда ни өчен ул мактанырлык түгел? Бу сорау белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алмаз ГАЛӘВЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек.
- Быелгы бәрәңгене начар дип әйтеп булмый, уңыш яхшы. Алдагы ел белән чагыштырганда азрак булса да, ул елның рекорд ел икәнен онытмаска кирәк. Хәтерләсәгез, узган ел иген дә, бәрәңге дә бик мул булган иде. Быел республика буенча тулаем бәрәңге уңышы 1 млн 200 мең тонна булыр дип көтелә. Икенче икмәк республикага җитәрлек булачак, кайбер еллардагы кебек аны башка төбәкләрдән кертү ихтыяҗы юк.
- Ә менә кайбер авылларда быел бәрәңге бөтенләй юк, диләр...
- Әйе, шәхси хуҗалыкларда уңыш начаррак. Сәбәбе аны үстерә белмәүдә. Дөрес, быел моның өчен мөмкинлекләре дә булмады. Яңгыр гел явып тормый бит, ә суны иң кирәкле вакытта сипмәсәң, ярты уңышың югалды дигән сүз. Аннан төп шартларның беренчесе - яхшы бәрәңге алу өчен, иң элек аның орлыгы әйбәт булырга тиеш. Сыйфатлы орлыктан гына мул уңыш чыга. Күп уңыш алуның икенче шарты - ашламаларның тиешенчә кертелгән булуында. Шулай ук бәрәңгене вакытында эшкәртергә кирәк. Тагын бер мөһим кагыйдә: бәрәңгенең урынын алыштырып тору мөһим. Юкса туфракта төрле чирләр барлыкка килә, кортлар күбәя. Авыл җирләрендә күпләр бәрәңгене шулай башка культура белән алмаштырып утырта да инде: бакчаның бер өлешенә, әйтик, чөгендер, икенче башына бәрәңге чәчә, алдагы елны ул аларның урынын алмаштыра. Яхшы бәрәңге уңышы алу өчен, аны үстерә белергә дә кирәк шул.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    544
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    454
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    340
    0
    0
Ночной режим