Машинамны тиешсез урынга куеп кибеткә кереп киткән идем, чыгарга да өлгермәдем, машинамны эвакуатор алып китеп барган. Инде нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә дип торганда, яныма бер автомобиль килеп туктады. Эвакуатор киткәнне күреп торган икән.
Ул мине тиешле урынга алып барды, барлык документларны рәсмиләштерергә, штрафларны түләргә, машинаны кире кайтарырга ярдәм итте, аннары күрсәткән хезмәте өчен акча сорады. Баксаң, минем кебек чарасызлыкта калган кешеләргә ярдәм итә торган махсус хезмәтләр бар икән. Абзый ярдәм итте анысы, ләкин күпкә арзанрак бәягә мин үзем дә боларны эшли алган булыр идем, - дип сөйләде бер укучыбыз.
Өстәмә хезмәт тәкъдим итү бүген еш очрый. Күпләр өчен ул кәсепкә әйләнгән. Аэропортта самолеттан төшкәч, чемоданны тиешле урынга алып барып куючы, ЮХИДИга документлар рәсмиләштерергә баргач, синең өчен гариза язучы һәм башка шундый кирәксез хезмәтләр тәкъдим итүчеләр буа буарлык. Еш кына аларның түләүле хезмәт күрсәткәннәрен аңламый да каласың, чөнки башта эшлиләр, аннары акча таләп итәләр. Хезмәтләре өчен түләмәсәң дә уңайсыз кебек. Бу очракта закон нигезендә кеше нишли ала? Өстәмә хезмәтләр тәкъдим ителгәндә кеше хокукларын яклау турында Дәүләт алголь инспекциянең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егоровадан сораштык.
- Чынлап та акча эшләү максатыннан күп кенә оешмалар өстәмә хезмәтләр тәкъдим итә. Иң киң таралганы - интернет хезмәтләре, көнкүреш техниканы ремонтлату белән бәйле. Кайбер шәхси эшмәкәрләр бу хакта күренмәслек итеп, вак хәрефләр белән килешүдә искәртә анысы,тик күп очракта куллануч документны укып тормый гына имзасын куя, - ди Марина Егорова. Аларга бу мәсьәләдә хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый.
Казанда бер хатын компьютер техникаларын төзәтү сервис үзәгенә планшет белән ноутбугын биргән булган. Ремонтның бәясе буенча килешкәннәр, мастер клиенттан техниканы кабул итеп алган. Барысы да әзер булгач, сервис үзәгеннән ремонт сөйләшенгән бәядән өч тапкырга кыйммәтрәккә төшә дип шалтыратканнар. Көтелмәгән бу хәбәрдән хатын аптырашта калган. Баксаң, планшетның пыяласын алыштырып, ноутбукны төзәтеп кенә калмаганнар, компьютер техникасын тулысынча тикшергәннәр, диагностика уздырганнар. Хатын, бу хакта алдан кисәтелмәде, дип хезмәтләрдән баш тартырга да уйлаган, ләкин, сервис үзәге килешүдә барысы да язылган булуын һәм клиентның аны ирекле рәвештә имзалавын искәрткән.
- Мондый хәлләр теләсә кем белән килеп чыгарга мөмкин. Шуңа да үз хокукларыңны яклар өчен беренче чиратта игътибарлы булыгыз. Документлар имзаларга туры килгәндә, аны җентекләп укып чыгарга иренмәгез, - ди Марина Егорова.
Еш кына сатып алучыларга таләп куялар: фәлән хезмәттән файдаланган очракта гына, товарны сатып алырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, "Кулланучылар хокукларын яклау турындагы" законның 16нчы матдәсе нигезендә бер товарны сатып алганда, йә бер төрле хезмәт күрсәткәндә аңа икенчесен ияртеп алырга мәҗбүр итү законлы түгел. Сатып алучының товарны сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Сатучының клиент рөхсәтеннән башка өстәмә хезмәтләр тәкъдим итәргә, алар өчен акча сорарга хакы юк.
Кулланучы үзе теләмәгән хезмәтләрдән файдаланмый да ала. Хезмәт турында алдан кисәтелмәгән, ул мәҗбүри күрсәтелгән икән клиентның аннан баш тартырга һәм чыгымнарны кайтаруны таләп итәргә хакы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар