16+

Студентлар хезмәт отряды 2 сәгатьтә йокы туйдыру, плитәсез ашарга пешерүдән тыш тагын нәрсәләргә өйрәтә?

Ел саен, студентлар отряды ярдәме белән, 11 меңгә якын яшьләр эшкә урнаша. Бүген студентлар авыл, урман хуҗалыгы, археология, энергетика, сервис, экология, сәламәтлек саклау кебек өлкәләрдә эшли.

Студентлар хезмәт отряды 2 сәгатьтә йокы туйдыру, плитәсез ашарга пешерүдән тыш тагын нәрсәләргә өйрәтә?

Ел саен, студентлар отряды ярдәме белән, 11 меңгә якын яшьләр эшкә урнаша. Бүген студентлар авыл, урман хуҗалыгы, археология, энергетика, сервис, экология, сәламәтлек саклау кебек өлкәләрдә эшли.

Ашы да, ялы да бар
Студентлар хезмәт отряды беренче тапкыр 1963 елда Казан төзелеш институты базасында барлыкка килә. Соңрак әлеге хәрәкәткә Казан дәүләт университеты һәм Казан авиация институты студентлары да кушыла. 1967 елда студентлар төзелеш отрядларының республика штабы булдырыла. Студентлар хезмәт отряды «КамАЗ» заводы, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Зәй ГРЭСы, «Оргсинтез» төзелешендә ярдәм итә. Бүген исә студентлар ярдәме белән ­ТАНЕКО, Универсиада (2013), Олимпиада (2014) объектлары сафка бастырылды.
Ике елдан студентлар отряды 55 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан 2018 елда Казанда студентлар хезмәт отряды паркын булдырырга уйлыйлар. 50 еллыкка, отрядның ветераннары, дәүләт ярдәме белән, «Кешеләр үз-үзләрен төзи» дигән китап дөнья күргән һәм Татарстан Милли музеенда республика студентлар отрядлары хәрәкәтенең символикасы, гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмә ачылган иде.

Быел хезмәт отрядлары 11468гә якын студентны эшле итәчәк. Иң күп акчаны төзелеш отрядлары ала, аларның уртача хезмәт хакы 38 мең сумга кадәр җитә. Республика яшьләрен Чиләбе өлкәсе, Озерск ябык шәһәрендәге атом электр станциясен төзергә җибәрәчәкләр. Студентлар килгән вакытка шәһәрдә тулай тораклар да булдырылган.
«Тыныч атом» проектында Казан дәүләт энергетика институты студенты Андрей Серпионов инде икенче тапкыр катнаша. Ул - Татарстан студентлар отрядының капитаны. Ел дәвамында алар төзелештә эшләр өчен эшче һөнәрләрен дә үзләштергән. Андрейның ташчы белгечлеге буенча дипломы бар.

- Минем өчен бу эш түгел, ә шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итү чарасы. Иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшлибез. Кичке аштан соң бераз ял итәбез дә төрле чараларда катнашабыз. Кемдер учак янәшәсендә гитарасын чирттерә, кемдер шахмат, шашка, волейбол уйный. Узган елны шәһәр буенча тимер юл салуда катнаштык, быел йортлар салачакбыз. Дөресен әйтәм, әзерлексез егетләргә кыенрак, эш физик көч сорый бит. Казанда калып эшкә урнашу бөтенләй башка нәрсә инде ул, гел бертөрлелелек тә туйдыра. Ә монда берничә ай дәвамында бөтенләй башка атмосферада яшисең. Россиянең төрле почмакларыннан килгән синең кебек үк яшьләр белән аралашасың. Казанда калсам, юлга, ашарга да бик күп акча китәр иде, «Маяк» төзелеш оешмасы безне бөтен әйбер белән тәэмин итә, - диде Андрей Серпионов.
Шулай ук, студентлар ил буенча «Восточный», «Плесецк», «Поморье» космодромнары, республика буенча балалар бакчалары, мәктәп, хастаханә кебек төзелеш объектларында катнаша.

Берничә ел элек студентлар отряды Кырым Республикасына да барып җитте. Алар биредә «Дельфин.РУ», «Дельфин», «Морской», «Радуга» кебек балалар сәламәтләндерү лагерьларын оештыруга ярдәм итәчәк. Быел исә Кырымда авыл хуҗалыгы, сервис өлкәләре дә колач җәйде. Студентлар инде май аеннан бирле бакчаларда җиләк-җимеш җыя, «Ялта-Интурист» кунакханә комплексында эшли.
Казан милли-тикшеренү технология университетының (КХТИ) IV курс студенты Сергей Игонин да «тормыш мәктәбе»н Кырымда үтәргә булган.
- Җәйне бушка уздырасым килмәде. Мин - отряд командиры, шуңа да бу җитәкчелек итү тәҗрибәсе дә булачак. Әле күпмедер күләмдә, әти-әнигә ярдәм итү дә, аларга үземнең мөстәкыйльлегемне күрсәтү. Мин әти-әниләрнең акчасына яшәргә тырышмыйм, - ди егет.
Моңа кадәр Сергей өч ел Казан шәһәрен яшелләндерү өлкәсендә эшләгән. Узган ел, Андрей кебек, Чиләбе өлкәсендә хезмәт куйган. Быел Кырымда алма, шәфталу, абрикос, төче чия кебек җиләк-җимеш җыячак.

- Тамак тук, өс бөтен булачак, - дип шаярта егет. -Җиләк-җимешне кырда ашарга ярый, үзең белән алып кайту гына тыелган. Узган җәй 50 мең сум акча эшләгән идем. Быел күбрәк Кырым буйлап сәяхәт итәр өчен барам. Икенче максатым - бернинди уңайлыклары булмаган җирдә яшәп, үземне сыныйсым килә. Минемчә, бу кешене шәхес буларак үстерә. Соңыннан туган йортның кадерен белә башлыйсың, авыр ситуацияләргә эләксәң, мин моннан да авырракка түздем бит әле, дип әйтә аласың.
Кырымда студентларга яшәр өчен махсус вагоннар әзерләп куелган.

Көтегез мине, юллар!
Россия тимер юлларында эшләүче проводникларның хез­мәт хакы да зарланырлык түгел. Аларның айлык кереме, уртача, 28-32 мең сум. Узган ел республиканың «Жара» проводниклар төркеме «Россиянең иң яхшы провод­никлар төркеме» исеменә лаек була. КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының IV курс студенты Лилия Кәримова инде дүртенче ел биредә проводник булып эшли.
- Проводник булып эшләү мөм­кинлеген мин Ходай биргән бүләк дип кабул иттем. Моңарчы Татарстаннан ерак киткәнем юк иде, авыл баласы өчен Казан да зур дөнья бит. Балачактан дөнья гизәргә хыялландым. Дүрт ел дәверендә бик күп шәһәрләр күрдем. Илебезнең төньяк-көнбатышы, Санкт-Петербург - Сухум халыкара рейслары аеруча да истә калды. Ак төннәр, куе урманнар, Карелия күлләре, Ак диңгез... кайчандыр география дәресендә үткән әйберләрне мин үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем, - ди Лилия.
Эшкә ялланасың икән, сине инде студент дип кызганып тормыйлар, проводник эшенең үз авырлыклары бар икән. Беренчесе белән юлга чыкканчы ук очрашасың. Студентларга кыска вакыт эчендә вагоннарның төзелешен, электр корылмалары, су белән тәэмин ителеш, хезмәт куркынычсызлыгын саклау, техник иминлек, сервис, пассажирлар күчерү кагыйдәләрен белергә, хәтта беренчел ярдәм күрсәтергә өйрәнергә туры килә.

- Вагоннарны юлга әзерләргә, пассажирларга тиешле шартлар тудырырга да кирәк. Юлда барган кыска гына вакыт эчендә алар синең кунакларың булачак бит. Проводник булып эшли башлагач, мин сабыр, мөстәкыйль булырга, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшүдән оялмаска өйрәндем. Ике сәгать кенә ятып торып йокы туйдыру, плитәсез ашарга пешерү кебек әйберләргә дә поезд өйрәтте. Моңа кадәр эш эзләмәдем, студент вакыттан ук эшли башлармын дип уйламаган да идем. Ләкин хезмәт отрядларында син үзең генә түгел икәнеңне аңлыйсың, биредә сиңа гел ярдәм кулы сузалар, - диде Лилия.

Җәй һәм эш кавыштырды
Студент чоры гомерлек мәхәббәтеңне таба торган вакыт та бит әле. Студентлар хезмәт отяды яшь йөрәкләрне кавыштыру вазифасын да үти. «Импульс» педагогия отрядында гына да 15кә якын өйләнешкән пар бар. Миләүшә Әмирова белән Азат Кадыйров та Анапа шәһәрендә «Энергетик» лагеренда әйдаман булып эшләгәндә кавыша.

- Минем диңгезгә беренче тапкыр баруым иде, җәйне бик дулкынланып көттем. Лагерьда мине - әйдаман, Азатны инструктор итеп алдылар. Ул вакытта, язмышыма Азат язылгандыр, дип, күз алдыма да китерә алмадым. Инструктор буларак, балалар белән су коенганда, экскурсия­ләргә йөргәндә, Азат гел безнең белән иде. Шунда күбрәк аралаша башладык. Ә беркөнне Азат мине дельфинарийга чакырды. Җитәкчеләрдән рөхсәт алып, юлга кузгалдык. Дельфиннар чыгышын карау күптәнге хыялым иде, шуңадырмы күңелемне әйтеп аңлата алмаслык шатлык хисе биләде. Билгеләнгән урынга барып җитүгә, Азат миңа сюрприз ясады. Без дельфиннар чыгышын карарга гына түгел, ә алар белән бергә йөзәргә килгәнбез булып чыкты. Нишләргә соң, минем купальнигым да юк бит, дигән уйлар йөгерде башымнан. Минем шаккатуым йөземә чыккан булса кирәк, Азат, елмаеп, күзләремне йомарга кушты. Ә күзләремне ачканда, кулымда купальник иде. Бу аның миңа биргән беренче бүләге һәм бик матур итеп оештырылган очрашуыбыз булды. Шул көннән соң башланды да инде безнең мәхәббәт тарихыбыз, - дип искә ала Миләүшә.
Алар кызларын да үскәч әйдаманнар мәктәбенә бирергә тели.


Кем күпме эшли?
Педагогик отрядлар - 12-13 мең,
Кара диңгез буенда, Краснодар крае, Кырым Республикасында эшләүче педагогик отрядлар - 6-8 мең
Авыл хуҗалыгы отрядлары - 8-14 мең
Урман хуҗалыгы отрядлары - 15-16 мең
Археологик отрядлар - 8-15 мең
Медицина отрядлары - 14-15 мең
Балалар сәламәтләндерү лагерьларында
эшләүче медицина отрядлары - 7-8 мең
Экологик отрядлар - 15 меңнән алып
Сервис отрядлары - 17 меңнән алып
Энергетика отрядлары - 20-24 мең
Проводниклар отряды - 28-32 мең
Төзелеш отряды - 38 меңгә кадәр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading