16+

«Стюардесса йөзендә курку булмаска тиеш»

Балачакта зәңгәр күкләрне иңләргә кайсыбыз гына хыялланмый икән. Ә инде үсә төшкәч, күпләрнең андый уй-теләкләре юкка чыга, чөнки стюардесса һөнәрен һәркем сайлый алмый. Аның өчен зур батырлык, тырышлык кебек сыйфатлар кирәк. Мәктәптә укыганда ук инглиз теленә осталыгы, төрле чараларны алып барырга сәләтле булуы белән аерылып торган Элина Зарипованың әлеге һөнәргә...

«Стюардесса йөзендә курку булмаска тиеш»

Балачакта зәңгәр күкләрне иңләргә кайсыбыз гына хыялланмый икән. Ә инде үсә төшкәч, күпләрнең андый уй-теләкләре юкка чыга, чөнки стюардесса һөнәрен һәркем сайлый алмый. Аның өчен зур батырлык, тырышлык кебек сыйфатлар кирәк. Мәктәптә укыганда ук инглиз теленә осталыгы, төрле чараларны алып барырга сәләтле булуы белән аерылып торган Элина Зарипованың әлеге һөнәргә...

Аның әтисе Рөстәм дә очучы була. Ни кызганыч, ата кеше якты дөньядан 53 яшендә үк китеп бара.
Үзенең хезмәт юлын «Татарстан» авиация ширкәтендә башлап җибәргән Элина Зарипова белән дә без стюардесса һөнәре турында сөйләштек. Бүген ул «Ак Барс» авиация ширкәтендә эшли.
- Элина, стюардесса һөнәренә кайда укыталар? Анда яшьләр нинди белем белән килә һәм аларны бигрәк тә кайсы сыйфатларына карап сайлыйлар?
- Мин кастингка 18 яшемдә Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетында укыганда бардым. Анда егетләр һәм кызлар төрле уку йортларыннан килгән иде. Бары тик 20 кешене генә сайлап алдылар. Аннары Мәскәүгә өч айлык курсларга укырга җибәрделәр. Хәзерге вакытта Казанда да андый курслар ачылды. Стюардессаларны сайлаганда иң элек тышкы кыяфәткә карыйлар. Безнең эштә хезмәт сөючән, җаваплы һәм түземле булу кирәк, чөнки төнге өчтә йокларга ятарга да, төне буе эшләргә дә туры килә. Теләсә нинди авырлыкларга әзер булу мөһим. Пассажир синең кәефсез булуыңны күрергә тиеш түгел. Үз эшләреңне беркайчан да алдан планлаштырып булмый. Бездә нәселләре белән эшләүчеләр дә шактый. Алар бу эшнең үзенчәлеген белеп килә.
- Сез кайсы илләргә очасыз һәм нинди телдә аралашасыз?
- Биш ел эчендә Мисыр, Бөекбритания, Греция һәм башка илләргә очарга туры килде. Самолетка керүгә, пассажирларны татар, рус һәм инглиз телләрендә сәламлибез. Аннары күбрәк рус телендә аралашабыз. Чит илләрдә эшкә кагылышлы мәсьәлә буенча инглизчә сөйләшәбез. Без елга ике мәртәбә курсларда укыйбыз. Анда авиация лексикасын өйрәтәләр.
- Көн туган саен әле тегендә, әле монда килеп чыккан фаҗигаләр турында ишетәбез. Самолетка утырырга курыккан кешеләр дә шактый. Эшкә барганда үзегездә курку хисе тоясызмы?
- Әйе, пассажирларның самолетка утырырга курыкканнарын шунда ук сизәсең. Аларның кайсы спиртлы эчемлеккә тотына, кайсы нык борчыла. Без андыйларны тынычландырырга тырышабыз. Курку һәр кешедә була торгандыр, әмма ул безнең йөздә чагылмаска тиеш.
- Спиртлы эчемлекләр, дидегез, анысы рөхсәт ителәмени?
- Чамасын белеп кенә ярый. Әмма самолетка кергәндә үк пассажир исерек булып, үз холкын күрсәтә башлый икән, андыйларны бөтенләй утыртырга тиеш түгелбез.
- Үзегезгә пассажирларның мөнәсәбәте ничек?
- Кайберләре сиңа коткаручы итеп карый. Стюардессаны беренче мәртәбә күрәбез, дип кызыксыналар. Еш оча торганнарының әллә ни исе китми. Без пассажирларның һәркайсы белән аерым аралашабыз.
- Сез бер генә самолетта очасызмы, әллә төрлесендәме?
- Мин башта «ТУ-134»тә оча башлаган идем. Хәзер алар кулланылышта түгел. Бүгенге көндә «ЯК-42», «ТУ-154», «Боинг-737», «Аэробус-319» самолетларында очабыз.
- Стюардессалар пенсиягә ничә яшьтә чыга? Әгәр бүген эшегездән китәргә туры килсә, аны нинди һөнәргә алыштырыр идегез?
- Ял көннәрен, декрет ялларын санамыйча, 7 ел ярым очсаң, пенсиягә 45 яшьтә чыгарга мөмкин. Мин хәзер үземне башка урында күз алдына да китерә алмыйм. Һәрхәлдә, офисларда эшли алмам сыман. Киткән очракта да үз эшемне ачып җибәрер идем. Әлегә ул турыда уйламыйм.
- Нинди өстенлекләрдән файдаланасыз? Ничә көн ял бирелә?
- «Татарстан» авиация ширкәтендә биш ел эшләүчеләргә ял вакытында берәр илгә барырга бушлай билет бирелә иде. Үземнең әлегә андый өстенлекләрдән файдаланганым юк, чөнки мин шифаханәдә яки өйдә генә ял итәргә яратам. Безнең отпуск 28 эш көне тәшкил итә. Әгәр күп очасың икән, шуңа көннәр өстәлә.
- Бүгенге көндә төрле һөнәр ияләре арасында конкурслар үткәрелә. Стюардессалар арасында да андый бәйгеләр бардыр. Үзегезнең катнашканыгыз юкмы?
- Моннан бер ел элек Новосибирск шәһәрендә авиакомпанияләр арасында конкурс узды. Мин анда Россия күләмендә өченче урынны яуладым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading