16+

Су басуны апрель урталарында көтегез

Казанда бу язда Царицын һәм Дружба бистәләрендә - су басу, ә Ленин дамбасында төзелүче яңа күпергә боз ташкыны куркынычы яный.

Су басуны апрель урталарында көтегез

Казанда бу язда Царицын һәм Дружба бистәләрендә - су басу, ә Ленин дамбасында төзелүче яңа күпергә боз ташкыны куркынычы яный.

Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйткәнчә, хәзер кар катламындагы дымлылык 110 процентны тәшкил итә. Республикада кар катламы уртача алганда - 23, Казанда һәм Лаешта 50 сантиметр, туң тирәнлеге урыны белән 140 сантиметр. «Кече Чиремшән һәм Зөя елгаларында 18-22 мартларда бер мәртәбә су күтәрелде инде. Казансу, Мишә, Зәй елгаларында суның күтәрелүе көтелә», - диде ул.
Республиканың гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сөйләгәнчә, көннәр җылыту һәм шул сәбәптә, су басулар апрельнең беренче декадасыннан башлануы ихтимал. Татарстандагы 41 муниципаль районга, 276 авылга су басу куркынычы яный. Республиканың төньяк өлешендә, шулай ук Чүпрәле, Әлмәт, Бөгелмә, Ютазы районнарында зур су басулар килеп чыгарга мөмкин. Су басу хәвефе янаган территорияләрдә 21 мең 501 кеше яши.
Балтыйк үлчәү системасы буенча хәзер Иделдә су биеклеге 51 метр. «Иделдә су биеклеге 54 метрдан артса, яр буйларын һәм бакчачылык ширкәтләрен су баса башлый. Идел суының күтәрелүе Казанга куркыныч тудырмый. Киресенчә, уртача һәм кече елгалар хәвефлерәк», - диде Николай Суржко. Казанда Нокса һәм Киндерле елгаларында су кискен күтәрелсә, яр буйларында урнашкан Әки, Салмачы, Сосновка бистәләрендәге кайбер йортларны да су колачларга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading