16+

Су тамчыларын санаганыгыз бармы?

Көнкүрештә кулланылган су күләмнәренә исәп-хисап ясап карыйк әле. Килеп чыккан күрсәткечләргә һәм саннарга үзебез үк шаккатарбыз.

Көнкүрештә кулланылган су күләмнәренә исәп-хисап ясап карыйк әле. Килеп чыккан күрсәткечләргә һәм саннарга үзебез үк шаккатарбыз.

Германиядә эчәргә яраклы суны «граммлап» кына тоталар. Бу сүзләремне немец гаиләләрен һич тә кимсетеп язуым түгел, ә үрнәк мисал итеп китерүем. Немец халкы су чыганакларына кадер-хөрмәт күрсәтә, әлбәттә инде, коммуналь түләүләрне экономияләү ягын да онытмый. Япониядә сакчыллык сыйфатларын тәрбияләү балаларга ике яшь тулгач ук башлана икән.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе мәгълүматларына караганда, Казан кышын тәүлегенә – 283 470 кубометр, ә җәйге чорда тәүлегенә 299 387 кубометр эчәргә яраклы су куллана. Башкала территориясенә 70 бистә-авыл керә, аларда 250 меңнән артык кеше яши. Җәй яшелчәләр белән җимеш агачларына да су сибүне исәптән чыгармыйк.

Казанда торак йортлар саны арта барса да, эчәргә яраклы су куллану елына 4-5 процентка кими бара.
– Йортларга, фатирларга хисаплагыч приборлар куела. Кешеләр акча экономияләүгә өйрәнеп килә. Ләкин күрсәткечләрне әле тагын да яхшырту мөмкинлекләре бар, – ди Казанның «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе җитәкчесе Олег Калимов.
Һәр кеше дә эшли алырлык, ә иң мөһиме, гаилә бюджетына файдалы гамәлләр турында сөйләде ул.
Сакчыллык «дәресен» гап-гади мисалдан башлыйк. Иртән торгач, барыбыз да тешләребезне чистартабыз. Әгәр краннан су агып торган хәлдә теш чистартабыз икән, атнасына 200 литр суны канализациягә турыдан-туры уздырып җибәрәбез. Моңа ансат кына чик куярга була: теш чистартыр алдыннан, су кабып, авызны чайкап аласың да кранны туктатасың. Паста белән тешләрне чистарткач, янә кранны ачып, авызны кирәгенчә чайкыйсың.

Шәһәр халкына гына түгел, хәзер авыл кешеләренең дә күбесе өчен су краны – көнкүрештәге гадәти әйбер. Краннан су тамчылап торганын да күргәнебез бар, төзәтергә вакыт тими. Әйдә бер тамчыдан ни булган, дип, эшне сузабыз. Беләсезме, тамчылап торган краннан бер елда 800 литр су югала икән!

Су чыганакларына сакчыллыкка ирешүнең тагын бер ысулы. Шимбә көнне (вакыты иркен кеше моны теләсә кайсы көнне эшли ала) иртән торгач, иң беренче чиратта салкын һәм җылы су хисаплагычларындагы саннарны дәфтәргә язып куясыз. Якшәмбе кичендә, инде йокларга ятар алдыннан, хисаплагычлар җыйган соңгы саннарны язасыз. Киләсе ял көннәрендә шул ук эзлеклелектә кабат хисаплагычлар күрсәткечләрен теркисез. Математикага-бухгалтериягә һәвәс кешеләр шушы саннардан күпме су тотылганлыгын санап чыгара ала. Хисаплагычлар үткән ял көннәрендәгедән күбрәк санны күрсәтә икән, димәк, суны артык исраф иткәнбез.


Белеп тор

Ачып куелган краннан минутына 15 литр су ага;
Унитаз ахырынача томаланмаса, көненә 260 литр су исраф булып агып китә;
унитазларны экономияле (2 режимлы) заманчарак модельләргә алмаштырыгыз.


Казанның «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе белгечләре киңәшләрен хәтер сандыгына салып куегыз.


Салкын һәм җылы суны сакчыл тоту ысуллары

- хисап приборлары урнаштырыгыз;

- су боргычларын, бүлгечләрне, душ сиптергечләрен һәм унитазларны вакытында төзәтегез. Ныклап ябылмаган боргычтан секундына бер-ике генә тамчы су тамса да, тәүлегенә 30 литр су югала. Тамчылый башлаган кранның тузган «прокладка»сын алмаштыру көненә 15 литр су югалтуны туктата;

- гадәти бүлгечләрне (смеситель) кул белән кагылмыйча да эшли торганнарына алмаштыру отышлы. Бүлгечкә инфракызыл тапшыргыч көйләнгән. Кеше үзенә кирәкле температурага куя. Кулны сузуга, инфракызыл тапшыргыч эшли башлый һәм су температурасы автомат рәвештә тиешле югарылыкка җитә. Шушы ысулны кулланган очракта, суга 30-50 процент экономия ясала;

- cакчыллык системасы белән җиһазландырылган бүлгечләр дә суга 30-40 процент экономия бирә. Мондый бүлгечләрдә су ике агымлы, ягъни экономияле һәм тулы куәттә. Экономиялесе, тулы куәттәге белән чагыштырганда, суны 60 процентка азрак тота;

- саплы бүлгечләр ике боргычлы краннарга караганда экономиялерәк;

- аэратор краннар (аларда су һава белән кушыла) шулай ук сакчыллыкны яхшырта;

- кранга махсус насадка-җайланма урнаштырсаң, су агымын төймәгә бер басу белән кабызырга яки туктатырга була;

- кер юу машиналарын бер әйбер өчен генә кабызмагыз, ә керләрне күбрәк тутырып кулланыгыз;
табак-савыт юу машиналарыннан файдаланыгыз;

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X