16+

Субсидия: кемгә күпме тиеш?

Субсидия: кемгә күпме тиеш?

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазен күрүгә, андагы саннардан, кулланылган хезмәтләр исемлегеннән күзләр камаша. Аңлаган, аңлашылып бетмәгән урыннары да җитәрлек. Халыкка ярдәм йөзеннән, дәүләт төрле ташламалар тәкъдим итә. Аларны ничек рәсмиләштерергә? Коммуналь хезмәтләргә түләгәндә бирелә торган субсидия кемнәргә тиеш? Бүген сәхифәбездә укучыларыбыздан бу темага килгән сорауларга җавап бирәбез.
Сорауларга Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева аңлатма бирде.

Коммуналь хезмәтләр өчен субсидия кемнәргә тиеш? Моның өчен нинди документлар җыярга кирәк?
Айсинә Сафиуллина, Казан.

Россия Торак Кодексының 159нчы маддәсе нигезендә, Татарстан Республикасында гражданнарга ярдәм итү максатыннан, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә таш­лама-субсидияләр бирү каралган. Шул рәвешле, Татарстанда тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен тотылган чыгымнары уртача айлык керемнәреннән 21 процентка артып киткән гаиләләр әлеге субсидиягә дәгъва кыла ала. Субсидия алырга муниципаль яки дәүләт торак фонды торагыннан файдаланучылар, шәхси торак фондына караган торакта найм килешүе нигезендә яшәүчеләр, төзелеш торак кооперативы вәкилләре, фатир, шәхси йорт милекчеләре хокуклы булып санала.

Субсидияләр гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләрдә бурычлары булмаган очракта бирелә. Субсидия алу өчен теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Субсидия алу өчен кирәкле документлар (һәр гаилә әгъзасыннан да таләп ителә):
- гариза;
- гаилә составы турында белешмә;
- паспорт (күчерелмәсе) ;
- шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС);
- теркәлү урыны буенча торактан файдалану һәм аны куллану хокукын бирә торган рәсми документлар;
- торак-коммуналь хез­мәтләргә түләүдә бурычлар юклыгы турында белешмә;
- гаиләнең соңгы алты айдагы кереме турында эш урыныннан белешмә (2 НДФЛ);
- Саклык банкы яки «АК БАРС» банкта ачтырылган шәхси счетның номеры. (Документлар исемлеген теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегеннән тулырак ачыкларга мөмкин.)
Шулай ук Теркәү палатасыннан торакның милекчесе икәнне раслаган документ, уллыкка алынган бала турында белешмә кебек өстәмә мәгълүматлар да сората алалар.


Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама-субсидияләр алу өчен гаиләдә бер кешегә тиешле керем ничә сумнан артмаска тиеш?
Миләүшә Сабитова, Казан.

«Татарстанда торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләгәндә халыкка өстәмә социаль ярдәм күрсәтү турында»гы 665нче закон нигезендә, бер кеше башына туры килгән уртача айлык керем 7 мең сумнан артмаска тиеш. Бу очракта гына кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә субсидия каралган. Керем бер кешегә 3200 сумнан артмаганда, үзәкләштерелгән җылылыкка түләүләр өчен каралган субсидия бирелә. Болардан тыш 2009 елның 1 мартыннан соң электр энергиясен исәпли торган җайланманы куйдырган өчен дә бер тапкыр ташламадан файдалану каралган. Ул гаиләнең кеше башына туры килгән айлык кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаган очракта бирелә. Кайтарыла торган субсидия түләгән коммуналь хезмәтләр суммасына, гаиләнең айлык кеременә, шәхси факторларга бәйле рәвештә төрле була.

Бүген Татарстанда уртача яшәү минимумы ничә сум?

Министрлар кабинетының 2017 елның 26 гыйнварыннан кабул иткән карары нигезендә (№31), республикада уртача яшәү минимумы 8108 сум, эшли торган кешеләр өчен 8657 сум, пенсионерларга - 6644 сум, балаларга 8027 сум булып санала.


Коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, инвалидларга, күп балалы аналарга нинди ташламалар каралган?
Ильяс Фәрукшин, Чаллы.

Коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, республикада аерым категория гражданнарга ташламалар каралган. Субсидия күләме Россия һәм Татарстандагы хокукый-норматив актлар нигезендә билгеләнә. «Россиядә инвалидларны саклау турында»гы федераль закон буенча, физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләргә, инвалид бала булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарыннан 50 процент субсидия бирелә. Татарстанда билгеләнгән социаль торак мәйданы өчен коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк балалары булганнарга 30 процент субсидия бирү каралган.


Мин фатирымның милекчесе булып саналам. Фатирда улым да теркәлгән. Ә менә киленебез теркәлмәгән. Социаль яклау бүлегенә аз керемле гаилә буларак субсидия алырга баргач, миңа киленнең документларын да җыярга куштылар. Бу законлымы? Ул бит безнең фатирда теркәлмәгән?
Зәйнәп Шәрәфиева, Казан, Борисково бистәсе.

Россия хөкүмәте карары нигезендә, субсидияне билгеләгәндә, барлык гаилә әгъзаларының соңгы алты айлык керемнәре кушылып исәпләнә. Сез йортның милекчесе, сез дә, улыгыз да торакта теркәлгән. Димәк, субсидия алу өчен, улыгызның да, үзегезнең дә документларын җыярга кирәк. Улыгыз өйләнгән булу сәбәпле, аның белән бергә яшәгән хатынының керемнәре дә исәпкә алына. Шул рәвешле, социаль яклау бүлегенә сез киленегезнең документларын да китерергә тиеш.


Мин Даурия урамында яшим. Безнең бер бүлмәле фатирыбыз бар. Декабрь аенда авылга яшәргә кайтып киткән идек, тик коммуналь хезмәтләр өчен барыбер түләүләр килгән. Җитмәсә 3 мең сум тирәсе. Утка, суга исәпләү җайланмасы урнаштырылган. Ирем - III төркем инвалид. Ни өчен коммуналь хезмәтләр өчен шундый зур суммалар түлибез? Хәтта кар көрәгән өчен дә бездән акча алганнар, югыйсә декабрь ае буе фатирда яшәмәдек.
Минфирдия Гафиятова, Арча.

Минфирдия апа соравы буенча алар яшәгән йортка хезмәт күрсәтүче «Территория комфорта» идарәче компаниясенә мөрәҗәгать иттек.
Кар көрәү мәсьәләсенә килгәндә, компания хезмәткәрләре аңлатканча, декабрь аенда чынлап та һәр фатир хуҗасына өстәмә хезмәт өчен акча исәпләнгән. Торак инспекциясе карары белән, карны күпләп читкә чыгару бурычы куелган булган, шуның өчен читтән махсус техника җәлеп итәргә туры килгән. Карны чыгарган өчен, килешү нигезендә законлы төстә, һәр фатирның торак мәйданына бәйле рәвештә түләүләр билгеләнгән. Бу йортта яшәүчеләр белән килешенеп эшләнгән - кар чистарту турында алдан хәбәр ителгән, җыелыш үткәрелгән.

- Гафиятовлар фатирда ике кеше теркәлгән. Аларга торак-коммуналь хезмәтләр буенча түләүләр исәп җайланмасы күрсәткечләре нигезендә билгеләнә. Күрсәтмәләрдән күренгәнчә, Гафиятовлар сентябрь аеннан бирле ут өчен ай саен билгеле бер күрсәткечләр тапшырып барганнар. Бары декабрь аенда гына күрсәткечләр 14 киловаттка арткан. Мөгаен, бу киловаттлар бер айда гына түгел, сентябрьдән ноябрьгә кадәр җыелган саннардыр. Тик бу турыда бер айда гына хәбәр ителгәч, түләү күп исәпләнгән кебек тоелырга мөмкин. Кыскасы, без бары яшәүчеләрнең үзләре биргән күрсәткечләре нигезендә генә ут, су өчен түләүләр билгелибез. Нәрсәдер аңлашылмаса, яшәүчеләр Даурия урамы, 44 «в» адресы буенча урнашкан бинабызда 7нче офиска килә ала. Гаиләдә физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр булганда, социаль яклау бүлегенә ташлама сорап, документлар тапшырырга да мөмкин. Коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, сезгә субсидияләр билгеләнер иде, - диде «Территория комфорта» идарәче компаниясе хезмәткәре.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә сорауларыгыз туса, «Идарәче йорт - грамоталы кулланучы мәктәбе»нә мөрәҗәгать итә аласыз. Кулланучы мәктәбе үзе дә халыкка аңлату курслары уздыра. Курсларга 8 (843) 236-29-97 телефоны аша язылырга була. Кулланучы мәктәбендә лекцияләрне республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау идарәсе, Казан шәһәренең тарифлар, торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты белгечләре укый. Татарстанда әлеге мәктәптә теләгән һәркем бушлай укый ала.

Киләсе тема - «Күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә алу мәсьәләләре». Кызыксындырган сорауларыгызны (843) 562-50-09 яки 8(986) 723-94-48 телефоннары аша редакциябезгә юллый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading