16+

Суга керсәң, белеп кер! Узган ел 97 кеше суда батып үлгән...

Татарстан гидрометеорология үзәге майның соңгы көннәре, июнь башында бик эссе була, дип хәбәр итә. Һава температурасы киләсе атнага 25-30 градустан да түбән булмый. Бу исә су коену сезонын башларга вакыт дигән сүз. Ләкин су кергән вакытта иминлек кагыйдәләрен дә онытмагыз. Нәкъ менә эссе көннәрдә суга батып үлүчеләр саны күбәеп китә, ди белгечләр.

Татарстан Республикасының кечкенә көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сүзләренчә, су керергә яратучылар өчен бу иң куркыныч чор сезон башланганда була икән. Узган ел су коену сезоны вакытында 71 кеше (алар арасында биш бала да бар) батып үлгән. Юрий Венедиктов сүзләренчә, бу кешеләрнең күбесе ярамаган, шартлар булдырылмаган җирдә яки исерек килеш су коенган булган. Шулай да соңгы биш елда суда батып үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән. 2013 елда сулыкларда 185 кеше үлгән булса, 2018 елда – 97 кеше су төбенә китеп һәлак булган.

– Без хәзер балалар белән кече яшьтән үк суга бату куркынычы очракларын барлый башладык. Ел саен мәктәпләрдә судагы иминлек дәресләре алып барабыз. Элек андый дәресләр юк иде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Спорт министрлыклары белән ел саен төрле акцияләр оештыра башладык. Элек кеше батып үлсә, аның турында якыннарыннан кала башка беркем дә белми иде. Хәзер ул мәгълүмат бөтен дөньяга тарала. Бу да кешеләрне сулыкларда сак булырга өнди, – ди Юрий Венедиктов.

Быел Татарстанда су коену сезонына тагын өч яңа комлык ачылачак. Казан халкы хәзер Зур аккош күлендә йөзә ала. Кама Тамагында Карамалка елгасын су керү өчен җайлаганнар. Минзәлә районындагы яр буенда да су буенда ял итү өчен шартлар тудырылган.

Моннан тыш Зәй, Мамадыш һәм Казанның Комсомольское комлыкларын төзекләндерәчәкләр. Биредә коткаручылар һәм медицина ярдәме пункты, мәгълүмати стендлардан тыш, әле кызыну өчен ятаклар, кояштан саклаучы чатырлар да булачак. Диңгез буе бер кырыйда торсын!

Быел Татарстан буенча барлыгы 34 комлык су коену өчен рөхсәт ителгән. Шуларның сигезе инде 1 июньнән су коену сезонына ачылачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading