16+

СУЫТА: бу атнада 15 градус салкыннар көтелә

Ял көннәренә суыта, кайбер урыннарда төнлә салкынлык 15 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

СУЫТА: бу атнада 15 градус салкыннар көтелә

Ял көннәренә суыта, кайбер урыннарда төнлә салкынлык 15 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина "ШК"га ял көннәрендә һава торышының нинди булачагы турында сөйләде.

– Бүгеннән көннәр суыта башлый, яңгыр ява. Республикада салкын арктик циклон үтеп керәчәк. Шимбәгә каршы төндә 4-9 градус суык була, кайбер урыннарда температура 13 градуска кадәр төшә. Шимбә көндез -1дән -6га кадәр булачак. Шимбәдән якшәмбегә тагын да суыта. Температура -7дән -12 га кадәр төшәр дип көтелә. Кайбер җирләрдә 15 градуска кадәр салкынайта. Көндез -2 дән -7гә кадәр булачак. Салкын һава торышы икенче атнага да саклана. Явым-төшемнәр көтелми, – диде ул безгә.

Күрше Башкортстан республикасында атна ахырына төнлә -21 градус күрсәтә. Көндез -5, -10° градус булачак. 9-10 ноябрьдә кар явар дип көтелә.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading