16+

Сыра сатып баючыга көн юк!

Яңа ел үзе белән яңа кануннар да алып килде. Хәзер кичке сәгать 11дән иртәнге сәгать 8гә тикле сыра сату тыела. Ә мәйданы 50 квадрат метрдан ким булган биналарда аны сату бөтенләй ярамый. Канунны үтәмәүче оешмаларга - 30-40 мең, ә шәхси эшмәкәрләр һәм кибетчеләргә 3-4 мең сумлык штраф яный.

Сыра сатып баючыга көн юк!

Яңа ел үзе белән яңа кануннар да алып килде. Хәзер кичке сәгать 11дән иртәнге сәгать 8гә тикле сыра сату тыела. Ә мәйданы 50 квадрат метрдан ким булган биналарда аны сату бөтенләй ярамый. Канунны үтәмәүче оешмаларга - 30-40 мең, ә шәхси эшмәкәрләр һәм кибетчеләргә 3-4 мең сумлык штраф яный.

Казанда күп кенә урам киоскларының суыткычлары бушап калды, икенче берләренең, тулы булуына карамастан, ишегенә «Сыра сатылмый!» ише язулар ябыштырып куелды. Әмма чынлыкта сыра сату канун буенча тыелса да, гамәлдән әле чыкмады. Киосклар өчен төп керем чыганагы булган продуктны кибетчеләр яшертен рәвештә сата.
Нәтиҗәдә, яңа канунны тормышка ашыру эшенә җиң сызганып полиция кереште. Узган атнада Казан полициясенең алты йөзләп сәүдә ноктасын тикшерүе шул хакта сөйли. Канун бозу фактларын ачыклап, инде 219дан артык беркетмә төзелгән дә. Казан эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Валерий Кравченко башкала мэриясенең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шул хакта җиткерде. Кравченко сүзләренә караганда, узган атнада беркетмәләр күбесе бер үк мини-маркет һәм киоск кибетчеләренә берничә мәртәбә дә тутырылган. Рейдлар барышында 2,5 литр алкоголь продукциясе конфискацияләнгән. Һәр полиция бүлегендә махсус эшче төркемнәр төзелгән. «Әгәр төнлә кайда да булса сыра сатылу ачыкланса, төркем чакырылып, беркетмәләр төзеләчәк», - ди Казан полициясе башлыгы, канунсыз сыра сатучыларны алга таба да эзәрлекләүләр дәвам итәчәген ассызыклап.
Димәк, сыра сәүдәсендә табыш алучы вак эшмәкәрләргә көн бетә, әлеге бизнес аларның кулыннан тартып алына. Бу алга таба Казан урамнарында киосклар тагы да сирәгәячәк дигән сүз. Сыра чөмереп баш төзәтергә яратучылар өчен дә яңа мәшәкатьләр туа. Соңгылары хәзер, йоклап йөрмичә, көндез үк хәстәрен күреп куярга мәҗбүр. Тик җәмгыятьне бу юл белән айнытып булуы гына әлегә шикле. Хәер, анысын вакыт үзе күрсәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading