16+

Табиблар электрон рецептлар бирә башлады

7 апрельдән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа рецепт бланклары кертү һәм дарулар билгеләү кагыйдәләрен яңарткан карары үз көченә керде.

Табиблар электрон рецептлар бирә башлады

7 апрельдән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа рецепт бланклары кертү һәм дарулар билгеләү кагыйдәләрен яңарткан карары үз көченә керде.

Бу хакта “Российская газета”га сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Хәзер рецептлар кәгазьдә дә языла, яки медицина хезмәткәренең көчәйтелгән электрон имзасы белән расланган электрон документ рәвешендә рәсмиләштерелә ала.

Электрон рецептларга күчү Россия Хөкүмәте каршындагы Эксперт советы тарафыннан эшләнгән телемедицина технологияләрен үстерү буенча "Юл картасы"нда 2016 ел уртасында игълан ителгән иде. Анда 2023 елга дәүләт медицина учреждениеләренең кимендә 70 проценты электрон рецептлар язарга тиеш дип күрсәтелгән.

Пациентлар алардан файдалана алсын өчен, даруханәләрдә мондый рецептларны кабул итү системасын җайга салырга туры киләчәк.

"Медицина учреждениеләреннән даруханәләргә мәгълүматлар тапшыруның синхронлаштырылган системасы булдырылырга тиеш, ул дарулар әйләнешен күзәтү системасын да үз эченә ала, - дип аңлатты медицина фәннәре кандидаты фармаколог Орест Ибраһимов. - Бу тиз булыр дип уйлыйм. Бездә цифрлы технологияләр бик тиз үсә".

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading