16+

«Табиблар һәрчак җиңүче булсыннар иде» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романында табиб авыруны терелткән өчен рәхмәт йөзеннән бары ак чәчәкләр генә китерергә куша. Шуннан бирле бу ак чәчәкләр табиб хезмәтенең намусын, аклыгын гәүдәләндерүче символ булып тора.

«Табиблар һәрчак җиңүче булсыннар иде» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романында табиб авыруны терелткән өчен рәхмәт йөзеннән бары ак чәчәкләр генә китерергә куша. Шуннан бирле бу ак чәчәкләр табиб хезмәтенең намусын, аклыгын гәүдәләндерүче символ булып тора.


2008 елдан бирле Татарстанда медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, "Ел табибы - Ак чәчәкләр" конкурсы үткәрелә. Быел да "Пирамида" күңел ачу комплексында әлеге республика премиясенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.



Бәйрәм табибларның һәрберсе кабатлаган халыкара Гиппократ антын укудан башланып китте. Алып баручыларның берсе Россия журналисты Фәридә Корбангалиева:
- Минем гаилә өчен медицина хезмәткәрләре көне аеруча да истәлекле. Әбием сугыш елларында Казан госпиталендә эшләгән. Аның медальләре белән бергә кечкенә генә тартмачыкта немец ядрәсе дә саклана. Аны әбием рус солдатыннан операция вакытында алган булган, дип хатирәләре белән уртаклашты.



Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин исә барлык кунакларны бәйрәм белән котлап, Татарстан медицинасының уңышлары турында әйтеп узды. "Узган ел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов куйган дәүләт бурычын үтибез. Халык арасында үлем очракларын 1,6 процентка киметә алдык. Бу 475 гомер дигән сүз. Медицина тармагында үз эшенең осталары тупланган булуы сөенедерә, диде ул.

Бүген республикада 34 мең медицина хезмәткәре санала. Ак халатлы фәрештәләргә тиңлиләр аларны. Еш кына ягымлы караш, игътибар белән дә дәвалый алар авыруны.Түбән Кама шәһәрендә 1нче сырхаунәдә өлкән шәфкать туташы Аския Нурисламова: "медицина өлкәсенә килүемә әти-әнием сәбәпче булды",- ди.



- Әнием бик яшьли үлде. Шул чакта ул безгә - балаларына арагыздан берегез булса да табиб булырга тиеш дип әйтеп калдырды. Табиб ук булмасам да шәфкать туташы булып инде 40 ел эшлим. "Яна йөрәк, яңа пожарный кирәк", дип җырлыйлар иде безнең чакта .Әни исә гел янгын сүндерүчеләр түгел, яңа докторлар кирәк. дип әйтә иде. Хәзер медицина бер урында тормый. Табиблар яңа методлар буенча эшли, камилләшә. Мин үз коллективыма, бердәм булып эшләвебезгә рәхмәтле. Гомер буе кешегә яхшылык эшләргә тырыштым. Үз эшемне бик яратып башкарам, ди Аския ханым. "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә җиңү яулаган Аския Нурисламова "Ак чәчәкләр" бәйгесен "гомеремнең иң югары ноктасы", ди. Ул "Сосновый бор" шифаханәсенә ике кешелек юллама белән бүләкләнде. Аны котларга Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева белән Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сәхнәгә чыкты.



- Быел онкология авырулары белән көрәш елы дип игълан ителде. Яман чиргә килгәндә авыруны беренчел стадиясендә ачыклап, тиешле дәвалауны вакытында билгеләү мөһим. Шуңа да беренчел звено табибларының эше бәяләп бетергесез. Еш кына мөһим карарларны 1 секундта хәл итәргә туры килә. "Беренчел звеноның иң яхшы табибы" номинациясендә җиңүче исеменә Лениногорск районының Иске Куак авылыннан участок терапевты Павел Кудашкин лаек дип табылды. Аның эш девизы "үзеңне пациент урынына куеп кара", шул чакта гына авыруның хәлен аңлыйсың, дип саный ул. Павел әфәнде 18 авылга хезмәт күрсәтә. "Сәламәтлек мәктәбе" алып бара. Дәресләре аша күп кенә кешене тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска күндерә алган. Терапевт хәйрия эшләре белән дә шөгыльләнә. Авылларында чиркәү төзеткән. 1982 елдан бирле мактаулы донор. Аны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белән Россия урологлар җәмгыятенең президенты, профессор Армаис Камалов тәбрикләделәр. Павел Кудашкин планшет компьютеры белән бүләкләнде.



- Күптән түгел "Шәһри Казан" газетасы битләрендә дөнья күргән ике кешенең гомерен берьюлы саклап калган Республика клиник хастахнәсеннән бер төркем табиблар "Уникаль очрак" номинациясендә җиңү яулады. Аларның пациенты Юлия Минһаҗева үзе дә коткаручыларын котларга килгән иде. Әлеге юнәлештә тагын бер төркем номинантлар - 7нче Казан шәһәре клиник хастаханәсе табиблары да игътибар үзәгендә булды. Екатерина Гарифуллина 12 яшендә артриттан җәфалана башлый. 22 яшендә кыз бөтенләй хәрәкәтләнә алмый, инвалидлар арбасына күчә. Профессор Илдар Әхтәмов җитәкчелегендә ясалган операцияләрдән соң, кыз гадәти тормышка кайта. Кабат йөрергә өйрәнә. Бәйрәмдә исә Елена Гарифуллина барлык тамашачыга да авыруны җиңәргә була икәнен тагын бер кат раслады. Кайчандыр атлап та йөри алмаган кыз, сәхнәдә биеп күрсәтте."Уникаль очрак" номинациясендә җиңүче яулаган республика клиник хастаханәсеннән нейрохирурглар Тимур Бикмуллин, Эдуард Бариев,Эмиль Хәлиуллин, акушер-гинекологлар Никита Яковлев,Эдуард Мураховский, анестизиолог- реаниматологлар Елена Чуенкова, Зөлфия Мөхәммәтҗановага Россия финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов бүләкләр тапшырды. Табиблар белемнәрен тирәнәйтү өчен чит илләрдә стажировка уза алачак.


- Россиянең күп субъектларында булырга туры килде. Татарстанның медицина өлкәсендәге эшләре белән горурланам, дип табибларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Айрат Фәррахов.

"Сәламәтлекне саклау легендасы" номинациясендә җиңү яулаган медицина өлкәсендә 34 ел эш стажы булган Меланья Анисимованы министр Адел Вафин үзе тәбрикләде. Меланья ханым Татарстанда даруханәләр системасын үстерүгә зур өлеш кертә. РСФСРда иң зур даруханә складын Казанда төзетү дә аның тырышлыгы. Фармацевтика өлкәсендә зур өлеш керткән югары категорияле провизор , Россия фармацевтлар берләшмәсенең мактаулы вәкиле Меланья ханым: " Казан үткәнне, бүгенгене, киләчәкне гәүдәләндергән матур шәһәр. Биредә эшләгән елларым минем өчен кадерле," - дип фармацевтика өлкәсенә игътибар күрсәтелүгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.



- Җиңүчеләрне игълан итү җыр, моң белән үрелеп барды. "На- на" төркеменең элеккеге солисты Владимир Левкин залда утырган барлык табибларны да җырлатты. Аның бәйрәмгә чакырылуы очраклы түгел. Владимир ракны җиңгән кеше. Кечкенәдән медицина өлкәсендә кайнап үсә егет. Әнисе аны табибтан курыкмаска өйрәтә. Үзендә яман шеш барлыгын белгәч тә, Владимир нишлисен яхшы белә. Минем яшисем килә, дип табибларга мөрәҗәгать итә ул.



- Иң төп җиңүче - "Ел табибы" исеменә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич лаек дип табылды. Аны Татарстанның Премьер министры Илдар Халиков котлады. Альберт Галявич тәкъдиме белән республикада миокард инфаркты авырулы кешеләргә тәүлек буе югары технологияле ярдәм күрсәтү системасы оеша. Кардиолог күп кенә фәнни хезмәтләр авторы, Россия кардиология җәмгыятенең вице-президенты булып тора.

- Миокард инфаркты өлкәсендә безнең Татарстанда тиңе булмаган уникаль система эшли. Нәтиҗәдә, без йөзләгән кешеләрне коткарабыз. Элек хезмәт юлын кулда бер аспирин белән башладык, дип заманча медицина мөмкинлекләрен дә искәртте ул. Шулай ук соңгы өч елда Сәламәтлек саклау министрлыгы белән дә тыгыз элемтәдә эшләвен әйтте.

- Хәзер Адел Вафин үзе дә кардиологка әйләнеп бетте инде. Бу хакта таныклык тапшырсаң да була үзенә, диде Альберт Галявич ярым шаярту белән. Журналистларга да әйтер сүзе бар иде аның: "Минем төп миссиям - кешеләре дәвалау, үлемнән коткару. Бер күңелсез очрак бөтен медицина өлкәсен пычратмасын иде. Бары позитив язмалар гына басылуын теләп калам", - диде ул. Илдар Халиков исә чыгышында Татарстанның сәламәтлек саклау системасы турында әйтеп узды.



- 4 миллион татарстанлы исеменнән барлык табибларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Бала туган мизгел, дәваланып савыккан баланың елмаюы, авыруның терелеп йөри башлавы - барысы өчен дә рәхмәт сезгә,- диде Илдар Халиков. Барлык җиңүчеләргә ак чәчәкләр, бәйгенең статуэткасы, дипломнар тапшырылды. Буа үзәк район хастаханәсенең Кайбыч фельдшер- акушерлык пункты мөдире Дания Ваһаповага махсус бүләк "Лада Гранта" автомобиле ачкычлары бирелде.Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе коллективы Татарстан президентының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.



- Медицина өлкәсендә барлыгы 85 мең кеше исәпләнә. Бу үзенә бер тулы зур гаилә. Табиблар һәрчак җиңүче булсыннар иде. Үзләренә дә сәламәтлек телик. Нәкъ җырдагыча:

"Ак канатлы фәрештәләр оча, ак халатлы фәрештәләр була.

Безне саклар өчен табибларга кодрәтеңне бирче, йә Хода".


Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading