16+

Табибларны ничек авылга кайтарырга?

Авылларда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, сырхауханәләр төзекләндерелә, ә хастаханәләргә табиблар җитми.

Табибларны ничек авылга кайтарырга?

Авылларда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, сырхауханәләр төзекләндерелә, ә хастаханәләргә табиблар җитми.

Авылларда гына түгел, шәһәр җирендә дә медицина хезмәткәрләренә кытлык сизелә. Табиб булмагач, су буе чират, тар белгечләр бөтенләй дефицит, медицина персоналы да берничә эшне берьюлы башкарырга туры килгәнгә канәгатьсез, бу сыйфатка да тәэсир итә. Хәер, бу бездә генә түгел, Россиянең башка төбәкләре өчен дә актуаль проблема.

Кайталар да качалар

Татарстанның сәламәтлек сак­лау министры Марат Садыйков әйтүенчә, былтыргы нәтиҗәләр буен­ча сыр­хауханәләрдә кадрлар белән тәэмин ителеш 69,8 процентны тәшкил итә, ягъни 10 мең татарстанлыга 35 табиб туры килә. Питрәчтә, Сабада табиблар җитәрлек булса, Актанышта, Чаллыда, Сарманда, Зәй, Минзәләдә, Менделеевскида табибларга кытлык. Элек барысы да җайга салынган булган. Укуын тәмамлап диплом алган кеше, юллама белән, республиканың төрле районнарына эшкә җибәрелгән. Туган йортыңнан Татарстанның читенә китәсеңме, бернишләп булмый, кайда белгечләргә ихтыяҗ бар – шунда җи­бәргәннәр.
1990 елларда бу системага үзгәрешләр кергән, юлламалар буенча эшкә җибәрү дигән нәрсә бетерелгән, белгечләр кая тели – шунда урнаша башлаган. Ә мәҗбүри җибәрмәгәч, ерак авылларга кем үзе теләп кайтсын?

Дөрес, моңа охшаш система хәзер Татарстанда кабат кайта башлады кебек. Максатчан укыту программасы нигезендә дәүләт хисабына югары белем алган студентлар, диплом яклагач, биш ел Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләргә мәҗбүр. Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов әйтүенчә, Европада бу система инде күптәннән гамәлдә. Бушлай белем алган белгечләр, биш ел гына түгел, гомер буе дәүләт клиникасында эшләргә тиеш. Тик бездә кайберәүләр биш елга да түзми шул. Авылга кайта, эшләп карый да шәһәргә кача. Йә ике ел эшли дә, кияүгә чыгып, балага узып, өч елга декрет ялына китә. Сүз уңаеннан, дәүләт җитәкчелеге, бу вакыт аралыгына декрет ялларын кертмәү турында да сүз кузгалткан иде.

Әлеге программа кадрлар белән тәэмин итүдә бер адым булып торса да, үз минуслары җитәрлек. Әйтик, дипломлы белгечләр биш ел бары беренчел звенода гына эшли ала. Алты ел медицина университетында укыганнан соң контракт белән авылга кайткан белгеч, камилләшү, белемен арттыру өчен, ординатурага керергә мәҗбүр. Кыскасы, уку ун елга ук сузылырга мөмкин. Ә яшьләрнең гаилә корасылары, бала табасылары да бар.
Тагын бер программа – Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бүлеп биргән квоталар нигезендә белгечләр Казан дәүләт медицина университетының ординатурасы бүлегендә бушлай белем алу хокукы ала. Укып бетергәч, алар кимендә өч ел Татарстанда медицина өлкәсендә эшләргә тиеш.

Авылга кайтсаң – 1 миллион сум

Программалар җитәрлек, әмма нәтиҗә генә бик сизелми кебек. Авыл җирендә күпләрне хезмәт хакы канәгатьләндерми. Эш күп, яңа технологияләр, электрон больничныйлар, чиратка тезелгән пациентлар... Хисап та бирергә кирәк, авыруларны да дәваларга. Эшкә күмелгән табиблар хезмәт хакы аз дип зарлана. Кызык өчен эш тәкъдим итә торган сайтлардагы вакансияләрне карадык. Мәсәлән, Казанның 1нче шәһәр хастаханәсендә онколог-табибка 37 мең хезмәт хакы белән эш тәкъдим итәләр, районнарда исә терапевтның хезмәт хакы – 20 мең сум. Ихтыяҗ зур булган эндокринологка да 21 600 сум гына түләргә вәгъдә итәләр. Шул ук вакытта шәхси клиникаларда табиб­ларга кимендә 60-70 мең түләргә әзерләр. Табибларның ­шәхси клиникаларга күчүләре гаҗәп тә түгел кебек.

Сүз уңаеннан, Министрлар Кабинеты белән кабул ителгән 501нче карар нигезендә яшь табибларга, ярдәм итү йөзеннән, ай саен хезмәт хакларына 1 794,5 сум өстәп түләнә. Шулай ук бер тапкыр бирелә торган 21 534 сум түләү дә каралган.
Икенче борчыган мәсьәлә – торак. «21 мең сум хезмәт хакына авыл җирендә йорт салып булмый шул. Хәер, медицина хезмәткәрләре өчен бу өлкәдә «Земский доктор» программасы эшли. Авылга эшкә кайткан табибка торак шартларын яхшырту өчен – 1 миллион сум, ә фельдшерларга 500 сум акча бүлеп бирелә.

Биектау районы Чыпчык авылында амбулатория җитәкчесе Ирек Вафин да авылга «Земский доктор» программасы буенча эшкә кайткан. Авылдагы амбулаториягә җиде фелдь­шер-акушерлык пунк­ты карый. Бу оешма 6500 кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Ирек – тумышы белән Арча районыннан. Дәүләттән торак шартларын яхшыр­ту өчен бирелә торган 1 миллион сумны да Арчада төзи башлаган йортын салып бетерү өчен тоткан.
– Белгечлегем буенча невролог. Казанда ветераннар өчен госпитальдә дә эшлим. Шул ук вакытта Чыпчык авылы амбулаториясен җитәклим. Үзем гаиләм белән Арчада яшим. Ике бала үстерәбез. Инде алты ел көн саен 40 километр Арчадан Биектауга йөреп эшлим. Казанга да чыгып китәм, – ди Ирек Вафин.

Программа гамәлгә кергән 2012 елдан бирле Биектауга аның буенча 40 кеше эшкә кайткан булган. Хәзер дә аларның 30дан артыгы эшләвен дәвам итә. Биектау­да кадрлар белән тәэмин ителеш 94 процентны тәшкил итә. Проблема әллә ни юк та кебек. Шулай да Чыпчык хастаханәсендә бер елдан бирле педиатр юк икән. Авылга балалар табибы районнан килеп эшләп йөри.
«Дөрес, бүген аеруча ерак районнарга белгечләрне миллион сум белән генә җәлеп итеп булмый. Яңа ысуллар уйларга кирәк. Бәлки табиб­лар өчен, федераль программадан тыш, төбәк ярдәмен булдырырга вакыттыр», – дигән фикердә Ирек Вафин.
Элек Татарстанда авылга кайткан табибларга 100 мең сум өстәмә акча каралган булган.
– Район администрацияләре яшь белгечләргә социаль ипотека программасына басарга ярдәм итсә, җир участоклары бүлеп бирсә, нәтиҗәле булыр иде, – ди табиб.

Наталья Ксенофонтова, Питрәч районы үзәк хастаханәсендә баш табибның халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча урынбасары:

– Безнең районда әлегә табиблар кытлыгы проблемасы юк. «Земский доктор» программасы бик отышлы эшли. Яшь белгечләргә торак шартларын яхшырту өчен бер миллион сумның файдасы бар. Күбесе ул акчага йорт салды. Кайберләре фатир сатып алды. Питрәч шәһәргә якын булгач, безгә гел табиблар читтән килеп эшли. Аларны үзебездә төпләндереп калдыру проблема иде. Хәзер бу акрынлап җайга салына. Дөрес, пенсия яшенә җиткән 17 медицина хезмәткәре дә исәпләнә. Аларга алмашка белгечләр кирәк булуы бар. Аннары Питрәчкә соңгы елларда Көек, Царево, Светлый торак комплекслары килеп кушылды. Халык саны артты. Ә штат элек ничек раслаган, әле дә шулай. Кыскасы, киләчәктә штатны арттырырга туры килмәгәе.

Ильяс Минвәлиев, Кама Тамагы районы үзәк хастаханәсе баш табибы:

– Без хәзер, юл картасы программасы кысаларында, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Ихтыяҗ булган белгечлекләр буенча министрлыкка мөрәҗәгать итәбез. «Земский доктор» программасы яшьләрне җәлеп итүдә нык ядәм итә. 1 миллион сумга күбесе фатир ала. Ул программа буенча барлыгы җиде табибны читтән китертә алдык. Аның берсе китте, берсе декрет ялында, ә калган бишесе эшли, алга таба да эшләрен район хастаханәсендә дәвам итәргә исәп тоталар. Максатчан программа буенча укучыларыбыз бар. Быел менә өчесе укуын төгәлли. Белгечләребезне ординатурада укыту мөмкинлеге бирелә. Пенсионерларга алмаш әзерлибез. Эш яхшы барсын өчен аңлашып эшләү мөһим. Эш урынындагы позитив, уңай мохит тә зур роль уйный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading