16+

Табигать почмагының һәркайсы игътибар сорый

Казанда онытылып барган 99 ял итү урынын төзекләндерергә тәкъдим итәләр.

Табигать почмагының һәркайсы игътибар сорый

Казанда онытылып барган 99 ял итү урынын төзекләндерергә тәкъдим итәләр.

Бөтен кешегә дә мәгълүм булган, тарихи яктан мәгънәгә ия истәлекле урыннардан тыш, шәһәребездә казанлылар ял итә торган урыннар да җитәрлек, әлеге табигать почмаклары да игътибар сорый, төзекләндерү таләп итә, - ди Татарстан Президентының ярдәмчесе Наталья Фишман. Парклар һәм скверлар елында Рөстәм Миңнеханов аны шәһәрдәге истәлекле урыннарны төзекләндерү өлкәсендә ярдәмче итеп билгеләгән иде.

Ә Казанда шундый "онытылган" 99 урынны билгеләгән Наталья Фишман. Аларны "Саклаулы урыннар" дип картада да күрсәткән. Әлеге зоналарны ачыклауда Казан халкының да өлеше зур. Күп кенә урыннар кайбер казанлыларның үзләре өчен дә яңалык. Әйтик, Горьковский шоссе тирәсендәге ташландык хәлгә килгән күл турында Левченко бистәсендә яшәүчеләр генә яхшы белә. Чөнки ял итәргә үзләре шунда еш килә, ә башкаларның ул күл турында ишеткәннәре дә юк. Шулай ук Брюсов урамындагы "Кайт-спот" мәйданчыгы кайтист-спортчылар өчен яхшы таныш. Яшьләр анда җыелышып төрле тамашалар күрсәтәләр. Ул мәйданчык янында ук борынгы мөселман зиратын да рәтләргә кирәк икән.

Эшлисе эшләр җитәрлек. Әнә Компрессорлар заводы артындагы элеккеге "РВЗ-6 вагоннары"н яңартсаң, электәге трамвайны хәтерләткән бер истәлек экспонаты булып торыр иде. Наталья Фишман Әмәт бистәсендәге Косогорный урамын да саклап калырга тели. Аның үзенчәлеге шунда - ул Казанда үзеннән үзе барлыкка килгән бердәнбер җәяүле урам. Анда хәтта, агач тротуар да калган, ди әле. Дары заводы территориясендәге йөз еллык "Шухов башнясы"н, Левченко бистәсе янында завод эшчеләре ясаган "халык атынгычы"н, тагын башка бик күп истәлекле урыннарны яңартырга була дип саный проектны әзерләүчеләр. Тәкъдимнәр җитәрлек. Кайсыларын хуплап, төзекләндерергә алынырлар, анысы вакыт эше. Хәзергә әлеге сораулар республика җитәкчелеге белән хәл ителәчәк.

Фото: prokazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading