16+

Тагын ике йорт хәсрәткә әйләнергә тора

Казанда 9 торак йорт төзелеше шәһәр һәм республика хакимият органнары тарафыннан аерым күзәтчелектә тотыла. Четерекле төзелешләр исемлегенә тагын 2 йортның өстәлүе ихтимал.

Тагын ике йорт хәсрәткә әйләнергә тора

Казанда 9 торак йорт төзелеше шәһәр һәм республика хакимият органнары тарафыннан аерым күзәтчелектә тотыла. Четерекле төзелешләр исемлегенә тагын 2 йортның өстәлүе ихтимал.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Шакиров чыгышында әйтелгәнчә, хәзер Казанда күпфатирлы 127 торак йортны өлешчеләр катнашында төзү бара. 2007 елдан башлап, төрле сәбәпләр аркасында, төзелешләре туктап калганнар исемлегенә 82 йорт кертелгән иде. Шәһәр хакимияте тырышлыгы белән шул йортларның 73е сафка бастырылды. «Калган 9 йорт мәсьәләсе дә чишелеш тапты», - дип тынычландырды Руслан Шакиров. Четаев урамында «Элит-Строй» фирмасы төзи башлаган йорт «Вектор» ябык акционерлык җәмгыятенә күчерелгән. «Свей» фирмасының Достоевский ур., 57, Четаев урамындагы 71-3/16, Заслонов урамындагы 38-42, Адоратский-Четаев урамнары киселешендәге 71-10-1 төзелеш санлы йортлары тәмамланачак. Шулай ук элек «Свей»ныкы булып, соңыннан «Маг Строй» фирмасына күчерелгән Ф.Әмирхан урамындагы 18 һәм 24 катлы йортлар төзелеше ахырына җиткереләчәк. Краснококшайск һәм Г.Баруди урамнары киселешендә «ИТЦ» компаниясе башлаган йортны төзеп бетерү буенча яңа инвестор билгеләнгән.
«Арх-Идея» ябык акционерлык җәмгыяте тарафыннан Маяковский урамында төзелүче 21 нче һәм «КСМУ-6» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан Г.Камал урамында төзелүче 18 нче санлы йортлар четереклегә әйләнергә тора.
Торак төзелеше турында шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте идарәсеннән, мэриянең kzn.ru сайтыннан белешеп була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading