16+

Тартмаска да, сатмаска да

Яман гадәт тиз иярә, диләр. Тәмәке тарту - моңа тәгаен мисал. Ата-ана, өлкәннәр үгет-нәсыйхәте белән генә канәгатьләнмичә, илебездә тәмәке тартуга каршы дәүләт югарылыгында көрәш башланды: быелның 1 июненнән җәмәгать урыннарында тәмәке тартуга каршы федераль законның икенче өлеше гамәлгә керде.

Тартмаска да, сатмаска да

Яман гадәт тиз иярә, диләр. Тәмәке тарту - моңа тәгаен мисал. Ата-ана, өлкәннәр үгет-нәсыйхәте белән генә канәгатьләнмичә, илебездә тәмәке тартуга каршы дәүләт югарылыгында көрәш башланды: быелның 1 июненнән җәмәгать урыннарында тәмәке тартуга каршы федераль законның икенче өлеше гамәлгә керде.

- Моңа кадәр тәмәкечеләргә гел уңай шартлар тудырылды, ә янәшәдәгеләр төтен суларга мәҗбүр. Бу яман гадәткә каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшү зарур, - ди Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлиева.
Закон нигезендә мәктәпләр, кафе, бар һәм башка җирләрдә тәмәке тарту тыела.
Кафе-рестораннарда тарту тыелу төрле фикерләр тудырды. Әлбәттә, барысында да диярлек «Бездә табак тарту тыела» дигән кисәтүләр урнаштырылды, чөнки закон шуны таләп итә.
- Безнең кафе өчен бу уңай гына, - ди Казан үзәгендәге бер балалар кафесы администраторы. - Бу гаилә белән тынычлап, ял итеп утыру урыны. Бездән балалы гаиләләр өзелеп тормый. Янәшәдәге өстәл артында тәмәке пыскытып утырсалар, нинди балалар кафесы була инде ул?!
- Без кафе эчендә тәмәке тартырга рөхсәт итмибез. Моның өчен башка урыннар да бар бит, - диде бер бармен шулай ук.
Тик чикләүләргә карап кына кальян тартучылар кимемәде, аны «табаксыз кальян» дигәне «алмаштырды».
Казандагы бер кафега тамак ялгап алырга кергән идек. Официант янәшә өстәл артында утыручы бер кызга кальян китереп бирде. Дөрес, «Тарту сезнең сәламәтлегегезгә зыян китерә», - дип кисәтү ясады үзе.
- Кафеларда тартырга бөтенләй ярамый бит, - дидек без дә.
- Ә бу табаксыз кальян, - диде официант.
- Кальян залларында, шулай ук башка кафеларда «Кальянда табак яки никотин юк» дип кальян тәкъдим итәләр икән, димәк, анда ниндидер бүтән төрле исерткеч матдә бар. Мондый хәлләр ачыкланса, Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсенә хәбәр итәчәкбез. Кальян тәмәке тартуга тиңләштерелде. Шунлыктан, нинди сыйфатта тәкъдим ителүенә карамастан, бина эчендә (кафе, ресторан...) кальян тарту закон бозу булып саналачак, - диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе урынбасары Назилә Хуҗәхмәтова.
Закон нигезендә тәмәкене сәүдә залы булган кибетләрдә һәм павильоннарда гына сатарга рөхсәт ителә.
- Киоскларда һәм күчмә сәүдәдә тәмәке продукциясе сату тыела. Рөхсәт ителгән урыннарда да тәмәке киштәләрдә күренеп торырга тиеш түгел. 18 яшьтән кечерәкләргә сатылмый. Мәгариф учреждениеләренә 100 метрдан якынрак урнашкан биналарда тәмәке сатарга рөхсәт юк, - дип аңлатты Роспотребнадзор оешмасының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов.
Ә менә урамда, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре территориясеннән читтә тәмәке тартырга рөхсәт. Ян-як диварлары булмаган җәйге кафеда да тәмәке пыскытырга ярый, ләкин терраса корылмасы төп бина диварына терәлеп торырга тиеш түгел.
ТАБИБ КИСӘТӘ
Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Степан КРИНИЦКИЙ:
Тәмәке тарту аркасында Россиядә ел саен 400 мең кеше үлә. Тәмәке тартучыларда үпкә рагыннан үлем очраклары тәмәке тартмаучыларныкыннан 20 мәртәбәгә күбрәк.
Тәмәкечеләр стенокардиядән - 13, ә ашказаны язвасыннан 10 мәртәбә күбрәк авырый.
Бер кап тәмәке тартып бетергән кеше организм түзә алганнан 7 мәртәбәгә күбрәк радиация ала. Тәмәке радиациясенең башка агулы матдәләр белән катнашмасы организмда рак китереп чыгара.
ШТРАФЛАР
Рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тартучы гражданнарга 500 сумга кадәр штраф салына. Балалар уен мәйданчыгында тәмәке пыскытып утырсаң, штраф - 2 мең сум. Тәмәке сатуга кагылышлы таләпләрне бозган шәхси предприятиегә 10-20 мең сум, юридик затка 30-60 мең сум штраф салына. Никотинлы кальян тарту тәмәке тарту булып исәпләнелә, андыйларга да 15 нче федераль законда билгеләнелгән административ чаралар күрелә, ягъни 500 сумга кадәр штраф түләттерелә.
Кафеларда никотинлы кальян тәкъдим ителсә, шәхси предприятие (ИП) саналучы кафе хуҗасы 10-20 мең сум, ә юридик зат сыйфатында теркәлгән кафе хуҗасы 30-60 мең сум штрафка тартыла.
Полиция хезмәткәрләре рөхсәтсез урыннарда тәмәке тартучыларга һәм закон таләпләрен бозучы юридик затларга, кисәтү белән генә чикләнмичә, штрафлар салырга керешкән инде.
САННАР ҺӘМ ФАКТЛАР
Россиядә балаларның 98 проценты әти-әниләренең тәмәке тартуын ташлауларын тели. Аларның 82 проценты ата-аналарның - өйдә, ә 78 проценты автомобиль эчендә тартуына каршы.
Россиядә, балаларны исәпләмәгәндә, 44 миллион кеше, ә Татарстанда ир-атларның 57 проценты һәм хатын-кызларның 23 проценты тәмәке тарта.
ШАЛТЫРАТ!
Республикада тәмәке тартуны ташларга теләүчеләргә булышу һәм тыюлар турында мәгълүмат бирү өчен «кайнар линия» ачылды. 8 (843) 562-564-0 номерына атнаның эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.
ФИКЕРЛӘР
Рөстәм Вафин, шофер:
- Тәмәкене 20 елдан артык тартам иде. Моның яман гадәт икәнен үзем дә аңлыйм. Сәламәтлекне һәм күпме акчаны бетерәм шул зәхмәткә. Тәмәке тартуны ташлауга булыша, дип төрле дарулар да эчеп, пластырь да ябыштырып карадым - әлегә файдасы булмады. Үпкәләр череп таркалганчы ташлыйсы иде инде, балаларга да тискәре үрнәк күрсәтәм бит.
Таңсылу Ибраһимова, 3 курс студенты:
- Татар-мөселман кызларына тәмәке тарту бер дә килешми инде. Уку йорты тирәсендә көн саен диярлек тәмәке төпчеге суыручы кызлар белән бәрелешәм. Алар белән сөйләшү түгел, яннарыннан узу да чиркангыч бит. Мода артыннан куып, үзләренең ана буласыларын да оныткан кызларны аңламыйм мин.
ТӘМӘКЕ ТАРТУ ТЫЕЛГАН УРЫННАР
Мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре
Спорт биналары
Кунакханә
Тулай торак
Ресторан, кафе, бар, төнге клублар
Аэропорт һәм вокзаллар, ерак араларга баручы поездлар һәм кораблар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading