16+

Татар әдәбиятын кемгә тапшырабыз?

Милли хокукларыбызны яклаучы Динара Күптән түгел Әзәрбайҗан башкаласы Баку шәһәрендә туып үскән милләттәшебез Динара Хәйруллинаның «Белая лестница» дип аталган китабы презентациясенә багышланган очрашуда катнаштым. Әлеге очрашу «Идел» яшьләр үзәгендә узды. Россиядән читтә туып үскән яшьтәшемнең татарча камил дәрәҗәдә белүенә сөенеп, ирешкән уңышларына чын күңелдән сокланып утырдым мин ул көнне. Читтә...

Татар әдәбиятын кемгә тапшырабыз?

Милли хокукларыбызны яклаучы Динара Күптән түгел Әзәрбайҗан башкаласы Баку шәһәрендә туып үскән милләттәшебез Динара Хәйруллинаның «Белая лестница» дип аталган китабы презентациясенә багышланган очрашуда катнаштым. Әлеге очрашу «Идел» яшьләр үзәгендә узды. Россиядән читтә туып үскән яшьтәшемнең татарча камил дәрәҗәдә белүенә сөенеп, ирешкән уңышларына чын күңелдән сокланып утырдым мин ул көнне. Читтә...

Милли хокукларыбызны яклаучы Динара
Күптән түгел Әзәрбайҗан башкаласы Баку шәһәрендә туып үскән милләттәшебез Динара Хәйруллинаның «Белая лестница» дип аталган китабы презентациясенә багышланган очрашуда катнаштым. Әлеге очрашу «Идел» яшьләр үзәгендә узды. Россиядән читтә туып үскән яшьтәшемнең татарча камил дәрәҗәдә белүенә сөенеп, ирешкән уңышларына чын күңелдән сокланып утырдым мин ул көнне. Читтә яшәүләренә карамастан, үз милләте өчен җан атучы татарларыбызның фидакарьлегенә сокланмый калу мөмкинме соң?!
Динараның әнисе Пенза ягыннан булса, әтисе Фәрих тумышы белән Татарстаннан, Апас районының Олыкүз авылыннан икән. Фәрих Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый һәм үзгәртеп кору елларында Бакуга барып эшкә урнаша. Динара исә 1987 елның 5 августында шушы шәһәрдә дөньяга килә. Мәктәпне «биш»ле билгеләренә генә тәмамлаган кыз укуын Американың Джорджия штатында, Атланта шәһәренең Генри Грейди исемен йөртүче Югары мәктәбендә дәвам итә. Аннан Баку дәүләт университетын тәмамлап, халыкара хокук белгечлегенә ия була. Соңрак махсус программа нигезендә укып, Бөекбританиянең Оксфорд университетында хокук магистры булуга да ирешә.
Оксфорд университетында ул диссертация темасы итеп «Лингвистик азчылыкның белем алуга хокуклары» дигән теманы сайлый һәм Россия Федерациясе составында булган Татарстан Республикасын мисал итеп китерә. Әлеге диссертациясендә Динара Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән 309 нчы номерлы канун аркасында Россиядә яшәүче милләтләрнең хокуклары бозылуын дәлилләп һәм тәнкыйтьләп чыга. Рус телендә иҗат ителгән «Белая лестница» әсәрен бер читкә этеп, беренче чиратта, әлеге гыйльми әсәре өчен кулын кысар идем мин Динараның.
«Иҗат белән бала чактан шөгыльләнәм. Баштарак шигырьләр дә язгаладым, аннары кыска-кыска хикәя, повестьларга күчтем. «Белая лестница» китабын 2008 елда ук яза башлаган идем. 2010 елда тәмамлаганнан соң, Мәскәү, Баку шәһәрләрендә төрле мөхәррирләргә күрсәттем. Аларның биргән киңәшләрен истә тотып, төзәтмәләр керттем һәм, ниһаять, әсәр Бакуда басылып та чыкты», - ди Динара.
Әлеге әсәрнең нигезендә татар милләте, аның бүгенге халәте өчен борчылу хисе ята. Вакыйгалар Татарстан белән бәйле. «Минем фикеремчә, без үз тамырларыбызны оныта барабыз. Бүген милләтче сүзен тискәре мәгънәдә аңлыйлар, тик мин үземне милләтче дип саныйм. Милләтченең төп бурычы - үз телен, тарихи мирасын белү, халкы турында кайгыртып яшәү. Татарстанда ни өчен милли үзаң булмавын мин аңлап бетермим. Без Татарстаннан еракта яшәсәк тә, әти өйдә башка телдә сөйләшергә беркайчан рөхсәт итмәде, безнең гаиләдә «дәүләт теле» һәрвакыт татар теле булды», - дип сөйли яртылаш татар, яртылаш төрек милләтеннән булган егетнең хатыны Динара ханым, ара-тирә төрек һәм әзәрбайҗан сүзләрен кыстыргалап. Бу урында, сүз уңаеннан, Динараның татар, рус, инглиз, азәри, төрек телләрендә камил дәрәҗәдә аралаша һәм әдәби әсәрләр укый алуын, шулай ук бераз француз телен дә белүче полиглот икәнлеген билгеләп узу мәслихәттер.
Һади Атласи, Нурихан Фәттах кебек тарихи әсәрләр авторларын яратып укучы Динара, бүгенге татар әдәбиятына үз карашын белдереп: «Татар китаплары күбесенчә бер үк темага языла, тар тематикалы булуы белән ул дөнья әдәбиятыннан калыша», - диде. Ә үз китабы рус телендә язылган булуга карамастан: «Мин, татар әдәбияты татар телендә булырга тиеш, дип саныйм. Рус телендә татар әдәбиятының киләчәген күрмим», - дип тә өстәде. «Белая лестница» китабын ул беренче чиратта татар, аннан соң инглиз теленә тәрҗемә итәргә максат итеп тә куйган инде. «Әдәбиятыбызны дөньяга таныту өчен аны төрле телләргә тәрҗемә итәргә, әмма беренче чиратта Татарстанның үзен танытырга кирәк», - дип саный милләттәшебез.
Закон үз эшен эшли...
Иҗат әһелләре, бигрәк тә әдәби әсәр язучыларны без күбрәк башкалабызда тупланып яшәүче милләттәшләребез буларак күрергә гадәтләнгән. Дөрес, «Иделем акчарлагы» кебек яшь каләм тибрәтүчеләрне берләштерүче бәйгеләр талант ияләренең, гадәттә, республикабыз район авылларыннан үсеп чыгуын күрсәтә. Искәрмә буларак, милләттәшләребез күпләп яши торган Башкортстан төбәге дә моңлы тавышлы артист вә композиторлар бирүдән тыш, кайчак каләм ияләре белән дә сөендереп куя. Тик шуның белән шул...
Бу - милли әдәбият яшәсен, аның киләчәге булсын өчен, ни дисәк тә, беренче нәүбәттә, милли мохит булдырылырга тиешлекнең асыл мисалы. Менә «Иделем акчарлагы» бәйгесенең бу елгы нәтиҗәсенә күз салсак, арада яңа Гран-при иясенең табылмавы эчне пошырып куя. Димәк, Динара Хәйруллинаның диссертациясендә яктыртылган 309 нчы канун, мәктәп тәмамлаучыларның Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телләрендә тапшыру мөмкинлеге булмау инде үз эшен эшли дә башлады. Сан ягыннан моның тәэсире әлегә әллә ни сизелмәсә дә, сыйфат ягыннан караганда, бу инде, борчылырга урын бар, дигәнне аңлатучы фал. Шулай итеп, туксанынчы еллар биргән «саф һава»ны сулап өлгергән буынга алмашка акрынлап яңа буын - туган теленең тормыш-көнкүреш өчен әһәмиятсез, кирәксез булуын тоеп яшәүче катлау килә башлады. Ә Дәүләт алга таба мәгариф системасындагы милли компонентны үстерүгә йөз белән борылмый икән, эшләр алга таба әле тагын да аянычрак булырга мөмкин. Милли мәгарифкә мөнәсәбәт үзгәрмәсә, алдагы биш елда татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итә алырлык яшь буын гомумән калмаска, манкортлашып бетәргә өлгермәгән иҗади актив татар яшьләре дә үз әсәрләрен рус телендә генә язарга сәләтле булып, рус әдәбиятын баета башларга мөмкин. Ә андыйлардан рус теленә тәрҗемә итеп, татар әдәбиятын дөньяга танытучы Рөстәм Кутуй, Равил Бохарайлар чыкмас шул инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading