16+

Татар егетләре барында...

«Туган тел, дисез, милләт, дисез, шул туган телне, милләтне саклап калу өчен нәрсә эшләгәнегез бар соң?» Кайчандыр язучы Әмирхан ага Еники тарафыннан бирелгән әлеге сорауга «Татар егете-2013» бәйгесенең финал турында катнашкан җиде егетнең әти-әнисе нәрсә дип җавап бирергә белер иде.

Татар егетләре барында...

«Туган тел, дисез, милләт, дисез, шул туган телне, милләтне саклап калу өчен нәрсә эшләгәнегез бар соң?» Кайчандыр язучы Әмирхан ага Еники тарафыннан бирелгән әлеге сорауга «Татар егете-2013» бәйгесенең финал турында катнашкан җиде егетнең әти-әнисе нәрсә дип җавап бирергә белер иде.

«Татар егете» быел сигезенче тапкыр уздырылды. Билгеле булганча, анда Казан белем бирү йортларының татар телен, милли гореф-гадәтләрне, тарихны һәм сәнгатьне белгән 9-11 нче сыйныф укучылары көч сынаша. Шөкер, бәйгедә катнашырдай егетләребез елдан-ел арта бара. Быел жюрига үз районнарында җиңү яулап, финал турында очрашкан җиде баһадир арасыннан берсен сайлап алу бер дә җиңел булмады.
Бәйгенең быелгысы «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» шигаре астында узды. Финалга күпме әзерләнгәннәрдер дә, чыгышларын ничә тапкыр кабатлаганнардыр, менә сәхнәдә авызларына гына каратып тордылар. Ренат Садриев (54 нче мәктәп) белән Гадел Рәхимов (23 нче мәктәп) җырлау, Рәйхан Юнысов (57 нче мәктәп) белән Булат Фатыйхов (121 нче лицей) бию сәләтләрен күрсәттеләр. Руслан Мөхәммәдиев (27 нче гимназия), күздән яшьләр китерерлек итеп, Ә. Еникинең «Матурлык» хикәясен сөйләде. Алмаз Гайнетдинов (10 нчы мәктәп) Т. Миңнуллинның «Читлек», Илнур Фәсхетдинов Р. Батулланың «Сират күпере» әсәрләреннән сәхнәләштерелгән өзек тәкъдим иттеләр. Жюри рәисе, ТР Фәннәр академиясенең баш сәркатибе Дания Заһидуллина сүзләре белән әйткәндә, чын мәгънәсендә милли бәйрәм булды бу.
Жюри рәисенең: «Бүген сәхнәдә Рәйханга тиңнәр булмады. Ә моңа кадәр үткәрелгән интеллектуаль һәм спорт этапларында Руслан беренчелекне яулаган иде. Бик озак киңәшләшкәннән соң, «Татар егете-2013» исеменә Руслан Мөхәммәдиев лаек, дигән фикергә килдек», - дигән сүзләре залны шартлатты.
Татар егетләре шундый булырга тиештер ул: бәйге тәмамланганнан соң, бер-берсен котларга ашыктылар. Ренат - зирәк, Рәйхан - баһадир, Алмаз - җитез, Илнур - зыялы, Булат - оста, Гадел уңган егет булып табылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading