Авылда туып-үскән чеп-чи татар баласы мин. 11 ел буе мәктәптә барлык фәннәрне дә татар телендә укыдым. Ул вакытта, БДИ бирәсе бар, рус теленә укырга күчәргә кирәк, дигән фикер башта да юк иде.
Безгә кадәр мәктәп тәмамлаганнар да татар телендә укып, русча БДИ тапшырды, без дә шулай тиеш дип белем алдык. Укуы да, имтихан бирүе дә авыр булмады. Киресенчә, татар-рус телен бер-берсе белән чагыштырып, бу термин татарча болай була, русча тегеләй була икән, дип, кызыксынып узды дәресләр. Татар телендә белем алып, беребез дә БДИ бирә алмыйча калмады. Бер репетитор ялламыйча, үз көчебез белән укыдык. Хәтта укырга ялкаурак булган малайларыбызның да БДИ баллары 70тән түбән булмады.
Ә хәзер, БДИны сәбәп итеп, татар авылында яшәүче ата-аналар да балаларын рус телле сыйныфларга бирә. Минемчә, БДИны сәбәп итү – баш миләрен артык эшләтәсе килмәгән ата-аналарның, аларның балаларының ялкаулыгы гына. Татар теленең монда бер катышы да юк! Теләк булганда, ике телне дә камил өйрәнеп, югары балларга имтихан тапшырып, яхшы уку йортына кереп була. Моның өчен тырышлык кына кирәк.
Татар теленә кагылышлы тагын бер кызыклы фактка юлыктым әле. Казанда урынлы җирдә эшләүче бер танышым «авыл балалары түгел, күбрәк шәһәр баласы татар телен саклап калу өчен тырыша» дигән фикер белдерде. Бу сүзләрне ишеткәннән соң башта мин шул кадәр ачуландым, авыз тутырып, берәр ачы сүз әйтәсем килде. «Менә мин – авыл баласы. Бөтен җирдә үземнең татарлыгымны күрсәтергә тырышам. Матур әдәбият укыйм, театрга йөрим, бераз шәһәрләшкән иремне татар телендә камил сөйләшергә өйрәттем, татар телендә иҗат итәм. Ничек инде мин татар телен үстермим?!» – дип күтәрелеп каршы чыкмакчы идем, ләкин туктап калдым.
Шунда авылга кунакка кайткан мизгелләр искә төште. Яшьтәшләрем, аларның балалары вата-җимерә минем белән русча сөйләшеп маташа бит. Миннән ике-өч яшькә яшьрәк булганнар үзара, гомумән, рус телендә генә аралаша. Араларында әти-әнисенә «мама-папа» диючеләр дә табылды. Бу – чып-чын татар авылында бара торган күренешләр. Авылыбыз яшьләре шәһәргә китеп, башкалардан ким-хур булырга куркып, ана телләрен рус теленә алыштырып кайта. Менә мин нинди дәрәҗәгә ирештем, янәсе, дип русча гына сөйләшә. Яннарында татарча сөйләшә башласаң, сиңа ниндидер мескен, артта калган итеп карый башлыйлар. Дөрес, шәһәр балалары арасында да төрлесе бардыр инде. Ләкин мин белгән шәһәр татарлары ике телне дә камил белә, ике телгә дә хөрмәт белән карый, телне саклау өчен, төрле чараларда катнаша. Шул ук Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин, «Сәләт» яшьләр оешмасы җитәкчеләре – барысы да шәһәрдә туып-үскән кешеләр бит. Менә шуларны искә төшердем дә авыл балалары өчен кызарып куйдым. Җырларда макталган тырыш авыл балалары түгел инде алар минем өчен хәзер.
Мин үзем өчен борчылмыйм, минем балаларым, оныкларым татар телен белеп, татарча аралашып үсәр, Алла боерса! Рухи кыйммәтләрен онытып барган яшьтәшләремнең балалары өчен борчылып язам. Чын татар – әби-бабасы татар булган түгел, оныклары татар булган кеше бит. Теле «мама-папа» дип ачылган яшьтәшләремнең балалары оныкларын татарча өйрәтәсе килерме соң?
Халисә Хәбибуллина, Балык Бистәсе районы.
Авылдашларымны үпкәләтәсем килми, алар болай да үзләрен таныгандыр инде, шуңа авыл исемен куймавыгызны үтенәм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Татар телен бетеручелэр татарлар узлэре! Уз телендэ сулэшэ белмэгэн депутатларыбыз бар ,эаларннын балалары белми дэ белми инде! .э
0
0
0
0
Авыл кайтып яшэп татар мэктэбеннэ балагызны укырга бирер идегезме?
0
0