16+

Татар яшьләре: бүген нинди алар?

Узган атнаның 27-30 август көннәрендә Казанда V Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып үтте. Анда Җир шарының егерме дүрт иленнән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган барлыгы сигез йөзләп яшь татар егете һәм кызы катнашты. Алар биредә милләтебезнең киләчәктәге үсеш юллары хакында фикер алыштылар.

Татар яшьләре: бүген нинди алар?

Узган атнаның 27-30 август көннәрендә Казанда V Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып үтте. Анда Җир шарының егерме дүрт иленнән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган барлыгы сигез йөзләп яшь татар егете һәм кызы катнашты. Алар биредә милләтебезнең киләчәктәге үсеш юллары хакында фикер алыштылар.

Беренче көн. Идел буена аяк бастык
Кайда гына тумасын-яшәмәсен, җиһандагы бөтен татар Казанга аяк баскач, үзгә бер хис кичерә. Бөтендөнья татар яшьләре форумына Кытайдан килгән татар егете Исмаил Бикчәнтәев: «Мин Кытайда йөргәндә: «Чын татар милләте нинди була, нинди кешеләр алар? Һәм калган илләрдәге татарлар ничек яши икән?» - дип уйлый идем. Инде, Аллага шөкер, монда килдем. Татарлар белән бәйле булган мондый җыенда беренче тапкыр катнашам, миңа бик ошады, шатмын. Беренче көнне үк бик күп кешеләр белән таныштым. Киләчәктә дә, кайсы гына илләргә барсам да, татарлар белән аралашырмын дип уйлыйм. Үзебезнең татар халкының мәдәниятен бергәләп тагын да баетырга насыйп булсын. Гел очрашып-аралашып яшәү өчен, киләчәктә куанычлы мөмкинлекләр чыгып торсын иде. Без бүген беренче тапкыр татар театрына барып, анда спектакль карадык, «Үлеп яратты» дип атала. Бик ошаттым. Кайбер кешеләрнең күзләреннән яшь акты. Ул элеккеге татарларның тормышлары турында», - диде, чын күңелдән.
Икенче көн. Форумны ачу
Бу көн яшьләр өчен иң «кызуы» булгандыр. Иртәнге аштан соң, делегатлар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, форумны тантаналы төстә ачып җибәрделәр. Президентыбыз үз чыгышында проблемаларга да тукталып: «Укытучылар, уку урыннары җитми. Менә без боларны искә алып, төрле формаларны эзлибез», - дип белдерде. Төштән соң исә кунаклар секцияләр утырышларына бүленде. Алар дүртәү иде: «Татар яшьләре һәм Web 2.0»; «Татар халкының тарихи мирасы һәм милләтне саклап калу юллары»; «Бүгенге татар яшьләренең рухи кыйммәтләре»; «Милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә, саклап калуда яңа технологияләр».
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының баш референты Данис Шакировның сүзләренә караганда, «Татар яшьләре һәм Web 2.0» секциясендә IT технологияләр белән кызыксынган, алар белән эш йөртүче татар егетләре һәм кызлары үзләренең проектларын тәкъдим иткәннәр. «Секциядә дөньякүләм танылган проектлар турында да сөйләнелде, киләчәк планнарда нәрсәләр тора - шулар белән дә уртаклаштык. Безнең максат - татар телен, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм гомумән татар рухын интернетка кертеп җибәрү. Анда да төрле сайтлар, порталлар, социаль челтәрләр аркылы татар рухын, пространствосын булдыру. Секция эше бик нәтиҗәле узды, - диде ул.
«Милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә яңа технологияләр» секциясе эше дә бик эшлекле узган. «Мин шуны күзәттем: делегатлар һәрбер сүзгә, фикергә еш кына үз мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Кайбер русча сүзләр кыстырып сөйләшүчеләргә ачулары да чыга. Кунаклар татарча аралашуга сусаганнар. Һәрбер делегат, татар телендә камил сөйләшә алмаса да, вата-җимерә булса да, фикерләрен татарча аңлатырга омтыла. Гомумән, форумның максаты - татар милләтен, милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, динне саклауга корылган. Тәгаенләбрәк әйткәндә, татар гаиләләре кору, татар телендә аралаша алучы балалар тәрбияләп үстерү, балаларны кечкенәдән үк татарчага өйрәтү, телгә мәхәббәт булдыру - төп максатларның берсе!» - ди анда актив катнашкан Ләйсән Гарипова (Казан).
Рашат Якупов, «Татар википедиясе» администраторы, КФУда Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге студенты: «Кичә «Татар яшьләре һәм Web 2.0» дип аталган секция утырышында күп кенә чыгышлар ясалды. Төп каралган мәсьәләләрнең берсе ул - яшьләрне интернетка тарту, анда креатив рәвештә татар телен пропагандалау. Мәсәлән, «Татар википедиясе» белән таныштыру. Аның проектларына, эшчәнлегенә күпмедер дәрәҗәдә реклама ясалды. Форумда шулай ук яшьләр оештыра торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе турында да әйтелде. Хәзерге заманда яшьләрдә, «В контакте» кебек сайтлар, видеоблоклар аша, татар теленә мәхәббәт, ихтирам-хөрмәт уяту мәсьәләсендә фикер алышу булып узды. Биредә шулай ук кыскача гына «Татар иле» проекты хакында сөйләделәр. Минем уйлавымча, киләчәктә интернет аша татар теленә өйрәнеп булачак. Бу хакта Президент та чыгышында ассызыклап үткән иде. Монда киләсе елда татар телен интерактив рәвештә өйрәтә торган «Әнкәй теле» («Татар таун») проекты күз алдында тотыла булса кирәк».
Ренат Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары фикере дә игътибарга лаек: «Яшьләр арасында интернет бик популяр. Шул ук вакытта мин милли яшәеш, татар тарихы буенча секцияләрнең дә зур кызыксыну белән узуын ассызыклап үтәсем килә. Анда да бик кызыклы һәм мөһим сөйләшүләр булды. Аеруча язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның сүзләре хәтергә уелып калды: «Тарихы булмаган халык ул - инде киләчәге булмаган халык. Бер генә милләтнең дә үләсе килми. Ә инде милләт озак һәм мәңге яшәсен өчен, халкыңның үткәнен белүе зарур. Без милли вазгыятьнең бүгенгесен анализларга һәм киләчәге турында фикер алышырга тиеш». «Мәрҗани» мәчетендә «Бүгенге татар яшьләренең рухи кыйммәтләре», ягъни үзебезнең Ислам дине, аның хәзерге халәте турында чыгышлар тыңланылды. Монда да кискен сөйләшүләр, фикер алышулар булып үтте. Чөнки сәбәбе - бүгенге Татарстан җирлегендә килеп туган вазгыятьтә, шуның белән бергә, Гомумроссия күләмендә Ислам диненең үсеше. Бу очракта татарларның нинди юнәлеш алулары беренче урында тора. Аларның күзаллауларына ачыклык кертергә кирәк. Минемчә, болар барысы да милләткә килгән сынау. Бу - татарлар узып китәргә тиешле бер этап. Без аны ничек итеп үтәрбез? Татар милләте көчле, ныклы рухи нигезебез бар. Без бу чорны аек акыл белән уйлап кичәрбезме, әллә инде шушы провокацияләргә бирелеп, тискәре тенденцияләр буенча кирәкмәгән гамәлләр кылып ташларбызмы? Бу секциядә менә шушылар турында да фикерләр яңгырады», - диде ул.
Хәзерге интернет заманында яшьләрнең сиксән-туксан проценты мәгълүматны газета-журнал, радио-телевидениедән түгел, ә интернеттан ала. Шуңа күрә интернет ярдәмендә дә татар телен саклап калу һәм аны өйрәнү мөмкинлекләрен алга сөрү безгә бик мөһим. Узган айда татар телен интернет аша өйрәтү буенча килешү имзаланды. Ул беренче гыйнвардан эшли дә башлар дип планлаштырыла. Аның да милләтебезне саклап калуда файдасы зур булыр дип ышанасы килә. ТР Президенты «Сәләт» проекты аша лагерьлар үткәрү юнәлешендәге эшне көчәйтергә җыенуларын да хәбәр итте.
Өченче көн. Җитәкчелекне сайлау
Бөтендөнья татар яшьләре форумы ике елга бер тапкыр оештырыла, монысы - бишенчесе. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүзләренә караганда, делегатлар контингенты элеккегеләре белән чагыштырганда елдан-ел киңәя бара. Сан, география буенча киңәю бер уңыш булса, иң мөһиме - рухи чисталык та үсә бара.
Форумның өченче көнендә идарә органнарына җитәкчеләрне сайлау булып узды, резолюция кабул ителде. Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа рәисе итеп Тәбриз Яруллин сайланды, аның урынбасарлары билгеләнде. Форумның элекке рәисе Руслан Айсин да форум эшчәнлегеннән читтә калмаячак. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдергәнчә, Айсин яңа җитәкчегә ярдәм итеп торачак. Аның эшчәнлеге җитәкчеләр тарафыннан бик уңай бәяләнде. Яңа рәис турында кыскача мәгълүмат: Тәбриз Яруллин Казан дәүләт химия-технология институтында белем ала. Моннан тыш, читтән торып Россия Ислам Университетында да укый. Өйләнгән. Яшьләрнең яңа лидеры социаль челтәрләрне актив кулланучы. Twitter, Facebook, Vkontakte кебек сәхифәләрдә аның аккаунты бар. Мәсәлән, Twitter сәхифәсендә ул @Tabrizzz дип теркәлгән.
***
Ә хәзер форумның күңелгә бик ятыш булмаган яки каршылыклы мизгелләрен дә телгә алып узыйк. «Татар иле» проектының зурлап презентацияләнәчәге хакында күп әйтелде. Әмма ул купшы сүзләрдән ерак китә алмады. Аның урынына Универсиаданы презентацияләделәр. Дөрес, оештыручылар «Татар иле» турында кыскача сөйләп уздылар, ул 30 сентябрьдән тест режимында эшли башлаячак, дип белдерделәр. Минем күзаллавымча, ул хәзерге вакытта яшьләр арасында бик популяр булган «В контакте» тибындагы социаль челтәр.
Узган еллардагы кебек үк, быелгы җыенга да «Азатлык» оешмасы вәкилләрен кертмәделәр. Интернетта аларның җавап төсендәге видеочыгышын гына карарга мөмкин иде. «Азатлык» үзе үк шушы көннәрдә икенче бер зур чара - Казанда Татарстан Республикасы көне узу сәбәпле, Яшьләр форумына артык зур игътибар биреп җиткермәде шикелле.
***
Бу көнне «Милли татар брендлары: эчтәлеге һәм рәвеше» дигән темага дискуссия дә булып узды. Аның эчтәлеге Ширмөхәммәд Касыймов (Кытай) күзаллавында болайрак: «Һәр милләтнең үзенең йөзек кашыдай аерылмас элементлары бар. Японнарда каратэ, испаннарда корридо һәм башкалар. Без татар дигәндә нәрсәләрне күз алдында тотабыз? Татарларда ул чәк-чәк, түбәтәй, Сабан туе... Брендларыбызны тулы көчендә куллана беләбезме? Дискуссиядә шушы сорауларга җавап эзләдек. Монда күбесенчә Мәскәүдән килгән кунаклар өстенлек итте.
30ы көнне делегатлар Казанда Татарстан Республикасы һәм шәһәр көненә багышланган чараларда катнаштылар. Алар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда башланып, төп чара өлеше «Казан» милли мәдәният үзәге мәйданында узды. Биредә кунаклар «Мәңге яшә, Татарстан» концертын тыңлады. 31 август көнне V Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары туган якларына кайтып киттеләр.
Шулай итеп, форум чаралары күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Иң мөһиме - яшьләрнең берләшүгә омтылу теләге зур. Бу - әлбәттә, өметле һәм гыйбрәтле күренеш. Быелгы Татар яшьләре форумы элгәреләреннән бары тик татар телендә генә алып барылуы белән дә истә калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading