22-28 июньдә үз мәдәниятенә, милләтенә битараф булмаган татар егетләре һәм кызлары егерме дүртенче тапкыр Татар яшьләре көннәренә җыелачак. Чара «Идел» яшьләр үзәгендә узачак (Лаеш районы, Боровое Матюшино бистәсе).
Чарага Россиянең 35 төбәгеннән 150 делегат киләчәк. Чит илләрдән Эстония проектта катнашырга теләк белдергән.
- Башланып киткән чорда проект «Бөтендөнья татар яшьләре көне» дип билгеләнсә дә, хәзер Татар яшьләре көне дип кенә йөртелә. Дөньякүләм киңлекләргә чыгарга финанс мөмкинлекләре җитми. Без чит төбәкләрдән милләттәшләребезне чакырабыз, ләкин юл чыгымнарын каплый алмыйбыз. Виза ясау белән дә проблемалар килеп чыга, - диде Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең аппарат җитәкчесе Миләүшә Шарапова.
Быелгы җыен «Идел» яшьләр үзәгенең 15 еллык юбилей көннәрендә уза, шуңа да чараларга тагын да баерак булачак. Яшьләр «Татар кызы», «Татар егете», «Ширбәтле пар», «Танцпол йолдызы» кебек чараларда үзара көч сынашачак. 28 июнь Рамазан ае башлану уңаеннан, «Ярдәм» мәчетендә махсус чара уздырылачак. Камал театры каршында милли киемнәрдән киенгән яшьләр җырлы-биюле «флешмоб» оештырачак. Катнашучылар татар халык биюләрен инде бүгеннән өйрәнә башлаганнар.
Программада шулай ук татар теле, тарих, журналистика, вокал, хореография буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар семинар-тренинг, түгәрәк өстәлләрдә фикер алыша, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда катнашыр дип көтелә.
Чит төбәкләрдә татар телен өйрәнү мөмкинлеге кыенрак. Шуңа да Татар яшьләре көннәрендә икетеллелек хөкем сөрә.
- Элек татарча сөйләшә белмәгән егет-кызларны форумга гомумән алмый идек. Махсус шалтыратып, телне белүен тикшерә идек. Хәзер яшьләргә бераз ташлама ясыйбыз. Шушы чарадан соң алар татар теленә игътибарны арттырыр дип өметләнәбез, - ди «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.
Татар яшьләре көннәре тарихка 30 татар гаиләсе барлыкка килү белән кереп калачак. 24 ел буе Татар яшьләре көне проекты кысаларында милләт өчен янып-көеп, аңа файда китерә алган буын үстерү үзе бер горурлык, ди оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар