Язгы кыр эшләре тәмамланып, Сабантуйларын уздыргач, авыл хуҗалыгы белгечләре Лаеш кырларына җыела. Бишенче ел рәттән биредә «Кыр көне» агрокүргәзмәсе уза. Быелгы ачык кырдагы күргәзмә эшендә илнең 24 төбәгеннән 167 компания катнашты.
Алдагы еллардагыча, күргәзмә азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, терлекчелек һәм игенчелек өлкәләренә караган яңалыкларга, заманча техникага бай иде. «Кыр көне»ндә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең чыгышында технологик күргәзмәнең яхшы оештырылуын ассызыклап узды.
– Заманча технологияләрдән башка көндәшлеккә сәләтле булу авыр. Монда без автопилот белән идарә ителә торган тракторны да, терлекчелектә кулланыла торган яңа технологияләрне, корылыкка чыдам үсемлек культураларын да күрдек. Тагын бик күп кызыклы юнәлешләр бар. Товарлар тәкъдим итүчеләр монда контактларын киңәйтер дип уйлыйм, – диде Миңнеханов.
Күргәзмә ачылышына килгән Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев Татарстанның аграрийларга ярдәм итү буенча бөтен илгә үрнәк булуын билгеләп үтте.
Татарстанда авыл хезмәтчәннәренә авыл хуҗалыгы машинасы төзелеше, үсемчелек һәм сөтчелек кебек тармакларда булышлык күрсәтә. Мондый тәҗрибә бөтен ил төбәкләрендә дә булса, без зурбер аграр держава булачакбыз, – диде ул.
Сатучысыз кибет
«Кыр көне» ачылышына кадәр Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев һәм башка рәсми затлар күргәзмә эше белән танышып чыкты. Биредә аларга авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлар, яңа төр ашламалар, препаратлар, заманча тракторлар, туфрак эшкәртә торган техника, мини комбайннар тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бер хуҗалыгында газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга йөкләмә бирде. Бөртеклеләрне мондый техника белән суктыруның үзкыйммәте түбәнрәк булыр дип көтелә.
Президент «Телеагроном» программасы белән дә танышты. Иннополис университеты эшләгән әлеге программа «Цифрлы авыл хуҗалыгы» проекты нигезендә гамәлгә ашырыла һәм ул автоматик режимда үсемлекләрнең авыруларын вакытында ачыкларга, биологизацияне исәпкә алып, киңәш-күрсәтмәләр бирергә булыша.
«Цифрлы авыл» проекты җитәкчесе Булат Җамалиев кунакларга сатучысыз кибет проекты турында сөйләде. Кеше автоматлаштырылган кибеткә килгәч, система аның йөзен «таный» һәм шуннан соң кибет ишеге ачыла. Сатып алучы кереп, үзенә кирәкле товарны сайлап ала һәм банк картасы белән түли.
– Мондый кибет куелган авылда безнең махсус укытылган кеше булачак. Ул авыл кешесен мульти-бокска терки дә сатып алучыга кибеткә барганда бернинди дә мобиль кушымталар кирәк булмый.
1 млн сум торган мондый заманча боксларны быел Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында урнаштырырга җыеналар. Кибет киштәләрендә фермер продукцияләре дә урын алыр дип көтелә.
Фермерларга грантлар
Күргәзмә кысаларында яңа эш башлаучы фермерларга грантлар тапшыру тантанасы да узды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сүзләренчә, үз эшләренә җитди, җаваплы караган тырыш кешеләр генә фермер була ала. Конкурс шартлары кырыс булды, комиссия грант алырга теләүчеләрне кат-кат тикшерде, шуңа да бирелгән акчаларны нәтиҗәле куллансагыз иде, дип мөрәҗәгать итте ул грант алучыларга.
3 млн сум күләмендәге грантка Минзәлә районының Иркәнәш авылыннан Ләйсән Миңнеханова ия булды. Ләйсән Әлмәттән авылга күчеп кайтып, фермер булырга ниятләгән. Һөнәре буенча ул юрист, тугыз ел шәһәрдә эшләгәч, әнисе янына кайта һәм күп итеп сыерлар асрый башлый. Бүгенге көндә аның сигез сыеры бар. Грант акчасына сыерларның баш санын арттырып, ферма төзергә уйлый.
– Хәзерге вакытта терлекләргә печән әзерләү белән мәшгульбез. Пай җирләренә печән чәчтек. Бу эштә авылда яшәүче абыем да булыша, – ди ул.
Пай җирләрен алып, аларны рәсмиләштергәндә, документ эшләре белән йөргәндә Ләйсәнгә юрист белеме дә булышып куйган.
Мөслимнән Руслан Кәлимуллинга 7 млн сумлык грант тапшырылды. Ул 32 баш сыер асрый, аларның санын 60ка тутырырга җыена. Грант акчасына мал сую цехын да булдырмакчы.
Күргәзмәдә барысы 105 яңа эш башлаучы фермерга, 30 гаилә фермасына, 4 кооперативка гарнтлар бирелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов журналистларга сөйләгәнчә, авыл җирләрендә фермерлар саны арту ул өстәмә эш урыннары барлыкка килү дә.
Быел грантлар беренче тапкыр зур суммаларда бүлеп бирелде. Гаилә фермаларын үстерүгә 350 млн, яшь фермерларга 250 млн, кооперативларга 300 млн сум күләмендә грантлар бирү каралган. Грант программасы нигезендә яңа 500 эш урыны булдырылачак, 2400 сыер, 2500 мөгезле эре терлек, 1 млн 500 мең кош-корт, 10 мең сарык сатып алыначак. Быел грант алу буенча Арча, Чистай, Кукмара, Саба, Мөслим, Норлат районнары актив, – дип сөйләде Хәбипов.
Сыер савучылар ярышты
Быелгы «Кыр көне»ндә беренче тапкыр сыер савучылар конкурсының финалы узды. Конкурста 43 районнан 44 конкурсант катнашты. Һәр районнан бер сыер савучы килгән, ә менә ярышны кабул иткән Биектау районыннан ике кеше катнашырга булган. Конкурсның беренче этабында теоретик сорауларга җаваплар биргәннәр, икенче этапта сыер савып күрсәткәннәр. Бүген исә «АДУ-1» саву аппаратын сүтеп-җыю буенча көч сынаштылар. Аны 5 минут та 30 секунд эчендә сүтеп җыярга тиешләр иде. Министрлыкның терлекчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы, конкурсның баш судьясы Сирень Нигъмәтҗанов әйтүенчә, ярышта катнашучы бердәнбер ир-ат Әтнә районы Күшәр авылыннан килгән. Мәннан Шәяхмәтовка 57 яшь, 42 ел эш стажы бар. 16 яшеннән сыер сава башлаган ул. Иң яшь сыер савучыга исә 24 яшь, ул Чистай районыннан.
Сыер савучылар өчен матурлык салоны да эшләде. Дизайн колледжы студентлары аларга макияж, чәчләренә прическа ясады, тырнакларын буяды.
Фотолар: tatarstan.ru
Комментарийлар