16+

Акча санар чак җитте

Акча санар чак җитте

Кичә Татарстан Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында өч елга бюджет планын барладылар. Республиканың федераль үзәккә ике миллиард сумнан артык әҗәте бар, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгы.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, 2018 елда республика бюджетының керем өлеше - 196 млрд 405 млн 386,6 мең сум, чыгымнары 199 млрд 64 млн 350,9 мең сум тәшкил итә. Дефицит күләме 2 млрд 658 млн 9643 мең сумга җиткән. Бу сумманы республика кайтарырга яки реструктуризацияләргә, ягъни кичектереп түләргә тиеш. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов журналистларга: «Федераль бюджет бурычны «гафу итә» алмый», - дип белдерде.
- Бу бөтен бюджет системасында зур сан түгел. Беренче тапкыр федераль үзәккә булган бурыч Универсиададан соң реструктуризацияләнгән иде. Хәзер исә бу программа бөтен субъектларга карата кулланылачак. Федераль бюджет бурычларны «гафу итә» алмый, чөнки бу - киләчәк елларның кертеме. Әмма реструктуризацияләп, бурычны уңайлырак шартларда, соңрак түләү мөмкинлеге бар, - диде Айрат Фәррахов.

Татарстан финанс министры исә 2018 елларда мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелүенә басым ясады. Аны үстерү өчен республика бюджетыннан 55 млрд 183 млн сум акча бүленәчәк. Икенче урында - социаль сәясәт. Аңа 41 млрд 978 млн сум күләмендә акча бүленер дип фаразлана. Шулай ук сәламәтлек саклау (22 млрд 496 млн сум), мәдәният һәм кинематография (7 млрд 826 млн сум), физик культура һәм спорт (5 млрд 188 млн сум) тармаклары да «бай» кертемле. Иң аз кертемле өлкәләр - массакүләм мәгълүмат чаралары (1 млрд 195 млн сум) һәм әйләнә-тирәлекне саклау (288,7 млн сум).
- Ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен, Татарстан бюджетыннан һәм федераль бюджеттан 355 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Акчаларның 15 млн сумы федераль бюджеттан каралачак. Ә күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә федераль бюджет катнашмый, моңа республика гына акча бирә. Киләсе елга ул сумма 195 млн сум булыр дип фаразлана, - ди Радик Гайзатуллин.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин сүзләренчә, 2018 елда бюджет акчалары иң кирәкле проектларга, аеруча социаль юнәлештә булганнарына гына биреләчәк.
- Акчалар бары перспективалы программаларның төгәл бурычларын үтәр өчен генә бүленә. Бюджетның һәр сумы үз юнәлешендә төгәл бурыч үтәргә тиеш. Ә менә социаль өлкәгә бүленгән акча арта. Беренче чиратта, Россия Президентының «май кануннары» нигезендә хезмәт хакын арттыруга юнәлтелгән чыгымнар үсә, - диде ул.
Сүз уңаеннан, киләсе елга минималь хезмәт хакы да артачак. Хәзер ул 7800 сум булса, киләсе елга бу сан 9489 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. «Май кануннары» нигезендә хезмәт хакын арттыру өчен 3,1 миллиард сум акча каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading