16+

“Татарстан өчен күпмиллләтлелек – табигый хәл”

Дөнья күләмендәге вазгыятьне карасак, Халыклар бердәмлеге көненең әһәмияте бермә-бер арта. Тышкы көчләр Россиядәге милләтләр дуслыгына балта чабарга тырышса да, аларның бу эше барып чыкмый.

“Татарстан өчен күпмиллләтлелек – табигый хәл”

Дөнья күләмендәге вазгыятьне карасак, Халыклар бердәмлеге көненең әһәмияте бермә-бер арта. Тышкы көчләр Россиядәге милләтләр дуслыгына балта чабарга тырышса да, аларның бу эше барып чыкмый.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сүзләренчә, республикадагы халыклар бердәмлеге үзенең бүгенге халәте белән Россия Федерациясендә үрнәк булып санала.

Моңа кадәр илебезнең кайбер төбәкләре моноэтник дип аталган, ягъни анда милләтләр саны аз булган. Бүген алар да, Мәскәү дә күпмилләтлегә әйләнде, ул алар өчен яңалык, күпмилләтле мохиттә ничек яшәргә кирәклеген күзаллап бетерә дә алмыйлардыр. Ә Татарстан халкы өчен бу гасырлар дәвамында табигый хәл буларак формалашкан, шуңа күрә без республиканы башка төбәкләр өчен үрнәк модель дип әйтә алабыз, - диде Ирек Шәрипов.

Аның фикеренчә, Халыклар бердәмлеге көне - Россия өчен үзәк бәйрәмнәрнең берсе, киләчәктә аның әһәмияте тагын да артыр. Дөньядагы иң зур илне бердәм итеп тоткан төп көч - халыкларның бер-берсенә тартылып, якынаеп, бердәм булып яшәргә омтылуы.

- Бүген Татарстанда халыклар дуслыгы аерым исемгә генә бәйле түгел, ул, чыннан да, гасырлар дәвамында формалашкан фәлсәфә, көнкүреш. Бу эшне тормышка ашыру өчен эзлекле, көндәлек эш алып барыла. Татарстанда милли сәясәт белән хакимиятнең бөтен даирәләре шөгыльләнә. Президентыбыз каршында милләтара һәм динара комиссия эшләп килә. Һәр районда милләтара мөнәсәбәтләр белән шөгыльләнүче җаваплы кешеләр бар. Республиканың алты шәһәрендә халыклар дуслыгы йорты эшли, - дип сөйләде Ирек Шәрипов.

Казан милли тикшеренү технология университетының (КХТИ) сәнәгый сәясәт факультеты деканы, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков "ШК"га аңлатканча, Советлар Союзы җимерелгәч, Россия ике юл чатында кала: тарихны яңа биттән башларгамы, әллә бабаларыбызның тарихына хөрмәт белән карап, тарихны ничек бар, шулай дәвам иттерергәме. Ил җитәкчелеге, галим фикеренчә, икенче юлны сайлап, дөрес эшли.

- 1612 елның ноябрь башында Мәскәүне польша-литва гаскәрләреннән азат итәләр. Шул рәвешле 4 ноябрь Россиядә хәлиткеч дата буларак кабул ителә. Һәр гаилә никах, туган көннәрне билгеләп үткән сыман, илләрнең дә шундый истәлекле көннәре була. Французларда - Бастилияне алу көне, американнарда - 4 июльдә бәйсезлек көне билгеләп үтә.

Гомуммилли бәйрәмнән башка ил булмый, - диде Андрей Тузиков.
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, һәр гаиләдә абыйлар, апалар, хәтта әти-әниләр арасында низаг килеп чыккан сыман, халыклар арасында да тарткалашу булырга мөмкин, бу котылгысыз әйбер. Шул ук вакытта, Татарстандагы сыман, төптән уйланылган сәясәт, мәдәни кыйммәтләргә хөрмәт белән карау нәтиҗәсендә кайбер конфликтларны булдырмыйча, "түгәрәк өстәл" артында хәл итәргә була.
- Кайбер илләрдә андый низаглар бәрелешләргә кадәр үсеп җитәргә мөмкин. Милләтара конфликт китереп чыгарырга теләүче тышкы көчләр барлыгы турында да онытырга ярамый, без моны Ливия белән Сирия мисалында күрәбез, - диде Андрей Тузиков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading