16+

Татарстан – лидерлар рәтендә

Татарстан 2015 елда башкарма хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлеге буенча төбәкләр "Топ 20"легенә кергән, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте сайты.

Татарстан – лидерлар рәтендә

Татарстан 2015 елда башкарма хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлеге буенча төбәкләр "Топ 20"легенә кергән, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте сайты.

Республика төп капиталга кертелгән хосусый инвестицияләрнең югары дәрәҗәсе һәм эшсезлек күрсәткеченең түбән булуы ягыннан алдынгылыкны алган. Югарыда әйтелгән өстенлекләрдән тыш, Министрлар Кабинеты бәяләвенчә, Татарстан консолидацияләнгән, ягъни берләштерелгән бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәр, халыкның акча керемнәре күләме буенча лидер төбәкләр арасына кергән. Төбәкләр арасында беренче урында - Воронеж өлкәсе. Икенче, өченче баскычны Чечня, Татарстан били. Топ төбәкләр арасына Липецк өлкәсе, Санкт-Петербург, Сахалин өлкәсе, Төмән өлкәсе, Тамбов өлкәсе, Hенец автономияле округы, Мәскәү, Ингушетия, Мордовия республикалары, Чукотка автономияле округы, Тула өлкәсе, Курск өлкәсе, Саха (Якутия), Ростов өлкәсе, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округлары, Белгород өлкәсе дә кергән.

Фото: Евгения Новоженина/РИА Новости

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading